Логотип
Күңелеңә җыйма

Күз белән каш арасы...

«Җомга көнне өеңә чыгарсың», – дигән бүлек мөдиренең соңгы ике көндә үзен башкача тотуына, дөресен әйтәм, мин башта игътибар да итмәдем.

Алия ГЫЙМРАНОВА

«Җомга көнне өеңә чыгарсың», – дигән бүлек мөдиренең соңгы ике көндә үзен башкача тотуына, дөресен әйтәм, мин башта игътибар да итмәдем.
Әйләнә дә палатабызга керә, чиремә бер кагылышы булмаган әллә ниләр турында сораша, яныңа кемнәр килә, ди. Соңыннан үзе сөйләде: «Әйтмәкче булып әллә ничә талпындым, тик сине кызгандым, тагын бер кич булса да тыныч йокласын дип чыгып киттем», – ди. 
– Гистологияң ошап бетми, Алия, башка больницага күчерәбез, тагын бер операция кирәк булачак, – диде ул миңа.
Кирәк икән – кирәк. Мине «ашыгыч ярдәм» машинасы белән озаттылар. «Авыру тарихы»мны үз кулыма тоттырып. Юлда барганда болай гына аның соңгы битен ачтым... Диагноз: яман шеш. Ахырда зур гына сорау билгесе. Үзебезнең шәһәрдә онкология хастаханәсенең кайда икәнен дә белмәгәнмен икән мин моңарчы. Югыйсә больница урнашкан урамның исемен әйтеп сөйләштеләр.
...Кинәт авырый башладым, дисәк тә, без беркайчан да кинәт кенә, бер көн эчендә генә чирләп китмибез. Организм барысын да күпкә алдан белдерә – тик аны вакытында ишетә, тыңлый гына белергә кирәк. Соңыннан, барысы да артта калгач, «Ничек сизмәдем, кайдан килеп чыкты бу?» – дип, кат-кат уйлаганда, мин шундый фикергә килдем. Шикләнә генә белмәгәнмен, хәлсезлегем, төннәрен шабыр тиргә батып уянуларым ярты еллар элек үк башланган иде ләбаса. Мин аны эшем күплеккә, аруыма юрадым. Югыйсә моңарчы да гел шундый тыгыз график белән яши идем. Күрем циклым бозылмаса, гинеколог кабинетын бу юлы да тиз генә атлап кермәс идем әле. «Аналыгыңда – миома, өстәвенә, полип та бар, операция кирәк», – диюләрен гел колак яныннан гына уздыра килдем. Бер җирең дә авыртмаган килеш пычак астына кереп яту буламы?! Аннан вакыты да гел чикле, болай да бернәрсәгә өлгерә торган түгел. 
Бу юлы миңа ике сөйләшергә урын калдырмадылар. «Синең яшьтә бу шешләрдән котылу хәерле», – диделәр. Аналыкны да алачаклар... Мин моңарчы операция ясатырга шуңа ризалашмадым да бугай. Анысы бигрәк куркыта шул. Хатын-кыз буларак үземне кимсетелгән итеп хис итү уе тынгы бирми, югыйсә башка бала табарга да җыенмыйм. Бу хакта сүз чыккач, бернәрсә әйтеп узыйм әле. Операция ясаган табиб, каршына утыртып, кабат-кабат аңлатты: «Аналыгыңны алганнарын беркем белмәсен. Бигрәк тә ирең! Мылтык терәп сораса да, сөйләмә! Ул аны болай сизмәячәк, ә менә белсә, проблемалар башланырга, аның сиңа мөнәсәбәте үзгәрергә бик мөмкин». Мин аның сүзен тыңладым, ирем бу хакта әле дә берни белми.
Аз гына читкәрәк киттем. Үз башыннан кичергәннәр хәлемне аңлар: томан эчендә идем. Анализлар биргәндә дә, операция өстәленә ятканда да күз алдымда бер генә нәрсә торды: диагноздан соң куелган сорау билгесе. Иң зур өметем, ышанычым шул иде! Үзләре дә шикләнәләр икән, барысы да начар түгел, димәк...
Яман чир диагнозы куелганнар көне-төне елыйдыр дип уйласагыз, бик нык ялгышасыз. Иртәдән кичкә кадәр үз-үзеңне жәлләп күз яше генә агызып утырсаң, җүләрләнергә дә озак түгел. Мин үзем өч көндә туктадым. Елавым исә... операция узгач, хирург: «Барысы да әйбәт, метастазалар юк», – дигәч башланды. Моңарчы ике дөнья чигендә йөргәнемне шул вакыт кына аңладым бугай. «Кызым! Кызым кала иде бит!» – дип өзгәләндем мин. Өч көннән соң үземне кулга алдым – ярамый болай!
Ә авырулар, әйткәнемчә, еламыйлар икән бу больницада. Һәркем үз хәсрәтен үз эченә йотканмы, әллә бер-берсен саклауларымы? Терелер, гомерне озынайтыр өчен бик тә кирәк булган көчне юк-барга әрәм итәргә теләмәү дә бардыр. Еламыйлар дисәм дә, бер ханымның әрнеп-әрнеп елаганын күрдем икән. Дөресрәге, качып, качырып елаганын ишеттем. Мария Владимировна инде берничә операция кичергән, ул химиотерапия алырга йөри иде. Аның ачык, шат күңеллелегенә чын күңелдән сокланып, «нинди көчле кеше!» дип кызыгып карый идем. Беркөнне шул ханым дус кызы белән сөйләшкәндә елый башлады (мине йоклый дип белде бугай): «Табиблар кушканның барысын да үтим, ләкин чир миннән көчлерәк, ул инде җиңеп килә, китәремә озак калмады...»
Миңа да химия билгеләделәр... Моның да ни икәнен үзе кичергәннәр генә белә... Бигрәк тә икенче көне авыр. Әйтеп аңлата алмаслык авыр. Үз-үзеңне, җаныңны, тәнеңне кая куярга белми бәргәләнәсең, үзеңә урын тапмыйсың...
Чәчем икенче химиядән соң коела башлады. Мин ул көнне көткән идем, үземчә моңа әзер дә кебек идем, чөнки шулай буласын гел әйтеп тордылар. Ләкин барыбер... Беркөнне иртән торгач көзге каршына килеп бастым да, чәчемә тотындым, ә ул учма-учма булып килеп чыга башлады... Шул көнне үк кызымнан башымдагы чәчемне бөтенләй кырдыртып ташладым. Нигә коелып беткәнен көтәргә?! 
Чәчем ике тапкыр коелды. Матур гына үсеп килә иде инде, үз табибым командировкада вакытта чираттагы химияне башка врач билгеләде дә, ул көчлерәк дарулар язган булып чыкты... 
Парик киеп бик озак йөрдем. Хатын-кызның берсенә дә теләмим моны! Сайлау, үзеңә килешкәнен эзләп табу, аны киеп кеше арасына чыгу – барысы да газап. Парик – көзгегә күз салган саен диагнозыңны искә төшерә, азга гына да онытылырга, тынычланырга ирек бирми.
Авыру кеше көйсез була. Мин дә беренче вакытларда шактый көйсезгә әйләндем. Үзем алай ярамаганын да беләм, әмма гел киресен эшлим. Тәрәзәне бер ачарга кушам, бер ябарга, әле су сорыйм, әле чәй... Өйдәгеләргә рәхмәт – түзделәр. Мондый хәлдәге авыруларның иң зур таянычы – якыннары. Мине үземне генә, үз уйларым белән генә беркайчан да ялгыз калдырмадылар. Әллә махсус эшләделәр, әллә үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Хәзер, барысы да артта калгач, әйтә алам – ул көннәрдә якын кешеләремнең, дусларымның иңен тою, һичшиксез тереләчәгемә аларның ышанычын күрү иң зур дәва булган. Университетта бергә укыган группадашларым арасында шушындый ук чир кичергән бер дус кызым бар. Үз-үземне кызганырга (ә бит шуннан да җиңел эш юк!), җебеп, сыгылып төшәргә Рамилә ирек бирмәде. Ничек яңадан яши башларга, нәрсә ашарга, ни эчәргә, ә нәрсәне авызга да алмаска – барысын-барысын ул өйрәтте. Кайгыңны уртаклашырга дуслар табыла, шатлыкны бүлешергә кеше табып булмый, диләр гадәттә. Хәзер мин болай дию белән бигүк килешеп бетмим. Кайгы, хәсрәт килгәндә дә сынала ул дуслык. Башкаларның борчуын үзеңнеке кебек итеп кабул итү, аның хәлен йөрәгең, җаның аша уздыру бөтен кешенең дә кулыннан килми. «Дус»ка санап йөргән танышлар, хезмәттәшләр арасында бу көннәрдә минем барлыкны бөтенләй онытучылар да, «Хәлеңне бик начар, диләр, ничек соң?» – дип шылтыратучылар булды. Кеше сүзе кеше үтерә, дию бу очракка да туры киләдер... Әмма күңелемдә өмет уты, яшәү дәрте кузгатырлык сүзләр таба алганнар, шөкер, барыбер күбрәк иде. 
Яңадан яши башларга дидем мин. Ялгыш әйтмәдем бу сүзне. Ул авыр көннәрне оныту, булмаган кебек санау теләге шулкадәр зур, мин өйдә хәтта... урын-җир әйберләренә кадәр яңарттым. Больницадан кайтуга кызыма киемнәремне җыеп чыгарып ташларга куштым. Кайсын мохтаҗларга бирделәр, искерәкләрен яндырдылар. 
Бу хәлләргә кадәр без ирем белән аерылышкан идек. Дөресрәге, кәгазьдә аерылышкан килеш бер фатирда яшәп яткан көн иде. Егерме елдан артык корган тормышны, җимереп ташласаң да, тиз генә икегә бүлә алмыйсың икән аны. Без өйләнешкәндә аңа инде утыз яшь иде. Ул үзе генә көн итәргә, теләсә нинди проблеманы беркем белән киңәшләшмичә ялгызы чишәргә тәмам өйрәнгән. Проблеманы чишүе начар түгел анысы, ләкин каядыр барырга теләсә, беребезгә дә әйтми чыгып китүе, үзе нәрсә тели шуны сатып алуы... Юк, боларына күнә дә, ияләшә дә алмадым. Гаилә – икең бербөтен булу дигән сүз бит ул, ә мин парлы килеш ялгыз гомер иттем. Кызыбыз институтка укырга кергәч, бала үсте, булды, җитте болай яшәргә дип, судка гариза илткән идем...
Мин авырганнан соң, ирем бөтенләй башка кешегә әйләнде. Үзгәрде, миңа карата мөнәсәбәте бик үзгәрде аның. Бөтенләйгә югалтудан курыктымы, анысын белмим. Без бит беркайчан да бүгенге көн үзебез яки якыннарыбыз өчен соңгы көн булырга мөмкин дип уйламыйбыз. Авыр сүзләр, күңел кайтарулар, рәнҗетүләр – барысы да шуңардан. Араларны җайларга, күзгә карап гафу үтенергә вакыт алда гел бардыр кебек тоела. Ә үлем ул янәшәдә генә икән, бездән бер адымда гына, күз белән каш арасында гына... 
«Без матур яши башласын өчен минем бу сынауларны кичүем, авыруым кирәк булдымы икәнни?!» – дим иремә. Әле менә ЗАГСка барып язылышып кайтасыбыз бар. 
Әйе, без бу якты дөньяда кунак кына. Бүген – бар, иртәгә – юк. Акчаң булса, бөтен-бөтен нәрсәне дә сатып алып була, әмма сәламәтлегең югалса, аны җир йөзендәге һәммә кешенең акчасын бергә кушсаң да, кире кайтарып ала алмыйсың. 
...Мин операциягә кергәндә карлар каралып, түбәләрдән тамчылар яңа тама башлаган чак иде әле. Эшемә кире әйләнеп кайтканчы икенче кыш җитә язды. Гомер озынлыгы булып тоелган еллар да була икән яшәгәндә... Эш, мәшәкатьләр яңадан үз эченә бөтереп алды. Башкаларга җитмәгән вакыт миңа да җитми. Ләкин ләйсән яңгырларның җылысын тоеп куанырга, яңа баш төрткән яшел чирәмгә сокланырга, иелеп чәчәкнең хуш исен иснәргә, шәфәкъ алсуларына таң калырга, көзнең якты матурлыгын күрергә... мин барыбер өлгерәм! Кар бураны эчендә күптән басып торган юк иде. Быел түземсезләнеп шул көннәрне көтәм! Көтәм, чөнки яшим! 
Казан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аңлашылмады. Ире белән язылышмыйча яшәгәннәрмени? ЗАГСка барабыз дигән.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Авырып киткәнче аерылышкан булганнар, тик бер өйдә яшәгәннәр дип аңладым мин.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Баштан кичте бу халлар.Чынлап тә диагнозы белгач бик авыр була.Аннары ияләшәсен.Метастаза юк дигән сүз иң яхшы сүз авыру өчен.

        Хәзер укыйлар