Логотип
Күңелеңә җыйма

Килен кайнананы кайната

Килен һәм кайнана. Заманалар белән бергә бу икәү арасындагы мөнәсәбәтләр дә төбе-тамырыннан үзгәрә. 

Киленнәрнең кайнаналарына каршы сүз әйтергә дә батырчылык итмәгән чаклары артта калды, хәзер, киресенчә, кайнаналар киленнәрдән өркеп тора кебек... Яшерен-батырын түгел, бүгенге кайнаналарның күбесе киленнәренә килен алар. Тик моны дөрес дип әйтеп буламы соң?


«Үзем дә бармыйм, баланы да күрсәтмим!»

Кияүгә чыгып, балалар табып, декрет ялында утыра башлаганнан бирле яңа танышлар, яңа дуслар барлыкка килде. Урамда балалар белән йөри торгач, үзең кебек яшь әниләр белән бик тиз уртак тел табыла икән. Менә шулай һәр көнне балалар мәйданчыгына җыелабыз. Башта сүз балалар турында бара. Кемнеке нишләгән, нинди яңа шөгыль өйрәнгән... Аннан акрынлап ирләребезгә күчәбез. Шуннан сүз кайнаналарга кереп китә...

Альбина сөйли:
– Кичә эштән кайткач, ирем Рәмис әйтә: «Әни шалтыраткан иде, эштә телефонны алмадым. Кире шалтыратмыйм инде», – ди. И, мактадым инде Рәмисне! «Бик дөрес эшләгәнсең, таптылар эш аты!» – дим. Иманым камил, бакчаларында берәр нәрсә эшләргә кирәк булгандыр, кайнана болай гына шалтыратмас иде югыйсә.

Альбина үзе авыл кызы, Казан егетенә кияүгә чыккан. Бер ел кайнанасы, кайнатасы янында яшәгәннән соң, ире белән фатирга чыкканнар. Альбинаны елга якын беләм инде. Без танышканнан бирле ул кайнанасыннан зарлана. Баштарак, чынлап та, кайнанасы бик явыз, кешелексез, ахры, дип уйлый идем. Ләкин, кем әйтмешли, монда атта да, тәртәдә дә гаеп бар бугай.

Альбина сөйли:
– Кайнана килгән иде. Эльвирага (Альбинаның кызы – Р. Р.) күчтәнәчләр алып килгән. «Оныгымны сагынам», – ди, елаган була. «Әни, театр уйнап утырма. Син оныгыңны да, улыңны да яратмыйсың. Син үзеңне генә яратасың», – дидем. Биш-алты кило ит алып килгән, анысын да алмадым. Алыр идем, аннары ул мин сезгә фәлән нәрсә бирдем, төгән нәрсә бирдем, дип, Рәмискә шалтырата. Бакчаларына барып эшләргә куша. Әйберләре дә, үзләре дә кирәкми. Бала бит аңа барыбер «дәү әни» дип түгел, апа дип эндәшә...

Мин аны аптырабрак тыңлыйм. Беренчедән, үзеннән олы кешегә: «Театр уйнама, син үзеңне генә яратасың», – дип, ничек әйтергә кирәк? Икенчедән, әгәр бала әтисенең әнисенә «апа» дип эндәшә икән, димәк, аны «дәү әни» дип әйтергә өйрәтмәгәннәр булып чыга түгелме соң?! Кечкенә баланың монда нинди гаебе бар?!

Икенче бер танышым Сиринә – Азнакай килене. Ул да кайнанасы белән аралашмый. Алай гына да түгел, кайнанасына улын да күрсәтми. Сиринәнең ире үзеннән ун яшькә олы. Өйләнешкәнче үк иренең бер бүлмәле фатиры, кыйммәтле машинасы булган.

Сиринә сөйли:
– Булатка әйттем: «Әти-әниеңне күрәсең килсә, кайт, тик баланы алар янына җибәрмим. Онык дип йөз суы түкмәсеннәр». Алар бит безгә туй ясарга акча да бирмәделәр. Имеш, Булат акчаны үзе күп эшли. Әнисе мине фатирга пропискага да кертмәскә кушкан. Фатирны ирем үзе эшләп алган, аларның моңа ни катнашы бар?!

Ике югары белеме булган Булатыңны кем тапкан да, кем үстергән соң, дип, Сиринәгә бик әйтәсем килә дә... Үзе дә ул үстерә, аны да шул язмыш көтсә?!


«Оныгы бит, карасын!»

Кайчан карасаң да йорт янында коляска этеп йөрүче бер апага гел игътибар итә идем. Таныштык, Галия исемле икән.
– Моннан ерак тормыйм, – дип сөйләде ул. – Һәр көнне киләм, мин бала белән йөргәндә килен өй эшләрен карый, ашарга пешерә. Аз булса да булышыйм дим. Бала үстерүләре бик авыр бит. Үземнең дә ике ир бала иде – ни икәнен беләм. Аннан оныгымны да бик яратам, бер көн күрмәсәм дә сагына башлыйм... 

Шуннан бирле Галия апа белән очрашкан саен сөйләшеп торабыз. Эчкерсез, ихлас кеше ул. Килене белән дә танышу насыйп булды. 
– Тетя Галя, я пошла в магазин, – дип Галия апага эндәште подъезд ишегеннән чыккан яшь кенә бер ханым. 
– Киленегез «әни» дип әйтмиме әллә? – дип сак кына сорамыйча булдыра алмадым Галия ападан. 
– Әтисе татар, әнисе урыс киленемнең. Балаларда ана тәрбиясе инде... Аларда кайнанага «әни» дип бик әйтмиләр бит. Юк, мин үпкәләмим, ничек дәшсә дә ярый. Улым белән генә әйбәт торсыннар.

Соңгы вакытта онык көннәр буе Галия апа кулында булды. Килен балакай икенчегә бала көтә, хәле юк, күбрәк ятып тора, ди. Җәй буе Галия апа кичке якта бакчасына да барып йөрде, яшелчә, җиләк-җимеш үстерде. Иртән, килене белән оныгы йокыдан торышка, кайтып та җитә иде үзе. Аларга шулай җәй буе бакчадан яңа өзгән җиләк-җимеш ташып торды.
– Кайнанаң бик әйбәт, көне буе балаңны карый. Кадерен генә белегез, – дим бер көн килененә. Миңа кушылып мактар дисәм...
– Оныгы бит, карасын. Миңа гына димәгән, – диде ул, исе дә китмичә...
Ир булырга кирәк! 

Әтиемнең бертуган сеңлесе Гөлнур гомере буе кайнана белән яшәде. Әле нинди кайнана! Йортта аның сүзе һәрчак закон булды. Авылда аны «патшабикә» дип кенә йөрттеләр. Авыр туфрагы җиңел булсын, дүрт ел элек кодагый әби гүр иясе булды. Соңгы юлга озатканчы апам аны хөрмәтләп яшәде.
 
Килен килгәч, алъяпкы­чыңны кысып бәйлә.

– Килен булып килгән вакытларда бик авыр иде, – дип сөйли апа. – Ашны тәмле пешермәгәнмен, бакчамны чүп баскан, идәнне чиста юмыйм... Мине битәрләргә сәбәп гел табылып кына торды. Сыер саварга чыккач, мал абзарында үкереп-үкереп елый торган идем. Башка түзә алмам кебек иде. Ләкин шул чакта ирем Фердинанд: «Гөлнур, сабыр ит. Әни каты булса да, гадел ул. Безгә дә шулай кырыс булды. Менә күрерсең, яратачак әле ул сине», – диде. Әгәр дә шул вакыт әнисенә кушылып ирем дә мине битәрләгән булса, әлбәттә, ул йортта яши алмаган булыр идем. Тора-бара кайнананың сүзләрен йөрәккә якын алмый башладым. Кайнанам да «йомшарды». Кызыбызны алып гел Казанга, балаларына китәр иде. Яңа матур киемнәр киеп, кызым дәү әнисе белән кунактан кайтыр иде дә:
«Әни, дәү әни миңа Казанда фәлән нәрсә алып ашатты, фәлән җиргә алып барды», – дип сөенә-сөенә сөйләр иде. Ә кайнанам читтән генә серле итеп елмаеп карап торыр иде... 

Әллә ничә баласы булса да, кодагый әбине картайган көндә апам белән җизни карады. Җизни гаиләдә төпчек бала, төп йортта ул калган. Аның сүзе бер булды: «Әнине үзебез тәрбиялибез!» Соңгы елларда кодагый әбине бала урынына карадылар. Апа да, җизни дә, аларның кызы белән улы да өйгә кергәч, иң беренче кодагый әби янына барып хәлен беләләр иде: «Әни, (дәү әни) ашыйсың, эчәсең киләме, берәр йомышың юкмы?» 

Ата-анасына рәхәт күрсәткән бала үзе дә хөрмәттә яши. Михнәт күр­сәт­сә, үзе дә бер көн рәхәт күрми. Моңа әллә никадәр мисал китерергә булыр иде. Менә апам Гөлнур (без аңа Чәчәк апа дибез) белән җизнинең дә тормышлары сокланырлык. Әгәр теге вакытта Фердинанд җизни анасы яклы булып хатынын битәр­ләсә, тормышы җимерелгән булыр иде. Яки киресенчә, хатынына кушылып анасына каршы барса, ике арада ызгыш-талаш кубар иде. Ә ул, чын ирләрчә, алтын урталыкны таба белгән. Нәтиҗәдә – әнисе өчен дә йөрәге янмады, йөзе кызармады, гаиләсе дә тигез, тыныч тормышта яши. Бүгенге яшь ирләр менә шул алтын урталыкны саклый белми. Әни – үз урынында, хатын үз урынында булырга тиеш. Өйләндем, дип, әти-әнидән ваз кичү, зур хата гына түгел, зур гөнаһтыр ул! 
 
Кайнана булсаң, бер күзең сукыр, бер колагың чукрак булсын.

P. S. «Башкалар турында сөйлисең сөйләвен, ә үзең ничек?» – дип әйтер кайберәүләр. Минем килен булып төшкәнемә дүрт кенә ел әле. Аллага шөкер, авыз тутырып: «Кайнанам белән яхшы мөгамәләдә без», – дип әйтә алам. Алга таба да Ходай шулай яшәргә насыйп итсен. Әмма без кайнанам белән аерым торабыз, айга бер-ике генә күрешәбез. Шуңа күрә үзебезне мисалга куясым да килми. Әмма күбрәк белгән, аралашкан саен, кайнанамны ныграк аңлый барам. Балалар, дип, өзгәләнеп торган әнигә РӘХМӘТтән башка нәрсә дия алыйм?! 

Гомер күз ачып йомганчы узар да китәр, без дә картаербыз. Бүген әти-әниләребезгә булган мөнәсәбәтебезне балалар күреп тора. Яшьлегеңдә ни кылсаң, картлыгыңда шуны күрерсең ди халык...


Бу мәсьәләгә кагылышлы белгеч киңәше: http://syuyumbike.ru/sorau-belgech/?id=508

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кайнана белэн яшэгэн кеше генэ белэ ничек яшисен. Ойрэтергэ бар да оста, лэкин барыбыз да торле холыклы.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Олы яшьтэге ханым язган диеп торам. Акыллы, Маладис. Чынлап та, хэрбер кеше уз урнында булса эйбэт, кайна килен подругалар да тугел, эни белэн кызы да тугел. Алар кайна белэн килен. Бик яратып бетермим, киленнэргэ тарликэ тотып яшэгэн кайналарны. Галияне эйтэм бу язмада.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Яхшылыкны аңлаган,яхшылыкка яхшылык белэн кайтара белгэн кешелэр бик аз шул.

        Хәзер укыйлар