Логотип
Күңелеңә җыйма

Көйсез кайнана хикмәтләре

Кияүгә чыккач кайнана белән аңлашылмаучанлыклар чыгар дип бер дә уйламый идем. Иремнең әнисен бик яратырмын, хөрмәт итәрмен, чөкердәшеп яшәрбез дип хыялландым. Хәзер әле ярый аерым яшибез дип уйлыйм.

Кияүгә чыккач кайнана белән аңлашылмаучанлыклар чыгар дип бер дә уйламый идем. Иремнең әнисен бик яратырмын, хөрмәт итәрмен, чөкердәшеп яшәрбез дип хыялландым. Хәзер әле ярый аерым яшибез дип уйлыйм. Алай дип әйтергә яраса.. 
Ирем белән бергә яши башлауның икенче көнендә иртән иртүк  безне телефон тавышы уятты.  Әнисе шалтырата икән. Хәлләрен сорашты, бик сагындым, бүген безгә кереп чыкмыйсыңмы дип сорады. Ирем ике дә уйламый: «Ярар, әни», – диде. Телефонны куйгач: «Без бит кичен дуслар белән очрашырга тиеш идек, оныттыңмы әллә», – дим. «Беләм, ун минутка кереп чыгудан бернинди үзгәреш булмас», – диде. Әни чакыргач барырга кирәк, ник шулай дип әйттем инде дип көне буе үземне орышып йөрдем.  Кичен, билгеле, кайнана белән кайната янына юл тоттык. «10 минут» бер сәгатькә сузылды.  Чакыруының төп сәбәбе – торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү килгән икән. Ирем әниләре белән яшәгәнлектән моңа кадәр түләүләр аның җилкәсендә булган. Аерылып чыгып китүенә карамастан, бу эш  ирем өстендә калды. Ай саен әниләренең түләүләрен түли.  «Саран», – дип әйтергә ашыкмагыз әле.  Башта мин дә моны шулай кирәк дип кабул иттем. Тик бер атнадан соң: «Менә шушы кибеттә тавыклар ташлама белән сатыла, алып килеп бир әле, улым»,– дигән  телефон  сөйләшүенә шаһит булдым. Ирем берсүзсез кибеткә йөгерде. Ул тавык вакыйгасы ике атнага бер тапкыр кабатланып тора.  Алай гына түгел кунакка җыенсалар да, мунчага барсалар да, иремә шалтыраталар. Бөтен эшен ташлап ул чыгып чаба. 
Балабыз булганчы бу хәлләргә бармак аша карарга тырыштым. Әмма бала тугач та үзгәреш булмады. Бу минем ачуымны китерә башлады. Без инде бер гаилә, балабыз бар, ә ирем һаман әти-әнисеннән аерыла алмый. Кайнана белән яшәмәсәм дә, гел өчәү яшибез кебек тоела, чөнки кич йокларга ятканда тыныч йокы теләп шалтыратса, иртән иртүк безне тагын телефон тавышы уята. Ирем белән бу хакта сөйләшергә дә тырышып карадым, әмма «минем әнием ул», дип сөйләшүләргә кискен генә нокта куйды. 
Бу көннәрдә ачуым соңгы чиккә җитте бугай. Кайнанамның юбилее җитә. Иремә шалтыраткан: «Шашлык ашыйсым килә, минем юбилейны сездә генә үткәрик әле», – дип. Без үз йортыбыз белән яшибез. Ирем әнисенең бу теләген  әйткәч, авып китәм дип торам. Кулымда – кечкенә бала. Хәзер мин бөтенесен җыеп, кайнананың юбилеен үткәрергә тиешме?! Ачуымны йоттым да, баламны алып авылга кайтып киттем. Ирем берничә тапкыр шалтыратып: «Әнинең туган көнендә шашлык ашыйсы килә», – дип әйтсә дә, ишетмәмешкә салыштым.  
Шулай көйсез кайнаны көйләп үтәр микән безнең гаилә тормышы? 
Нишлим икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ничек барган, шулай озак барачак элэ.Энисенен малаен Тиз гена киленга бирасе килмас.Сезга озак корашерга туры килер могаен.Баштан утте инде.Элэ хаман тарткылый.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шулай зур проблема итеп язарлык бер нерсэдэ эшлемегенсез эле,килен ге рэхэт булсын диеп, ирегезнен эти энисе сез килгечтэ улеп куярга тиешлер мени?магазиннан продукта алып кертеп чыгу зур эш тугел,это естественно, квитанция тулеу тоже,Олы кешелерге онлайн квитанция тулеу бик унайсыз, алар бит сезнен кебек компьютер куреп усмеген,яшемеген.Бу хатын узе кайна диеп уйламагыз, миндэ килен юк,киявем бар, хэм алар кызым белен ике як эти эниге ботен яклапта ярдем итеп торалар!менэ былтыр кода кодагый лар белен безне Турция га ялга жиберделер! Ирен белен эйбэт яшисен килсе, ике якка да тигез карарга тырыш!не считай себя пупом земли!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Җәннәт аналарның аяк астында, онытма балакаем. Бу хәдис күбесенчә егет кешеләргә кагыла. Сабыр булу кирәк

        • аватар Без имени

          0

          0

          Фикерегезне калдырыгыз дияседэ бит,узегез язганны бастырмыйсыз

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ачыктан ачык ирегезгэ эйтегез, без кем сон сина дип. Нармальный хатын яшь баласы булган килененэ булышыр иде, сездэ узем эзерлэп идем дип. Юбилей бит диеп. Э малае аркылы эш йортмэс иде. Или узегез кайнана бн ачыктан ачык сойлэшегез. Акылы булса анлар. Э болай тавыш тын булмагач, сезгэ ошый дип уйлый. Ир кеше ойдэ нэрсэ бар нэрсэ югын белми ул. Тавыш чыга дип тэ курыкмагыз, бер чыгада бетэ ул. Э бала бн берни эйтмичэ, ачуыгвзны эчкэ йотып кайтып китеп, доресен эйтергэ кирэк. Алар ял итэсе килгэндер дип кенэ уйларга может.

            Хәзер укыйлар