Керделе-чыктылы...

Була бит шундый кешеләр: өермә кебек килеп керәләр дә, шул өермәләренә башкаларны да бөтереп алып кереп китәләр. Телисеңме-юкмы – син инде ул кешенең орбитасында әйләнә башлыйсың.

Бүген бүлмәгә килеп кергән әбекәй дә барыбызның игътибарын шунда ук үзенә кадаклап куйды. Ниндидер башка эш эшләү турында уйлау да мөмкин түгел: аның тавышы колакчыннар аша да үтеп керә, үз-үзен тотышы ихтыярсыз рәвештә елмаю уята.

Әбекәй ярымтатар, ярымурыс, ярыммөселман, ярым әллә кем шунда. Башына япкан яулыгы астыннан буялган җирән чәчләре чыгып тора, кызгылт–сары төстәге озын ыштаны өстеннән кызыл чапанга охшаш кием киелгән. Яше сиксәнгә җитеп килә икән. Бераз чатанлап йөрсә дә, Каф таулары артыннан әйләнеп кайтырлык көч-гайрәте сизелгән кебек.

Безгә килүенең сәбәбе... Хәер, сүзне үзенә бирик әле.

- Сезгә килүемнең сәбәбе, балакайлар, бик җитди. Кайсыгыз монда глауный? Миңа глауныегыз кирәк. Юкмыни? Алайса... Ярар, сез дә ярыйсыз инде. Гәҗиттә эшлисез бит, белергә тиешсез. Менә карагыз әле монда (ул бер төргәк кәгазьләр җәеп сала), карагыз, карагыз! Нинди ояты белән бу хөкүмәт миннән шулкадәр акча түләтә ул, ә?! Миндә, нәрсә, Әндрәй казнасы бар дип беләме ул? (Түшәмнәр - әбинең тавышыннан куркып-дерелдәп куйды бугай).Тормаган малай өчен дә түләтәләр бит, әбәү! Безобразие! Так бит, балакайларым, ул малайның Мәскәүдән кайтып та кергәне юк. Шунда марҗа хатыны белән яшәп ята.
- Улыгыз булышмыймыни?
- Булышкан, ди, тот капчыгыңны!! (Бу көр тавыштан инде безнең кот бот астына төшеп киткәндәй булды. Әбекәйнең тавышы кисәк кенә күтәрелеп, кинәт тынычланып калуына ияләнер өчен вакыт кирәктер ул). Пошире, яме. Пропискада миндә һаман, бер тиен акча биргәне юк. Шуның өчен дә түләтә бит хөкүмәт. Ул малай миндә тормагач, ник мин аның өчен дә түләп торырга тиеш әле?
- Пропискада сездә булгач, ул да исәпләнә шул.
- Исәпләмәсеннәр! Тормаган кеше өчен ник түлим, ди. Сез язып чыгыгыз да, түләтмәсеннәр.
- Закон буенча шулай каралган шул. Пропискадан төшсә генә.

- Төшерерсең. Ашау байдан, үлем Ходайдан дип ята ул. Марҗасы куып чыгарса, кая барсын? Монда кайта инде. Озаграк торсын иде әле шунда... Үз улың булса да, берең эчеп, икенчең эчмәсә рәхәт түгел ул. Элек килешә идек салгалаган чакта, хәзер пәриләребез туры килми.
- Кем салгалаган чакта?
- Кем дип... Урыс арасында яшәп, әүлия булып булмый инде. Самагунын да кудык, эчүен дә эчтек. Дөньяның арт ягына тибеп яшәргә тырышасың бит ул яшьрәк чакта. Әнә шул самагун мичкәсен өй башына менгезгәндә аягым таеп озак кына яткач, ташладым инде. Намазга да шуннан соң бастым. Элек марҗа кодагый белән уртак аллабыз өчен чәкештереп эчә идек, хәзер үзебезнекенә дип догаларымны укыйм. Нигә аптырап карыйсыз әле? Әллә үзегез алланың кашка тәкәләреме? Намаз укыйсызмы әллә?? Юкмыни? Ту-ты! Ә мин укыйм!
Булышмыйсыз инде алайса? Ни хәҗәтемә шулай олагаем итеп салгандыр бу йортны мәрхүм ирем? Кызының күренмәгәненә дә биш былтыр. Анысы Америкага ук китеп олакты. Әмрикән үстереп ята. Ичмасам, урыс та түгел. Сашкасының хет Анжеласы белән урысча сөйләшеп була.
- Ә Сашка ул кем?
- Сәгыйть инде. Атасы шундый юньсез исем кушкан иде малайга. Соң нинди урыс аны шулай атасын? Марҗасы да шулай ди, мин дә шулай гадәтләндем инде. Ызначит, булышмыйсыз? Ә-ә-ә. Болар миннән урамны яктырткан өчен дә түләтмиләр микән әле? Слишком күп бит бу. Аны мин ничек түлим? Киттем алайса. Бер файдагыз булмады.

Китте әбекәй. Үзе алып кергән өермәне үзе үк алып чыгып китсә дә, күңелнең әллә кай җирендә ниндидер хисләр дулкыны кузгалып, шактый вакыт тынгы бирми торды әле. Безнең кеше дә, безнеке түгел дә иде ул әби. Хаталарыбызның көзгесе булганга шулай тынычлыкны алдымы соң әллә??

фото: https://pixabay.com
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 23 октябрь 2021 - 13:59
    Без имени
    Тулэтмэскэ була бит, куршелэр свидетель була, ул малай тормый дип. Законы бар ич анын шундый случайларга. Сез дэ шуны белмэгэч...
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    2357
    28
    239
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    6149
    2
    89
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан