Логотип
Күңелеңә җыйма

Миңа берни кирәкми

Исәнмесез!
Миңа 34 яшь. Исемем - Рәйханә.
Миңа берни кирәкми. 
Кешеләргә карыйм да, кызыгам. Каядыр ашкыналар, нидер эшлиләр, каядыр баралар, хоббилары белән мавыгалар… Дус кызларым ирләреннән теге-бу бүләк сорый, хыялланган түфлиләре турында сөйли. Ә мин? Минем хыялым да юк, планнарым да… Нидер эшләргә теләк юк... Уйлап карыйм, туган көнемә нинди бүләк теләр идем дип… анысы да башка килми. Барыберме шунда, кирәкми генәме…
Эшкә йөрим, эшем мине канәгатьләндерә. Дусларым бар. Компаниядә мине яраталар. Мин анда һәрзаман игътибар үзәгендә. Ирем, балалар бар. Тормышы түгәрәк диләрме минем кебекләр турында?
Ә менә хыял, ашкынулар юк… Шунда ирем ювелир кибетенә алып кереп, «Кайсысын телисең, алам!» - дисә, миңа барыбер. Берни алмыйча чыгып китү ягын карар идем.
Бу - нормальме? Минем кебекләр бармы арагызда?..

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ае бар))))Мрем ярата,балаларым САУ саламат бутан Берни киракми.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тормышта бернинди проблема булмаганда, көндәлек "рутина" ардыра башлый. Миндә дә була андый халәт. Тик мин үземә-үзем проблемалар уйлап чыгара башлыйм. Нәрсәдер турында хыялланып, ул тормышка ашкач, нишләп болай булды әле, тегеләйрәк кирәк иде, дип уйлый башлыйм. Хыяллар ... Алар материаль түгел. Балаларның киләчәге белән бәйле хыяллар була бит инде. Алар өчен нәрсәдер эшләп чаба башлыйсың. Яки өйдә берәр нәрсәне үзгәртергә тотынасың ( тәрәз төбенә гөл сатып аласың да, аның чәчәк атканың көтәсең, һичъюгы), яки чәчне буйыйсың Ә менә ювелир әйберләр, кием-салым ... Хыялмы инде ул? Мине дә кызыктырмый алар. Исем дә китми. Кайгы күрергә язмасын. Менә шунда аңларсың барын. Алдагыга карап фикер йөрт, арттагыга карап шөкер ит, дия иде әбием. Бу очракта да, бераз үзгәртеп, кулланырга буладыр бу мәкальне.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Булганга шөкер итү әз хәзер , хыял бит матур кием, яки алтын-көмеш алуда түгел. Балаларын, ирең янәшәдә булганда һәркөнгә шатланып яшәргә кирәк. Пар канатың булганда яшәү рәхәт икән...Югалткач кына аңлыйсың, КЫЗГАНЫЧ.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Булганга шөкер итү әз хәзер , хыял бит матур кием, яки алтын-көмеш алуда түгел. Балаларын, ирең янәшәдә булганда һәркөнгә шатланып яшәргә кирәк. Пар канатың булганда яшәү рәхәт икән...Югалткач кына аңлыйсың, КЫЗГАНЫЧ.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Намазга бас.

            Хәзер укыйлар