Логотип
Күңелеңә җыйма

​Куркыныч төш


Безнең барыбызның да гомерендә бер булса да куркыныч төш күреп, шомланып уянганы бардыр. Нәрсәгә генә булыр бу, дип, тегесен-монысын уйлый башлыйсың, күңелгә шом керә.
 
Әмма төш юрау осталары куркыныч төшне начарга юрарга ярамый диләр. Бездә шундый әйтем дә бар бит, урыс улап китерә, татар юрап китерә, диләр. Нинди генә төш күрсәгез дә, иң элек яхшыга юрагыз.
Төшләр – аң астыннан килгән мәгълүмат ул, ди психологлар. Ә бит дөньяны һәркем үзенчә кабул итә. Кемгәдер начар тоелган әйбер, кемгәдер яхшы. Димәк, төш юрау китаплары  бу очракта ярдәм итми.
Әйтик, сез яңа гына берәү белән таныштыгыз. Әле бер-берегезне яхшылап белеп тә бетермисез. Төшегездә шушы кешенең үзегезне үпкәләткәнен күрәсез икән, аң асты әлегә бу кешегә ышанып бетмәскә куша.
Һәр очрак үзенчәлекле, ди төш юраучылар. Елан күрүне күп кеше начарга юрый. Әгәр дә сез еланнан үтереп куркасыз икән, чынлап та, язмышның ниндидер сынавын узарга туры килүе бар. Ә менә чынлыкта еланнар сездә соклану тудырса, күңелегезгә хуш килерлек ниндидер матур вакыйга көтелә. Ә инде эшегез еланнар белән бәйле икән, гомумән, зур уңыш елмаячак.
 
Төшләрне аң астыннан алынган мәгълүмат, дибез. Ә ул мәгълүматны үзгәртеп буламы, дип сорыйлар. Төшләрне дә контрольгә алырга була икән. Әйтик, төшегездә якын дустыгыз белән бәхәсләшәсез дип күрәсез. Белгечләр төштә үк бу дустыгызга яхшы сүз әйтергә, аны мактап җибәрергә куша. Шул рәвешле өндәге вакыйгаларны да үзгәртеп була, имеш.
 
Ләкин үзгәртеп булмаса, нишләргә? Төшне һәрчак буйсындырып буламыни әле ул сиңа? Менә шуның өчен ятар алдыннан һәр кичне үзеңә уңай установка бирергә кушалар. Дога уку, күңелле уйлар уйлау, бәхетле тарих сурәтләнгән китап уку... Бөтнек салып пешерелгән яшел чәй дә матур төшләр күрергә ярдәм итә, имеш.
 
Ә инде начар төш күреп, бер дә тынычлана алмыйсыз икән, иртән торгач аны суга сөйләгез һәм беркемгә дә белдермичә ихластан сәдака бирегез, диләр дин белгечләре.
 
Соңгы сүз итеп, үз тормышымнан бер тарих кына сөйлим дә... Төш күрәм: имеш, ваннабызга тум-тулы итеп чи ит тутырылган. Каннары агып тора. Әле төшемдә үк уйлыйм, төштә чи ит күрү начар инде, дим. Шушы кып-кызыл иткә карап, дога укый башладым. Бераздан итләр агарды да, пешкән иткә әверелде. Үзем төш күрәм, үзем уйлыйм, пешкән ит күрү начар булырга тиеш түгел.
Уянып киттем дә, шунда ук теге төшем искә төште. Күңелемнән Аллаһка ялвардым: «Йа, Аллам, хәерле итсәң иде!» Төшемнең хәерлегә булуын сорап, гел дога кылдым.
Төштән соң ничә көн үткәнен хәтерләмим, иртәгә бертуган сеңлемнең туе дигән көнне, җомга намазына азан яңгырап торган мәлдә, кышның чатнама суык бер көнендә алты яшьлек баламны машина бәрдереп китте. Үз күз алларымда, «зебрадан» чыгып барганда. Аның капот өстеннән чөелеп, җиргә гөрселдәп килеп төшеп, тынсыз калганы, аягындагы ботинкаларының икесе ике якка чәчелгәне, курткасының капюшоны өзелеп каядыр очканы, акрынайтылган кадрлар кебек, әле дә күз алдымда. Баш миемне ярып бер уй узды: «Балам үлде». Шул минутта ук икенчесе: «Аннан башка хәзер ничек яшәргә?» Киноларда баласын югалткан аналарның исәрләнеп, җан ачыйгысы белән кычкырганын күрсәм, ышанмый идем. Күз алдыңда балаң үлеп ятса, бер мизгел элек кенә син аның әле җып-җылы кулың тотып торган булсаң, хәзер шул мизгелне берничек тә кире кайтарып булмаганын төшенсәң, шулай кычкырасың икән ул. Үзем кешедән оялырга, урам уртасында болай үкерергә ярамаганын да уйлыйм кебек, ә эчке халәт, иңрәү булып, тышка ургый да, улау булып, таш йортларның салкын диварларына бәрелә. Баламның тынсыз гәүдәсенә кадәр җирдән мүкәләп барып, сабыемны кочагыма җыям, алдыма алырга телим – салкын җирләрдә тилмереп ята бит, туңадыр. Ул арада җыелып өлгергән кешеләр аңа тимәскә куша. «Аның хәзер бөтен җире сынган, эчке әгъзалары өзелгән»,  дигән сүзләрдән мин тәмам шашам. Ник, ник кулларымнан ычкынып, алга томырылдың, балам. Ничек мин сине ычкындырдым? Безгә туктап, юл бирүче машинаны узып, ыҗгырып килгән «Лада»ны син күрмәдең, ә мин аны күрдем. Синең курткаңнан кысып тоткан кулым нәкъ шул минутта шуып, ычкынып китте дә инде. Син, йөгереп, юл аша чыга башладың. Бу мизгел дә һаман күз алдымда. Аннары ничә еллар мин гел бер төш күреп чәчрәп уяна идем: син кулымнан ычкынып, алга томырыласың, ә мин, сине тотып калам дип, ыргылам да, гел идәнгә төшеп бәрелгәнемнән уянып китәм. Ә ул көнне... ул көнне син кинәт күзләреңне ачтың да, әни, нигә елыйсың, дип сорадың. Ә мин кулларым белән аяк-кулларыңны капшый-капшый, кай җирләрең авырта, балам, дип инәлдем. Син аягыңа торып бастың, менә, бер җирем дә авыртмый, дип, тыпырдап күрсәттең. Мин үз күзләремә үзем ышанмадым. Машинаның алгы капоты, фаралары, тәрәзәсе ватык, пыяла ватыклары өс киемнәреңне теткәләгән, ә син, бер җирем дә авыртмый, дип торасың. Безнең больницага озаттылар. Табиблар баламның тәнендә хәтта кара янган эз дә тапмадылар. Икенче көнне ул безгә ияреп, апасының туена барды. «Ике арага фәрештә канатын тыккандыр», – диде белгән кешеләр. Белмим, тәгаен шулай булгандыр. Ул көн – безнең кабаттан туган көн булды. Барысының да шулай тәмамлануына Аллаһыма миллион кат рәхмәт. Мин бит ул көнне балакаемны югалта да ала идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт, мин эле начар тоштэн сон догалар укырга кирэк не белми идём.

    Хәзер укыйлар