Логотип
Күңелеңә җыйма

Куртка тектем

Хатын-кыз дөньясы бик серле ул… Әйе, без – гаҗәеп кызык затлар. Ир-атлар гына түгел, кайчак үзебезне үзебез дә аңламыйбыз. Андый мисаллар – адым саен...

Мин тегүче түгел. Ләкин бик тә тегәргә яратам. Әле мәктәптә укыганда ук әнинең тәбәлдерекле «Подольск» машинасында чәчәкле ситсыдан үземә дә, сеңлемә дә күлмәкләр теккәләдем. Ул күлмәкләрне профессиональ тегүче күрсә, елар иде, мөгаен. Белеп түгел, чамалап кына тегү бит... Кирәге чыгар дип алып куйган яхшы тукымаларын бозсам да, үзе дә тегәргә маһир әни артык ачуланмады, «иҗатыма» ирек бирде. Үзем теккән киемнәрне университетта укыганда шактый киеп йөрдем әле. Хәзер шул фотоларга карыйм да елмаеп куям. «Суык оста» теккәнлеге күренеп тора инде. Безнең якта профессиональлеге җитеп бетмәгәннәрне шулай «суык оста», диләр.

Ничектер берара онытылып торган иде, үз тормышымны корып, балалар үстергәндә теге «маһир»лыгым тагын баш калкытты бит! Бигрәк тә кызымны «кинәндердем» күлмәкләр тегеп. Бәләкәй кызларга күлмәк тегү җан рәхәте бит ул! 

Улыма да тектем. Аның әллә дүртенче, әллә бишенче класста укыган чагы булды микән, бер елны аңа кышкы куртка – бишмәт тегәргә булдым. Нишләп кибеттән яки базардан әзерен генә сатып алмаганбыздыр? Бәясен кыйммәтсендек микән, әллә ошаганы булмадымы, белмим.

Тукыма кибетеннән шактый калын һәм нык метр ярым караңгы зәңгәр төстәге тукыма сатып алдым. Эчлегенә вак кына зәңгәр шакмаклы бумази тукыма сайладым – җылы булсын. Боларны кышкы курткага дип алганымны белгән сатучы җиң эчлегенә шома тукыма карарга киңәш итте. Ике-өч кибеттән эзли торгач, табигый җепләрдән тукылган караңгы зәңгәр сатин таптым. Эченә ике катлап куярга калын синтепон алгач, «үзем теккәч арзангарак төшәргә тиешле» бишмәтнең тукымасына гына тотылган акча базардагы әзеренең бәясен узды да китте. Әле шуңа өстәп замогын, төймәләрен дә сатып алырга кирәк.

Кирәкле тукымалар алынып беткәч, ниһаять, минем «иҗат» процессы башланды! Бишмәтнең өлгесен үзем сызарга булдым. Малайлар фигурасына өлге ясавы алай катлаулы эш түгел, такта шикелле туп-туры бит аларның гәүдәләре. Тегүченең девизы: «Җиде кат үлчә, бер кат кис!» Җиде генә түгел, җитмеш кат үлчәп, өлгеләремне тукымага турылап салдым. Аллага тапшырып, бисмиллаһ...

Ул кичне ирем дә, балалар да алдагы көнне пешкән ашны гына җылытып ашады. Бишмәт белән матавыкланып, ашарга пешерергә җитешмәдем. Кая җитешим? Биштә эштән чыктым. Аннары балалар бакчасыннан кызымны кереп алдым. Аннары инде... үзегез беләсез, тукымаларымны идән тутырып җәеп, куртканың тышлыгын кистем.

Иртәгәсен эштә чак түзеп утырдым. Башымда куртка гына. Бүген кесәләрен тегәсе булыр... Алгы якта дүрт кесә булырга тиеш – аста икәү, күкрәк турысында икәү. Аннары алтакта белән арттактаны тоташтырырмын... Иртәгә эчлеген кисәрмен...

Бүген дә ашарга әзерләргә вакытым булмаячагын уйлап, кайтышлый кибеттән әзер пилмән сатып алдым. Безнекеләр кибет пилмәнен яратмый. Бу юлы да борыннарын җыера башлаганнар иде, күземнең агы белән бер генә карадым. «Бәлеш пешермимме тагын? Куртка тегәсем бар, вакытым юк!»

Ашап-эчеп бетергәч, барысын да кухня ягыннан (ул минем «эш кабинетым» да) «сөреп» чыгарып, янәдән «иҗатыма» чумдым. Теккән кеше белә инде – караңгы төстәге тукымаларны көн яктысында тегүе күпкә җайлырак. Тик ни хәл итим, көн яктысында мин эштә шул... Теккәнемне сүтеп, сүткәнемне кабаттан тегә торгач, ниһаять, куртканың тышкы ягын тегеп чыктым. Бер көндә тегәрмен дигән идем, кая ул?! Ә урамда ноябрь башы. «Көзге куртка белән салкын. Кайчан тегеп бетерәсең инде?» – дип, теге малай да шыңшый. Озын сүзнең кыскасы, ул куртканы тегеп чыгарга ун көнләп вакытым китте. Шул ун көнне гаиләм юньле ризык ашамады, үзем туйганчы йокламадым, өйләр җыештырылмады, дәресләр әзерләнмәде... Машинаның ничә энәсен сындырдым, төннәр буена ут яндырып, ничә киловатт электр энергиясе сарыф иттем. Машина тыкылдаган тавышка күршеләр дә юньләп йокламагандыр...

Ә куртка үзе болай ярыйсы гына чыкты. Җентекләп тикшерсәң, килмәгән җирләре шактый булса да, улым, шатланып, шуны киеп мәктәпкә китте. Тик... бер ай да узмады, замогы ватылды, дип кайткан беркөнне.

Җил керерлек булмасын дип, замокны тыштан каплап планка да теккән идем. Абайламыйча, тукыманы үтәли тишеп куела торган металл төймәләр дә замок өстенә туры килгән. Хәзер ватылган замокны алмаштырыр өчен башта планканы сүтәргә, төймәләрне алырга кирәк... Уйлап-уйлап тордым да, монысы урамда уйнаганда кияргә булыр, дип, шул ук көнне улыбызга кибеттән икенче куртка сатып алып кайттым. Саран ике түли диләр, шулай булды. Үзем теккән ул куртка улыма инде күптән кечерәйсә дә, истәлек булып, авылдагы шкафта һаман да эленеп тора әле…

Фото: https://www.freepik.com/free-photo/someday-my-fashion-line-become-famous-dreamy-female-tailor-thinking-drinking-coffee-sitting-near-sewing-machine-fabric-having-break-while-creating-new-garment-creative-prefers-rush_9029193.htm#fromView=image_search_similar&page=1&position=0&uuid=bd566c1e-b5e3-42aa-880d-4d1cedf6253f

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар