Логотип
Күңелеңә җыйма

Күрәзәчедән ничек коткарырга?

Апама инде 32 яшь. Ул бик акыллы, белемле, эшендә хөрмәтле кеше. Әмма, ул әле һаман да үз акылы белән яшәми, ә бер күрәзәченең киңәшләрен тотып гомер итә. 

Апама инде 32 яшь. Ул бик акыллы, белемле, эшендә хөрмәтле кеше. Әмма, ул әле һаман да үз акылы белән яшәми, ә бер күрәзәченең киңәшләрен тотып гомер итә. 
Моннан биш ел элек ул бер егеткә гашыйк булган иде. Барысы да менә шуннан башланды. Ничек кенә тырышса да, ул егетне үзенә карата алмады апам. Ничектер, җавапсыз мәхәббәт булып, йөрәгендә зур яра булып калды ул аның.  Апамның сагышланып, күңелсезләнеп йөрүен күргән бер хезмәттәше аңа күрәзәлек белән шөгыльләнүче бер ханымның телефон номерын биргән. Апам бу телефон номеры буенча шалтыратып, аның белән очрашуга барган иде. Очрашуга килгәч, күрәзәче ханым апама атап карталар ачкан. Ә карталар... апам белән әлеге егетнең беркайчан да бергә була алмыйсын, бу егет аның язмышына язылган ир-ат түгеллеген «әйткән». Үзеңнең тиң ярыңны соңрак табарсың, дигән аңа күрәзәче хатын. 
 – Ашыкма, тынычлан. Бәхетең алда көтеп тора. Синең кебек кызлар ялгыз калмый, – дип кат-кат кабатлаган. 
Апам бу очрашудан шундый тәэсирләнеп кайтты! Күрәзәче хатынны бер дә теленнән төшермәде. Гел аның сүзләре белән генә сөйләшә башлады. Менә шулай биш ел вакыт узды. Тормышында нинди генә вакыйга булса да, апам шул күрәзәче ханымга мөрәҗәгать итәргә гадәтләнде. Әле нинди зур акчалар түли ул аңа! Әниемнең дә, минем дә киңәшләргә колак салмый, һаман шул ханым сүзе белән яши...
Аңлавымча, күрәзәче ханым аны гел яхшыга ышандыра, күңелле вакыйгалар юрап тора. Хәтта егетләр белән очрашуга барганда да ул аның белән шалтыратып киңәшә. Без апам белән утырып сөйләшеп тә, аңлатып та, күрәзәченең акча өчен генә аралашканы турында әйтеп тә карадык. Юк, ул безнең белән килешми, һаман үзенекен итә.
Ә беркөнне апама күрәзәче шәхси тормышыңны җайларга сиңа әти-әниең комачаулый, дип әйткән. Хәтта аңа арендаларга фатир табарга да булышкан! Апам хәзер шул фатирга күченеп йөри.
Бу хәлләргә әнием бик борчыла. Апамны ниндидер куркыныч хәлләрдән, зур алдаулардан саклап кала алмабыздыр сыман тоела. Нишләргә икән? Мондый очракта кемгә мөрәҗәгать итәргә?
Киңәш бирегез әле...

Рамилә. 

Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар