Логотип
Күңелеңә җыйма

 Кыз булу гаепме?

Үсмер чагымнан ук бердәнберемне очратам да, әни әти белән бәхетле яшәгән кебек бәхетле яшим дип хыялландым. Тормышны пакъ булып, алдауларсыз башласаң гына гаиләдә бәхет була дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде. Үземне сакладым. Бердәнберем өчен. Әмма ул минем бәяләнмәде. Ул вакытлар күптән узса да, искә төшкән саен салкын тир бәреп чыга. 


Үсмер чагымнан ук бердәнберемне очратам да, әни әти белән бәхетле яшәгән кебек бәхетле яшим дип хыялландым. Тормышны пакь булып, алдауларсыз башласаң гына гаиләдә бәхет була дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде. Үземне сакладым. Бердәнберем өчен. Әмма ул мине бәяләнмәде. Ул вакытлар күптән узса да, искә төшкән саен салкын тир бәреп чыга. 


Үсмер чакта әдәбият дөньясында яшәдем. Китапларда укыган мәхәббәт миңа да килер дип хыялландым. Җитмәсә, әти белән әнинең мөнәсәбәтләре наз һәм җылылык белән тулы иде. Инде без буй җитсәк тә, алар урамда җитәкләшеп йөриләр, бер-берсенә мәхәббәтле карашлары да суынмады. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт менә шундый булырга тиеш дип санадым һәм үзем дә шул модельне эзләдем. Егетләр белән йөргәндә дә чикне узмадым. Үземне сакладым.


 Институтның соңгы курсларында әле мин кыз идем. Дус кызларым хәтта көләләр дә иде. Юк, туйдан соң гына булачак дигән максат белән яшәмәдем яшәвен. Бары тик аны көттем. Бердәберемне. 


Данилне күрдем дә, аңладым. Ул! Мин көткән бердәнберем! Ул минем янга танышырга килгәч, аякларым тотмас булды. Җир тетри башладымыни! Аның күзләреннән башка берни күрмәдем, хәтта нәрсә әйткәнен ишетмәдем. 


 Ә аннан мәхәббәт тулы көннәр башланды. Ул бик игътибарлы, назлы иде. Очрашкан саен безнең уртак киләчәгебез хакында сөйләде. Мин инде аңа кияүгә чыккан көнемне күз алдыма китереп яши башладым. Туачак балаларыбыз турында хыялландым. Ул миннән җиде яшькә зуррак иде. Яшь арабыз зур булу да аңа карата ышаныч тудырды. Җил-яңгырдан саклап яшәячәк ир булуына иманым камил иде. Һәрвакыт аны уйлап яшәдем. Төшләремдә аның белән саташтым. 


Без көн саен күрештек. Сөйләшер сүзләребез бетмәде. Ул мине ярты сүздән аңлый иде. Нәкъ минем әни белән әти кебек дип уйладым. Аның карашыннан ук эрегәнемне аңладым. Ул: «Ниһаять, мин сине таптым», – дип пышылдый иде колагыма. Мин аңа ышандым. Үземне аңа саклавыма сөендем. Моның аның өчен зур бәхет булачагына шигем юк иде. Юк, без бу хакта сөйләшмәдек, ул минем кыз булуым турында белми иде. Бәлки бу хакта уйлап та карамагандыр, хәзерге җәмгыять өчен бу уйлар искелек калдыгы булып санала бит. 


Өч ай очрашып йөргәннән соң ул мине дустының туган көненә чакырды. Туган көн табигатьтә дустының бакчасында узачак икән. Мин аның кызы булып баруым белән горурландым. Шундый рәхәт кич иде ул. Без учак тирәсендә утырдык. Ул әкрен генә минем муенымнан үбә башлады. Иреннәре тигән саен тәнем буйлап рәхәт бер дулкын йөгерде. Башкаларга сиздерми генә аркамнан сыйпады. Мин аңа карадым да: «Әйдә, киттек», – дидем. Ул барысын да аңлады. Мине җитәкләп алды да, без ерак түгел генә яр буена киттек. Анда барып җитүгә курткасын салып чирәмгә җәйде. Аның назларыннан башым әйләнде, сулыш алу авырлашты. Мин тормышымда җитди адым ясарга әзер икәнемне аңладым. Мин көткән кеше ул иде! 


– Мин әллә синең беренче кешең?
Аңа гына саклаган бүләгем турында сизеп алуын аңладым. Күзләремне ачмыйча да:
–    Әйе, мин бары синеке генә, – дидем. 
Шунда ул кисәк кенә мине этеп җибәрде. Күземне ачып җибәрүгә аның салкын усал карашы белән очраштым. Ул тиз генә торды да елга таба китте. Мин нәрсә булганын аңламыйча да, селкенергә куркып утырдым. Дөрес аңламадым, ахры, болай булырга тиеш түгел иде бит дигән уй башымнан китмәде. Ул килде дә берсүз әйтмичә киенә башлады
–    Нәрсә булды? Мин сине үпкәләттемме әллә? – дип сорадым тыныч кына. 
–    Ник син миңа бу хакта әйтмәдең. Син әйтергә тиеш идең. Яратмыйм мондый сюрпризларны.
–    Хатын-кыз булып тууыма, теләсә кем белән йоклап йөрмәгәнемә гаепле түгел бит инде мин.
–    Гаепле. Шушы яшеңә җитеп кыз булып йөрүеңдә гаепле. Беркемгә дә кирәк булмадыңмы? Шуңа миңа ябыштыңмы? – диде ул мыскыллы көлеп.


Аның сүзләреннән башым чыңлый башлады. Нәрсә сөйләгәнен башта аңлап та бетермәдем. Аптырап озак кына аның киенеп бетүен карап утырдым. Шул вакыт сүзләренең мәгънәсенә төшендем. «Кит моннан! Күземә күренмә! Мәхәббәт турында сөйләгән кеше сүзләре болай булырга тиеш түгел. Синеңчә, мин теләсә кем белән йоклап йөрергә тиеш идемме? Мин сиңа түгел, син миңа тиң түгел икән», – дип, әйберләремне җыйдым да, күз яшьләремне яшерергә тырышып йөгереп китеп бардым. Дуслары янында үзебезне берни булмагандай тоттык. Әмма икебез дә аңлаган идек инде: без башкача очраша алмыйбыз. 
 Ул вакыттан соң ике ел узды. Ике ел буена ул төн бер көндә уемнан чыкмады. Исемә төшкән саен куырылдым. Күңелемдә зур яра булды. Беренче көннәрдә үләргә теләдем хәтта. Минем өчен бу иң зур мыскыллау булды. Егетләр белән очрашу түгел, алар ягына борылып та карамадым. Аларны күралмас дәрәҗәгә җиттем. Игътибар күрсәткәннәргә дә дорфа итеп кенә җавап бирдем. Бөтен вакытымны укуга, аннан соң эшкә багышладым. Карьера буенча күтәрелдем. Әмма егетләр, кияүгә чыгу турында бервакытта да уйламадым. 


Азат белән без коллегалар. Икебез дә бүлек җитәкчеләре. Аның миңа карата кызыксынуын тойсам да, бик озак ачылып сөйләшмәдем. Дөресен әйтергә кирәк: курыктым. Кабат рәнҗетелүдән курыктым. Азат исә йә эш буенча ярдәм итте, йә иртән каһвә күтәреп кабинетыма килеп керде. Башта икәүләп әбәт ашый башладык. Ашаганда сүз артыннан сүз чыгып ачылып сөйләшә башладым. Без аның белән нык дуслаштык. Ышанычлы дус иде ул. Нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә, ярдәм итәргә ашыкты. Кинога чакырды. Аннан соң йә миндә, йә анда чәйләр эчә башладык. Кино карадык. Аның ягыннан ишарәләр булмау, миндә ышаныч,тынычлык тудырды. Яхшы дус табуыма шатланып бетә алмадым. 


Ә беркөне мин аңа ачылдым. Теге серемне беркемгә сөйләгәнем юк иде. Хәтта әнигә дә. Ә Азатка сөйләдем дә бирдем. Ул тыңлап бетергәч, бары тик: «Үзеңне талама. Ул бары тик ахмак», – диде. Мин елап җибәрдем. Ул кечкенә баланы юаткан кебек кочаклап алды да, чәчемнән сыйпады. Аның җилкәсенә башымны салып елаганда аңладым: бу кеше минем тормышымда үзгә бер урын алып тора икән бит. Мин яшьле күзләрем белән аңа карадым. «Синең тормышыңда бар да яхшы булачак. Борчылма, акыллым», – диде ул. Мин түзмәдем, аны үбеп алдым. Ул да мине дә үбә башлады. 


Иртән уянып китүгә курку биләп алды. Нәрсә булыр?.. Азат уяныр да, берәр мыскыллы сүз әйтер кебек тоелды. Ул селкенә башлагач, шатырдатып күзләремне йомдым. Ул әкрен генә юрган астыннан чыгып торган шәрә иңсәләремне үпте. 
–    Мин яратам сине, акыллым, – дип пышылдады. 
Күзләремне ачарга куркып яттым. Керфекләремне чылатып, мендәргә күз яшьләрем агып төште. Мин көткән мәхәббәт иде бу. 

                                                                                                                                                                                         Наилә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер дә ышанасы килми бу кызга. Бердәнберем өчен сакладым, дигән. Ә узе өч ай очрашкан егетне узе алып китә. Егет таләп итми, бәйләнми, узе тәк'дим итә! Гаепләмим мин ул егетне. Кыз узе чакырып алып киткәч, димәк, кыз тугел, дип уйлагандыр. Узе чакыра, узе саф - башында пазллар туры килеп бетмәгәндер. Бәлки, шуңа теләсә нәрсә әйтеп бетергәндер. Кыз икәнен белсәм, тимәгән булыр идем, дип уйлагандыр. Странная девица.

    Хәзер укыйлар