Логотип
Күңелеңә җыйма

Ирсез дә яшәп була

Ирсез яшәргә куркам дип язучыларга җавап булсын әле минем тарихым. 

 

Ирсез яшәргә куркам дип язучыларга җавап булсын әле минем тарихым. 

Еш кына сайтта ирләреннән зарланып язучылар очрый. Һәркемнең үз тарихы. Берсе акча эшләми, икенчесе хатынына кул күтәрә, өченчесе хыянәт итә, дүртенчесе әнисе сүзеннән чыкмый. Кайберсендә болар барысы да бар. Ә мескен хатын-кыз шундый иренә дә түзеп, сабыр итеп яшәргә мәҗбүр. Чөнки күбесе ялгыз калудан курка. Тормышны үзең генә алып барасы, балалар үстерәсе бар. Моны берүзең генә башкару җиңел түгел шул. Ләкин башкача уйлап карагыз әле. Мин менә тоттым да үзем турында гына уйларга булдым. Үземчә яшим. 

Мин дә яраткан кешемә кияүгә чыктым. Алсу күзлек аша караулар, хыялланулар, максатлар бар иде. Әйтәләр бит әле, бөтен кеше дә берьюлы яшь, бай һәм танылган булырга тели дип. Өйләнешкәч тә бөтен әйбер булачак, ничек телисең, шулай яшәрсең кебек тоела. Яши башлагач, бөтенләй башкача килеп чыга. Үзең генә яшәгәндә, эшләгәндә акча да җитә икән ул. Белмим, бәлки әти-әниләр булышкалагандыр. Кияүгә чыгуга акча да җитми. Фатир өчен түләргә, ашарга алырга кирәк. Матур киенәсе дә килә. Акча җитмәү гаилә өчен бик зур сынау. Мин моңа түздем. Ирем кичке дүрткә кадәр эшли дә, кич буе диванда ята. Арадыр, килешәм. Ләкин гаиләгә акча җитмәгән кеше берәр чарасын таба, өстәмә эшкә урнаша. Һичьюгы таксида булса да эшли. Ә минем иремнең уенда да юк. Аның каравы, мин икенче эшкә урнаштым. Шәфкать туташы булып ике җирдә эшлим. Графикны көйләдем, аена ике көн ял итсәм итәм, ләкин бераз акча булсын өчен шуннан башка мөмкин түгеллеген аңлыйм. Шулай яшәр идек тә, бала тугач гаиләгә бөтенләй кыен булды. Ике эштә эшләүче хатын юк... 

Әлбәттә, мин моңа риза була алмыйм. Иремне үгетләп тә, үсендереп тә карадым, танышлар аркылы эш эзләдем, таптым. Аның гына бер генә дә барып караганы булмады. Йә бармый, йә бардым дип алдый. Мин аны барыбер беләм, алдаганын аңлыйм. Шуның аркасында өйдә тавыш чыга башлады. Декретка кадәр фатирда торсак, бала тугач тулай торакка күчәргә мәҗбүр булдык, чөнки фатирга түләргә акчабыз җитми. 

Шуннан соң ирем дуслары белән вакытын уздыра башлады. Тулай торакта шулай бит ул, бертөрлерәк дуслар табыла. Барысы да булганына риза булып яшәүчеләр, кайберләре шунда гомерләре буенча яшәп тә калачак әле. Ирем шул тормышка канәгать була башлады, артыгын кирәксенми. Баланы бакчага биргәннән соң мин тагын ике эшкә җигелдем. Ә ирем... Ул көн саен эчеп кайта башлады. Әйе, аның бер проблемасы да калмады. Хәзер акча эшләүче бар, ул күңел ачып кына йөри. Өч көн бармаганнан соң эшеннән кудылар. Ул тулысынча миңа салынып яши башлады. Баланы бакчага илтә, алып кайта да, көне буе мине көтеп ята, ашарга да пешерми. Болай яшәүдән мин бик хурландым. Айнытырга тырыштым. Үгетли торгач, кодироваться итәргә барырга ризалык бирде. Ярты ел гына тынычлыкта яшәдем. Чөнки шул вакыт аралыгында яңа эшкә урнашып, үзенә яңа иптәш тапты. Иптәш диюем, сөяркә инде... Тиз белдем мин бу хакта, үзем баш табиб аша сөйләшеп урнаштырган идем. Уртак танышлар аның йөрүләре хакында җиткерергә өлгерделәр. 

Мин ул вакытта икенче балама йөкле идем инде. Ике бала белән берүзем калачагымны белсәм дә, мин бүтән ирем өчен көрәшергә теләмәдем. Яхшылык беләнме, яманлык беләнме, аларны аера алыр идем. Ләкин нәрсәгә кирәк соң миңа андый ир дидем үз-үземә. Күпме абынган җиреннән күтәрергә, авыр чакта ташламаска тырыштым. Ләкин ул яхшылыкны, минем кадеремне белмәде. Бу адымга барасымны белгәч, әти-әни дә, туганнарым да аңламады. Әни: «Ирсез яшәүнең ни икәнен белмисең, яхшылап уйла. Ике бала үстерәсең бар, безгә өметләнмә. Көн саен яшәргә кирәк була, балалар үскән саен ныграк кирәк әле ул, аларга да әти сүзе кирәк», – дип, кире уйлатырга тырышты. Ләкин безнең балалар әтиләрен хөрмәт итмиләр. Беләм, минем дә гаеп бар монда. Ләкин үзем хөрмәт итмәгәч, балалар да мине кабатлый дип уйлыйм. Туганнарым да гаиләне саклап калу өчен булдылар. Ләкин алар минем ирем белән яшәмиләр, һәм мин күргәннәрне күрмиләр. Бер кешедә дә теләктәшлек тапмасам да, мин үзем уйлаганча эшләдем. 

Мендәр тешләп елаган төннәрем күп булды. Бала табар вакытым җитеп килә. Алга таба ничек яшисе, олы баламны кемгә калдырып, монысын табарга китәсе, нинди акчага яшисе... Борчыган сораулар күп иде, ләкин бер кешегә дә сиздермәдем, җиңдем. Бала табу йортыннан баламны күтәреп берүзем чыктым, такси белән кайттым. Авылдан баламны алып килдем дә, өчәүләп яши башладык. Салыныр кешем юк иде, үземә генә ышандым. Төпчегемә бер ай булгач, өйдән тортлар пешереп сата башладым. Мастер-класслар уздым, өйрәндем. Бер елдан мин инде үземнең пекарняны ачып, бизнес белән шөгыльләнә башладым. 
Үкенәмме? Юк, үкенмим. Яңа фатирда улларым белән яшәп ятам, эшем гөрләп бара. Ирем теге сөяркәсе белән ике ел яшәде. Тагын эчә башлагач, куып чыгарган ул аны. Минем янга елап килде. Зинһар, коткар, безнең ике бала бар бит, диде. Шулкадәр кызганыч иде ул. Ләкин кире кертмәдем. Андый ир белән яшәргә лаек түгел мин. Иң авыр чакларымда үзем ерып чыктым, хәзер аның кирәге юк. Авылга кайтып китте, ата-анасы белән яши ул хәзер. Кабат өйләндерергә дә тырыштылар, ләкин тагын аерылыштылар. Ул хатынны мин яхшы аңлыйм. Тормыш итә торган кеше түгел ул ир. Аның белән калган булсам, мин шул тулай торактан ерак китә алмас идем. Балалар да шул мохиттә үсеп, кем булырлар иде, белмим. Әле дә җиңел түгел. Аларга әти кирәк бит барыбер. Әтиләре барын беләләр, ләкин аралашырга үзләре дә теләмиләр. Алар өчен ят ул. Төпчеге өчен бигрәк тә...

Шул вакытта мин үземне сайладым. Дөресме, юкмы, анысын вакыт күрсәтер. Кире кайтып уйлаган көннәрем була минем дә. Ләкин бүгенге көндә мин рәхәттә һәм тынычлыкта яшим. 

Римма. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    молодец!?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец дорес эшлэгэнсен. Ул балаларга баребер урнэк эти булмас иде

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик дорес эшлэгэнсез

        • аватар Без имени

          0

          0

          Афарин бәхетле яшәгез!

          • аватар Без имени

            1

            0

            1 елдан ук пекарня ачканынызга ышанып бетеп булмаса да, кеше сузенэ карамыйча, дорес фикер кабул итуегез сокландыра! Килэчэгегез тагын да бэхетле булсын иде🙏🏻

            Хәзер укыйлар