Логотип
Күңелеңә җыйма

Кендек бавын кайчан өзәргә?

Сезнең шундый хәлгә игътибар иткәнегез бармы – балалар мәйданчыгында яки  поликлиникаларда яшь әниләр танышканда сүзне болай башлый: «Сезгә ничә яшь?» Әлеге сорау һич кенә дә әни кешенең үз яше белән кызыксынуны белдерми. Балагызга ничә яшь, дигән сорау ул.

Улым үзе генә авылга кайта башлаганда аңа 15-16 яшьләр булгандыр. Аның берүзен чыгарып җибәрү куркыныч иде. Авылда да беркем көтеп тормый бит, өебезне җәйге дача итеп тотабыз, кышын ул – буш. Улым әнә шул өйгә кайтып, авылдагы дуслары белән очрашып, клубка чыгып, тау шуып, бездән ял итеп килмәкче. 
– Әни, мине чыгарып җибәрергә куркасың икән, ул инде синең проблема. Мин курыкмыйм, чөнки куркырлык әйбер күрмим, – ди иде ул. Ике ара шактый ерак, ярты юлны электричка белән кайтса да, яртысын «попутка» белән генә үтәргә мөмкин. Ә юлда кем генә очрамас?!
Әйе, безнең, әниләрнең күңелендә мең дә бер курку яши. Балалар үстергән шушы чорда мин ул куркуларны җиңәргә өйрәнергә тырыштым. Кайсысындыр җиңдем, ләкин күбесе барыбер дә калды. Кайчагында бар җанымны курку биләп ала. Андый вакытта игътибарымны башкага юнәлтергә тырышам: йә өйне җыештырам, йә каядыр чыгып китәм. Булышкан чагы бар, булышмаган...
Хәзер улыма 23 яшь. Әле дә аның өчен йөрәгем алынып яшим. Ләкин аңа үз тормышын үзенә яшәргә комачауламыйм. Ул карарларны үзе кабул итәргә, алар өчен үзе җавап бирергә тиеш.  
Беренче курста укыганда төнлә белән машиналар юучы булып эшләде. Киемнәре лычма су, һава дымлы, машиналар белән бергә бөркелеп салкын һава керә... төне буе йокламаган килеш иртән тагын укырга барырга кирәк. Беләсезме ничек бәргәләнде җаным, шулкадәр кызганыч иде балам. Ләкин түздем. Бу – аның үзе сайлаганы. Барсын, күрсен, өйрәнсен, чагыштырсын... Төнлә машина юуның аңа никадәр авыр булачагын баштан ук белдем. Әмма бармыйсың, йөрмисең, дим икән, ул бу сүздән генә бернинди дә нәтиҗә ясый алмас иде. Барды, күрде, аңлады...
Өченче курста укыганда улыбыз бездән аерым яши башлады. Моны да үзе теләде, ә без каршы килмәдек. Әйе, бик борчылдык, ашадымы икән, ял иттеме икән, авыртмыймы? Бала өчен җан авырта. Көн дә үзебезгә кайтып, өйдә пешергән кайнар ашны ашап, мин юган чиста киемне киеп китсә, күңелгә тынычрак булыр иде дә, ләкин ул алай мөстәкыйльлеккә ничек өйрәнер соң?
Хәзер аның үз гаиләсе. Бу да аның үзе кабул иткән карары. Яңа тормыш корып яши башлар өчен әтисе белән кулдан килгәнчә булыштык. Без – янәшәдә генә, авыр мәсьәлә алдында калса, аңа һәрчак ярдәм итәчәкбез, ул моны белә. Ләкин үз карарлары өчен ул үзе җаваплы.
Балага кечкенәдән үк шәхес итеп карарга кушалар. Без аңа хаталанырга мөмкинлек бирсәк кенә ул шәхес булып җитлегәчәк. Балага никадәр иртәрәк ышана башласак, карарлар кабул итүне үзенә никадәр иртәрәк ышанып тапшырсак, аңа тормышта үзен табуы да шулкадәр җиңелрәк булачак. 

Балалар өчен барлык проблемаларны чишәргә ашыкмаска кирәк. Югыйсә бүген нәрсә ашыйсын, кибеттән нинди кием аласын, нинди кызны озатасын әнисеннән сорый торган егетләр генә үстерәчәкбез. 

18-22 яшьләрендә инде бала әкренләп әти-әнидән аерыла башларга тиеш. Башта бу көнкүреш өлкәдә була, соңыннан акча ягыннан да мөстәкыйльлек ала. Сепарацияне уңышлы узганнар гына үз көчләренә үзләре ышанган, төпле, карарлар кабул итәргә сәләтле кешеләр булып җитлегә. 

Сезнең шундый хәлгә игътибар иткәнегез бармы – балалар мәйданчыгында яки поликлиникаларда яшь әниләр танышканда сүзне болай башлый: «Сезгә ничә яшь?» Әлеге сорау һич кенә дә әни кешенең үз яше белән кызыксынуны белдерми. Балагызга ничә яшь, дигән сорау ул. 
Балага бер яшь тулганчы  әни кешенең «без йокладык», «без ашадык» дип сөйләшүе – норма. Чынлап та, бу яшьтә әле ул әнисе катнашыннан башка бернәрсә дә эшләми. Бала үскән саен, әнисенең кочагыннан чыга, дөнья белән таныша башлый – «кендек бавы» йомшый. Әни янәшәдә генә, кирәк вакытта ул ярдәм итәр, ләкин бала – аерым кеше, ул үз тормышын үзенчә яшәргә тиеш. 
Тиешен тиеш тә, кайбер әти-әниләр баланы үзләреннән «җибәрергә» теләми. Теләми дип әйтү дә дөрес түгел, «җибәрә» алмый ул аны. «Әнисенең итәге астында», «күкрәктән аерылмаган», ди халык мондый балалар турында. 18, 20, хәтта 30 яшендә дә әнисеннән аерыла алмаган «балалар» була. Ник шулай килеп чыга соң? 
Баланың әти-әнисенә бар борчуларын, бар хисләрен сөйли алуы – сирәк күренеш. Сөйлисе килмәгәннән түгел ул, һәркемгә күңелен бушатырга, кемгәдер сөйләргә кирәк. Ләкин кызы әнисеннән үз кичерешләрен яшерә. Сөйләсә, әнисе бик борчылачак. Кызның әнисен борчыйсы килми, чөнки моннан кызның үзенә тагын да авыррак булачак. Менә шундый ябык боҗра. Бала әти-әнисе өчен борчылып, аларны саклый – үз тормышындагы (мәктәптәге, дуслары арасындагы, укудагы авырлыкларны) авыр кичерешләрне, проблемаларны алар белән бүлешми. 
Мондый хәлгә бала түгел, әти-әни гаепле. Алар балаларын тормышка чыгарудан курка. Нигәме? Берничә генә сәбәбен барлап китик.
Ялгызлык, бушлык
Тормышта үзләрен ялгыз тойган, якын дуслары, яраткан шөгыльләре, кызыксынулары булмаган кешеләр үз дөньяларын бала белән тутырырга тырыша. Алар барлык җылы хисләрне, яшәү шатлыгын бала бирергә тиеш булып чыга. Ул тормышның үзәгенә, бар мәгънәсенә әверелә, бар да аның тирәли генә әйләнә башлый. Баланы чыгарып җибәрсә, әти-әни яшәү ямен югалтачаклар бит.
Курку, хәвеф
Кемдер дөнья куркыныч, тормышта төрле хәвеф-хәтәр сагалап кына тора, беркемгә дә ышанырга ярамый дип саный. Ә бала әле шундый кечкенә, үз-үзен яклый алмый, аны ничек тормышка чыгарып җибәрәсең инде? Аны ничек итеп булса да хәвеф-хәтәрдән сакларга кирәк. Кызганыч, болай уйлаган әти-әнинең баласы мөстәкыйльлеккә өйрәнә алмый. Ул да дөньяны хәвеф чыганагы дип кабул итәчәк. Әлбәттә, әти-әни балага бу фикерне юри такмый, аларның үзләрен дә шулай тәрбияләгәннәр. 
Нишләргә, дигән урынлы сорау туа. Чынлап та, нишләргә соң? Бу хәлдән чыгу юлы бармы? Әлбәттә, ике-өч җөмлә белән генә кешене яшәргә өйрәтүе мөмкин түгел. Чынлап та, дөньяда хәтәрлекләр дә, явыз ниятле бәндәләр дә күп. Ләкин анда матурлык, кызыклы һәм кирәкле әйберләр, яхшы кешеләр күбрәк. Баланы дөньяның кендеге итеп карауны динебез дә тыя. Ул – Җир шарына килгән аерым кеше, ул – без түгел, аның үз тормыш юлы, үз язмышы. Ул язмышка без берничек тә хуҗа була алмыйбыз. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар