Логотип
Күңелеңә җыйма

Кеше бәхете...

Бала туар вакыт җиткәндә бу пар турында бөтен оешма белә иде. Читләтеп тә, турыга да әйтеп карадылар Эльвирага. «Гаиләне таркатучы», «сөяркә», «балаларны атасыз калдыручы» дигән сүзләргә игътибар да итмәде ул. 


Эльвира инде ике ел элек 30 яшен узып китте. Әти-әнисе кияүгә чыгу турында урынсыз сорауларын биреп аптырата алмыйлар аны. Укырга керергә дип Казанга киткән җиреннән шунда төпләнде дә, алар янына ике елга бер генә кайтып килә башлады. Шәхси тормышын җайлап җибәрде алай да. Үзеннән егерме яшькә олырак ир белән студен чакта ук бергә яши башладылар. Торак турында да, акча турында да кайгыртырга кирәкми. Машиналы да булды. Яңа салынып килүче йорттан фатир да алып бирде. Шуңа күрә эшендә дә бирелеп, карьера өчен дип тырышып эшләргә аңа тормышның бер вак-төяк проблемасы да комачауламады. Ләкин бу ирне бөтен кешедән яшерде ул нигәдер. Аның турында эштә йә дус кызлары белән сөйләшкәндә «дустым» дип кенә искә ала иде. Дус кызлары да ул ирне читтән генә күргәннәре бар. Исемен сорап караганнар иде, бу мөһим түгел, дип, Эльвира башка кызыксынырлык урын калдырмады. Шул дусты белән 12 ел бергә яшәделәр. Икесенә дә шулай уңайлы булган, күрәсең. Ни гаилә, ни бала... Ләкин кеше алдында күрсәтерлек ир булмады ул Эльвира өчен.

Аңа карап эшендә уңды. Бөтен вакытын, мөмкинлекләрен, акылын, тырышлыгын эшенә багышлады, бүлекне җитәкләде. Чыннан да, эш аты иде ул. Аның кулы астында эшләүче хезмәттәшләре дә шуның өчен хөрмәт итте. Болай да матур киенеп йөргән Эльвираның тагын да матурланып, чибәрләнеп китүен игътибарсыз калдырмадылар. Сорап, кызыксынып карадылар, ә ул серле генә елмайды. Бераз вакыттан соң сер капчыгы чишелә башлады.

Оешмага яңа финанслар директорын билгеләделәр. Себер якларыннан зур оешмада тәҗрибә туплап кайткан яшь иргә күз төшмәслек түгел иде шул. Аның эшкә урнашуы белән Эльвирадагы үзгәрешләр туры килүен күпләр сизде. Бүлек коллективы – аеруча. Һич булмаганны, Эльвира үз бүлмәсе белән бүлекне тоташтыручы туры ишеккә йозак элде. Кереп-чыгып йөри торган үз ишегеннән әйләнеп кенә йөри башлады. Теге яктан кемдер кунакка кереп озак кына көлешеп сөйләшеп утырганнарын сизми мөмкин түгел иде. Берәр айдан соң бөтен бүлек кызлары белән бүләккә күлмәк җиңенә тага торган иң матур запонкаларны сайладылар. Кемгә бу дип кызыксынучыларга: «Директор кушуы буенча», – дип җавап бирде. Ләкин без капчыкта ятмый. Ике көннән яңа финанс директорының туган көне икәнен бөтен коллектив белеп өлгергән иде инде. Җитәкченең шәхси тормышында лаеклы кеше барлыкка килүенә сөенсәләр дә, бу хисләр озакка бармады. Теге ирнең шәһәргә гаиләсе белән күченеп кайтканлыгы билгеле булды. Ике улы да бар икән...

Моңа карап Эльвираның бәхете сүрелмәде. Үзенә туры килердәй «партиядән» баш тартырга уйламады да ул. Перспективалы ир аңа яхшы юлдаш та, терәк тә була ала. Берәр айлап вакыт узды микән, эштә Эльвираның теге финанс директоры белән бергә яши башлавы турында сүз китте. Әле генә хөрмәт иткән җитәкчеләрен күрмәс хәлгә җитте хезмәттәшләре. Барысы да гаиләле, балалы хатын-кызлар булгангамы, Эльвираның бу адымын бөтенләй хупламадылар, күтәрелеп карамас булдылар. 

Шулай итеп, гаиләне таркатып, бу ирне үзенеке итте Эльвира. Инде озак та узмады, бәби көткәне турында хәбәр итте. Бала туар вакыт җиткәндә бу пар турында бөтен оешма белә иде. Читләтеп тә, турыга да әйтеп карадылар Эльвирага. «Гаиләне таркатучы», «сөяркә», «балаларны атасыз калдыручы» дигән сүзләргә игътибар да итмәде ул. 

Эльвира кеше төсле вакытында декретка да чыкмады. Үзе теләмәде. Эшне ташламау сәбәп кенә иде. Көне буе диярлек яңа иренең кабинетын сагалады. Үз кабинетын аныкы янына күчерүләрен сорады. Бала табарга да эштән генә китте ул. Уллары туды. Ләкин Эльвираның тынычлыгы бетте. Өйдә бала белән утырасы килмичә ике айдан эшкә чыкты. Эшне сагынып түгел, ирен сакларга. Моны бөтен кеше аңлый иде. Эльвира гына төрлечә акланырга, сәбәпләр эзләргә тырышты. Үзенә тынычлык тапмагангамы, улы да елак булды. Финанс директор төнгә кадәр эшләсә, ул да, кайтырга ашыкмыйча, аны көтеп утыра. Иргә бу, әлбәттә, ошамады. Хезмәттәшләре дә, «сакчы этең» көтә, дип, ярсып торган учакка утын атып тордылар. Ир Эльвирага эшкә йөрүне тыйды. 

Ничек кенә эшкә чыгарга теләсә дә, Эльвира булдырмады. Ярты яшьлек кенә улы була торып ул инде икенчегә бәби көтә иде. Ире инде Эльвира урынына килгән яңа яшь җитәкче белән гыйшык уены башлаганын ул әле белми иде...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар