Логотип
Күңелеңә җыйма

Ирләрне жәлләргә ярамый...

 
   Бер ата-ана да, сау-сәламәт кызым сукыр кешегә кияүгә чыксын да, аны бәхетле итеп яшәтсен, дип теләми.
         Хатын-кыз – уянмаган вулкан кебек. Бер бәрсә, синең гомереңә җитәрлек итеп бәрә.

 
«Мохтаҗмы ул, мохтаҗ түгелме, мөмкинлекләре чиклеме, чиксезме, олымы-яшьме. Ялгышып та бер секундка да ирләрне жәлләргә ярамый. Синең күңелеңне, жәлләгәнеңне аңламыйлар. Шуннан файдаланалар гына...» Татарстанның атказанган артисты, җырчы һәм музыкант Закир Шаһбанның хатыны Гөлүсә Шаһбан белән сөйләшәбез. Үзен иркә хатын дип атаса да, танылган иренең шөһрәт нурларында коенып кына яшәүче түгел ул. Артистлар тулы автобус руле артында төннәр буе йокламый барган очракта да язмышына үкенми. Ә шулай да...  Ачыктан-ачык сөйләшик әле.

 
Мәктәпне тәмамлагач, классташ кызларым белән Чистай педагогика училищесына укырга киттем. Сагынган саен кайтырга якынрак булсын дип сайладым микән Чистайны?! Әбидә фатирда тордым. Авыл баласы бит, вакытым булганда фатир апасына булышырга да читенсенмәдем. Юдым, чистарттым. Күршедә яшәгән хатын әбинең бер дә тик утырырга яратмаган «кызына» игътибар итми калмагандыр, мөгаен. Ике малай үстерә. «Берсе булмаса, икенчесенә менә дигән килен» дип уйлагандыр, күрәсең. Мине улына якынайта башлады. Үзем дә бала гына. Ә ул вакытта шәһәрдә калу, шәһәр егетенә кияүгә чыгу бер мәртәбә иде. Ике арада мәхәббәт булды дип әйтә алмыйм. Чөнки беренче мәхәббәт утларында янган идем инде. Нәрсә икәнен чамалыйм кебек. Ул заманда мәхәббәт тә, егетләр дә башкача иде бит. Тәмәке тартма дисәң, тиз арада ташлыйлар. Кулдан да тотыш юк. Бары тик күңел түрендәге хисләр уенына корылган. Болар – беренче мәхәббәтем ядкарьләре. Булачак иремнең күңелендә гаилә кору, бала үстерү дигән уйлар юк иде. Гаепләп тә булмый. Аңа да шул 18 тирәсе иде. Безне кавыштырырга әнисе бик тырышты. Улы тиз арада өйләнмәсә, юлдан язар дип уйлады микән. Үзем дә аңлап бетермичә, 17 яшемдә кияүгә чыктым. Әти белән әнигә беренче тапкыр каршы килеп, сүземне сүз иттем. Мине туйлар ясап биреп җибәрделәр. Ул товар ташый торган теплоходта электрчы булып эшли иде. Еракларга йөзделәр, мин дә аның белән бара идем. Әле бит укыйм да. Уртак тормыш алып бару дигән уй башта да булмады. Уен дип кабул иткәнбездер. Тик бу уен минем өчен газапка әйләнде. Миңа гел кул күтәрде ул. Кыйналудан аңнарымны җуя идем. Бар кешедән хәтта әтисеннән, үземнең кечкенә энемнән көнләде. Шунда мин инандым: көнләшү ул – чир! Сәбәп бирәсең, шуңа көнләшә диләр. Аңа карамый! Авыру кеше өчен җил дә сәбәп була икән. Көнләшмәгән кеше беркайчан да көнләшми. Менә минем Закирның беркайчан да көнләшкәне юк! Интегеп яшәвемне әти-әниләрдән яшердем. Ул заманда бит оят дигән әйбер бар. Үз теләгем белән кияүгә чыктым бит. Күршеләр ни әйтер, кеше ни сөйләр дип уйлыйсың. Ана күңелен алдап булмый шул. Әни сизенде, чөнки бер кайтканда битемдә зәп-зәңгәр тап, икенче кайтканда – тәнемдә... Һаман саен егылып имгәнеп булмый бит! «Кызым, бер көн дә тормыйсың, кайтасың», – диде әни. Иң кирәкле документларымны гына алдым. Бөтен әйберем, хәтта туй күлмәгем дә шунда калды. Сумкамны тоттым да, «мин киттем» дип чыгып йөгердем. Вокзалга кадәр йөгергәнемне хәтерлим. Тагын тотып кыйнар дип курыктым. Ул вакытта аерылуны да җитди итеп кабул итмәгәнмен икән. Танышларның: «Кая киттең?» – дип соравына, кибеткә барырга чыккан кеше кебек, «менә иремнән аерылдым да, кайтып киттем әле», – дип әйткәнемне хәтерлим. Улының сукканын белсә дә, кайнанам мине гаепләп калдырды. Безнең араларны да бутаучы ул булды. Мин беркатлы балалагым белән, якын итеп, бөтен серләремне кайнанама сөйләдем, ә ул, мәрхүм, урыны җәннәттә булсын, барысын да бутап, улына җиткереп барган. Хәзер дә андый очраклар күп бит. Тормыш тәҗрибәсе булган, үзе дә шул юлны үткән олы кешеләр яшьләр арасына керә. Шундый матур итеп яшәгән гаиләне җимерергә кайчак бер сүз дә җитә. Арага кергәнче, шуны уйларга кирәк: гаиләне генә түгел, яраткан балаңның да, оныгыңның да киләчәген чәлпәрәмә китерәсең бит!
Шундый зур өметләр белән, бәхетле булырмын дип, кияүгә чыккан идем. Сигез айдан соң аерылдым. Никадәр авыр яшәсәм дә, әтиләргә кайткач ике атналап көттем әле үзен. Сагындым! Әнигә дә: «Килсә, аның белән китәм». – дип әйтә идем. Ияләшү булды микән инде ул?! Бәхетемә, өч атнадан соң гына килде. Ә мин ул вакытка сүрелгән идем инде. Кайтасым да, гаилә тормышын киредән башлыйсым да килмәде. Шуннан соң  үземне бер дә кияүгә чыкмаган кыз шикелле тоеп, бер кимсенми яши башладым. Миңа төрттереп сүз әйтүче дә булмады. Киресенчә, өйләнмәгән саф егетләр тәкъдим ясадылар. Авызым бер пешкәнгәме, барысын да кире кактым. Кияүгә чыгарга кирәк дигән максатым да юк иде. Ир-атны кабул итеп тә бетерә алмадым бугай. Кыйналып яшәү үз яраларын калдырган булса кирәк. Күрәсең, Закир бәхетенә булганмын... 
Казанга килдем. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башладым. «Точмаш» тулай торагына урнаштым. Күрше бүлмәдә җырчы Фирүзә Сибгатуллина яши иде. Аның белән дуслашып киттек. Телевизордан ул вакытта танылып килгән җырчы Закир Шаһбанны күргәч: «Тормышта нинди кеше микән? Эх, аралашып алырга иде», – дигән хыялым барлыкка килде. Җырларына гашыйк булдым дип әйтә алмыйм, күрмәве күбрәк җәлеп иттергәндер. Кимчелекле кешеләр күрсәм, бик жәллим. Юлларына гел мәрхәмәтле кешеләр очравын телим. Фирүзә аны кунакка чакырды. Закирны «Заман» төркемендә бергә эшләгән гитарачы Әнәс Бакиров алып килде. Матур итеп өстәлләр әзерләдек, чәйләр эчтек, биедек тә әле. Икенче көнне ул мине үзенә кунакка чакырды. Өч хатын аерган кешенең уй-ниятләре, башкача, мин уйлаганча булмаган. Ул мине хатын-кыз итеп күргән. Кунакка бардым, ләкин үземә кагылдыртмадым. Беренче иремнән калган яра булды микән инде. Ул вакытта миңа 27 яшь булса да... Хатын-кызны ятакка сөйрәүне аны кулланып ташлау кебек кабул итә идем. «Ул вакытта безнең арада нидер булган булса,  сиңа өйләнмәгән дә булыр идем», – ди хәзер Закир. Фатиры матур, яшәү өчен барлык шартлар тудырылган иде. Хәзерге кызлар булса, үзенеке микән, әллә вакытлыча яшәп торырга алган микән дип уйлар иде, мөгаен. Минем андый уйлар башыма да килмәде. Баргач, ашарга пешереп, өйләрен җыештырдым. Танышып бер атна үткәч, әнигә шалтыраттым. Закир белән кайтам, дидем. Аларның аны телевизордан күргәннәре булган. «Кайтыгыз», – диде. Тик без кайтып җиткәнче аның фикере үзгәргән. Закир минем кулны сорагач, әни риза, диде дә, икенче бүлмәгә алып кереп мине тирги башлады: «Син бу адымга аңлап барасыңмы? Ничек яшәрсең? бөтенесен үзеңә тартырга кирәк булачак!» Әнинең кичерешләрен хәзер генә аңлыйм. Балаңны бит бәхетле булсын дип үстерәсең. Аларга бик авыр булгандыр. Әлегә үз кызымны шундый кешегә кияүгә бирүне күз алдыма да китерә алмыйм. Алар гади колхозчылар булсалар да, бик зирәк булганнар. Закирга бернәрсә сиздермәделәр, мәхәббәт, дип киләчәк тормышны уйламаган, ул вакытта җүләр булган кызларына да артык каршы килмәделәр. Әти бер генә әйтте: «аерылып, елап, бусагама кайтып керәсе булма!»  Аның шушы сүзләре тормыштагы авырлыкларны узарга ярдәм итте. Никах укытып та җибәрделәр. Хәзер алар Закирны миннән ныграк яраталар, бер сүз әйттермиләр. Закир беркайчан да ким-хур итмәде. Минем дә «ирем сукыр» дип кимсенгәнем булмады. Өйдә ул җайлашкан, урамга чыксак, култыклашып йөрибез. Алда баскыч булса, әкрен генә кулын кысып куям. Бу гадәтем шундый нык сеңгән. Башка кеше белән култыклашып барганда, баскыч күрсәм, үзем дә сизми юлдашымның кулын кысып куям.  


 
Яши башлагач та бик күңелле иде. Әле театрга барабыз, әле концертка. Бөтен кеше Закирны таный. Хөрмәт итәләр. Бер елдан соң кызыбыз Алисә туды. Закирның күрмәве тумыштан, шуңа карамастан, йөклелек вакытында кимчелекле бала табармын дигән уй башыма да кермәде. Ә менә бала тапкач, җанга тиючеләр булды. Бервакыт гастрольләрдә йөргәндә «яраласы җан булгандыр, сукыр ир белән нәрсә дип таптың бу баланы?» – дип йөземә бәреп әйттеләр. Усаллык белән әйтелмәгәндер, бәлки, җәлләгәннәрдер. Шулай да миңа ул сүзләрне ишетү бик авыр иде.  Кешене нинди булуга, бернинди кысаларга сыймый торган гамәлләр кылуга карамастан, гаепләргә ярамый. Икенче көнне шул ук сүзләр үзеңә әйләнеп кайтырга мөмкин. Ә минем бала кечкенә вакытлар – иң бәхетле елларым. Кая теләсәк шунда бардык, ни теләсәк шуны алдык. Закирның беренче хатыныннан улы бар. Күп гаиләләрдә шул балалар көнләшүгә сәбәп була. Бездә андый хәл булмады. Алисә генә кечкенә чакта Закирның улы кунакка килгәч: «Ник ул сине «папа» ди, син бит минем генә әти», – дип әйтә торган иде. Үсә-үсә аңлады инде. 
Закир күрмәсә дә, шуның хәтле тормышка җайлашкан. Аның өч тапкыр өйләнеп аерылуы да тәҗрибә бирми калмагандыр. Ул бик мөстәкыйль. Белемгә омтыла торган кеше. Телефоны тулы аудиокитаплар, аларның барысын да тыңлый. Хәтере бик яхшы. Һәр сорауга җавабы бар. Үзе күрми, ата-анасы, туганнары юк, ике мең чакрым үтеп, Казанга килгән, үзен үзе «ясаган» көчле рухлы кеше ул. Чын татар ире! Аны берничек тә сындырып булмый. Идәнгә тәгәрәп еласаң елыйсың, ләкин барыбер үзенекен эшли. Күрмәве берни түгел, характеры үзәккә үтә кайчак. Савыт-саба да шалтырамый калмый. Күңелдәгесен әйтәсең, әйтми дә калып булмый. Яши-яши җыела бит ул. Социаль челтәрләрдә ялган бәхетле тормыш ясасалар да, бөтен кешедә дә – шул. «Син минем ирем белән яшәмисеңдер бит», – дип әйтәм кайчак иптәш кызларым сөйләшкәндә. Гел Закир хакында сөйлиләр кебек.  Хәзер Газинур Гафиятуллин кебек амбразурага капланып ята торган ирләр юк. Хатын-кызлар үзләре боза торгандыр инде ул. Хатын-кыз – хисле. Мәхәббәтен хискә сала да, аналык инстинктларын чыгарып, ирләрне бар яклап көйләргә керешә. Мин дә Закирны иркәләп, һаман аның артыннан карап-барлап яши торгач, үзем дә сизмичә, мөстәкыйльлегеннән читләштердем. Ул хәзер хәленнән килгәнне дә эшләмәскә мөмкин. «Сиңа авыр булыр, үзем эшлим әле» дигән сүзнең булганы да юк. «Син тимер шикелле бит минем!» дип кенә тора. Мин чыннан да үземне нык дип әйтә алам. Үзебезнең автобус белән гастрольләргә чыгып китәбез, икешәр тәүлек йокламыйча, меңәр чакрым рульдә барам. Тәгәрмәч тишелсә, үзем алыштырам. Шул чакларда Закирның бер генә тапкыр әйткәне булды: Күрми торган кешегә кияүгә чыгып иза чигәсең инде, башка кешегә чыксаң, бәхетле булыр идең», – дип. Ирләр күбрәк үз якларын кайгырта. Аларның баш мие эшләү дәрәҗәсе шундыйдыр дип уйлыйм мин. Ә соңыннан үзләре үк гаепли башлый: ник син миннән читләшәсең? Гап-гади кайгырту булмаган ирдән ни көтәргә соң? Кирәксә-кирәкмәсә, бөтен эшне үз өстебезгә өйдек. Хәтта лампочканы да үзебез борабыз! Көнкүреш тормышта энергиябезне күбрәк сарыф итәбез. Шуңа да хатын-кызлар ирләренә караганда картрак күренәләр. Син шуны булса да бәялә! Бәяләмиләр бит, кайвакыт ярату тулы күңелгә телеп-телеп яра салырга да күп сорамыйлар...
Хыянәтме? – дип сорыйм.
Юк, физик хыянәт хакында сүз бармый. Уен булды ул. Ләкин уеннан уймак чыга язды....


 
 Интернет дигән каһәр тормышыбызга иркенләп кереп утырды хәзер. Ансыз яши дә алмыйбыз. Закирның да компьютер, гаджетлары күрмәүчеләр өчен махсус көйләнгән. Интернет аша бер хатын белән аралаша башлаган. Ул хатынны башсыз дип саныйм. Сәхнәдәге Шаһбанны күреп, интернет аша аның белән танышып, үзенә бер образ тудырган ул. Бай, уңышлы,тормышның артына тибеп яши торган ир итеп. Ә ир-атка нәрсә? Хисләнеп киткән, күрәсең. Социаль челтәргә минем телефон аша да кереп язган. Һәм үз битен ачык калдырган. Хатларын укыгач, башыма суккан кебек булды. «җаным да, бердәнберем... җырларым синең өчен генә... фатир алырбыз, бергә яшәрбез...» Мәхәббәткә тап төшерү генә түгел. Бу хатын-кызны мыскыллау! Ничек кенә кимсенәсең әле. Син аны карыйсың, тәрбиялисең, бөтен гомереңне багышлыйсың, көчеңне сарыф итәсең, ә ул ниндидер бер хатынга яхшы күренер өчен, сине начар итеп күрсәтә. Ирләр хатыннарын шуның кадәр җүләргә чыгарып калдыралар.  Хатын-кыз – бик сабыр зат. Тик сабырлык та бер бетә.  Миндә дә вулкан уянды! Ул хатынга яздым, аңлатырга тырыштым. «Ирем сумкаларын җыйды, сезнең белән яшәргә җыена. Аның шул сумкасыннан башка бернәрсәсе дә юк. Сез аны карый алачаксызмы? Юк икән, зинһар, котыртып ятмагыз», – дидем. Мине тыңламады, аралашу дәвам итте. Бер якта – Закир. Аның өчен борчылам. Сау ир булса, «чукынышып» китсеннәр дияр идең. Юк, әйтеп булмас иде. Борынгылар тикмәгә генә «ир бирмәк, җан бирмәк» димәгән. Чыгып китәм дигәч, Закирга катгый итеп әйттем: китәсең икән, монда башка кайтмыйсың, дидем. Ә ул 50 гә җитеп килә, яңа гаилә төзи алырмы, урамда калмасмы? Нинди горур, мөстәкыйль булырга тырышса да, ярдәмгә мохтаҗ кеше бит. 14 ел яшәгән ир, баламның атасы! Икенче –  якта балам. Аңа тап төшә. Әтисез дигән исемне күтәреп йөререгә кирәк булачак бит. Баланы тормыш юлында бер яктан әтисе, бер яктан әнисе җитәкләп бару ягында мин. Тулы гаиләдә үсәргә тиеш! Шул уйларны уйлап, ныклы карарга килдем. Интернет аша ул хатынның туган ягын, карт әнисен эзләп табып, аңа шалтыраттым. Әнисе елый-елый кызының интернет белән җенләнүен, берничек тә тыя алмауларын, үзен дә ире генә каравын сөйләде. Ата каз да баласына якын җибәрми ысылдый, мин дә баламны яклар өчен бөтен усаллыгымны бер учка җыйдым. «Туктамыйсыз икән, мин сезне оятка калдырам, исем-фамилияләрегезне әйтеп, дөньяга чәчәм», – дип шалтыраткач, әллә курыкты, әллә әнисе тыя алды, югалды ул. Җилбәзәк хатыннарга шуны әйтер идем: кеше гаиләсен җимергәнче шуны уйлагыз: аерып алган кешегезне ахырга кадәр карап тәрбияли алырга әзерме, бу гөнаһ өчен җавап бирә алачаксызмы? Ир-ат, бигрәк тә иҗатта кайнаганы, матур сүзләргә алдана ул. Гаиләне җимереп ташларга да күп уйлап тормый. Баш ияргә, гафу үтенергә яратмаган Закир моны «уен» дип атады. Тик бу уен түгел, бу – хыянәт! Барып кем беләндер түшәктә аунап кайтуга караганда, рухи хыянәт ачырак! Балам, Закирның киләчәге хакына, синең белән аерылышам дигән иремне дә, язмышны да, хыянәтне дә җиңә алдым: 14 ел язылышмый яшәгән идек, ЗАГСка барып рәсми рәвештә ир белән хатын булып кайттык. Бу – теге хатынга минем җавабым булды! Акыллы булып кала белергә кирәк! Хатын-кыз тели икән, ирен дә бирми, гаиләсен дә саклап кала ала!


 
Ул вакыйгаларга ике ел үтеп китте. Яралар да төзәлде кебек. Сүнгән учакта да ут кабызып була. Мәхәббәт дип, кочышып-сөешеп яшибез дип әйтә алмыйм. Мин «яратам» сүзен ишетергә мохтаҗ да түгелмен. 18-19 яшьтә кирәк ул сүзләр, ә безнең яшьтә кеше яратуны гамәле аша күрсәтергә тиеш.  Минем өчен борчылуы, гаилә дип тырышуы, машинада рульдә чакта чәчемнән сыйпап баруын да аның яратуы итеп кабул итәм. Ул миңа бик якын кеше. Мин, бәлки, Закирсыз югалмам да, яши дә алырмын. Тик ансыз тормышымны күз алдыма да китерә алмыйм. Мәхәббәт төнне сагынып көтә торган нәрсә түгел, ул – ияләшү. Аннан башка утырып чәй дә эчә алмыйм. Без бер-беребезнең кирәклеген тоеп яшибез. Мин Закир янында үземне патшабикә кебек хис итәм. Тормышны икәү тартсак та, үземне иркә хатын дип саныйм. Ул мине физик яктан яклый алмаса да, яшәү өчен бөтен шартлар тудырды. «Кызым, зарланырлыгың юк, эшләп азапланмадың, кесәң тулы акча булды, теләгәнеңне ашадың, теләгән киемеңне кидең, яныңда – кызың, ирең, кочакла да ят!» – ди әнием. Закирга рәхмәтем – шигырьләремдә. Китабымдагы бар шигырьләрем аңа багышланган... Дөрес, ир-ат кебек үк, хатын кыз да гашыйк булмый тормый. Ләкин ул акыл белән эш итә. Хатын-кыз күңеле – карурман. Ә ул урманга кереп бер кешенең дә адашмыйча чыкканы юк әле. Монысы инде бөтенләй икенче тарих...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    1

    Ир белән хатынның тормышы - гаурәт. Аны башкаларга чәчәргә ярамый. Бу да - дөрес. Әмма, башкаларга сабак өчен дөресен сөйләү - батырлык һәм башкаларга изгелек кылу ул. Гөлүсә туры сүзле, гадел, намуслы ханым. " Аллаһ Тәгаләгә исәпсез-сансыз шөкерләрем булсын, минем бәхетем өчен тугансың син. Язмышым бүләге!" - дип яшәсен иде Закир. Аллаһ Тәгалә Закирны иман, намус, шөкер итә белү сыйфатлары белән сыйфатласын! Бәхетле булыгыз!

    • аватар Без имени

      1

      0

      Нинди акыллы хатын, чын доресен курыкмыйча ачкан да салган, тэвэкэл хэм горур

      • аватар Без имени

        1

        0

        Язманын ахырында бик матур, жылы юллар бар. Лэкин........ Закир белэн Голусэне турында башка фикердэ идем, кызганыч. Нигэ инде чэчеп салырга шушы кадэр- ижат кешелэре матур якларын кубрэк курсэтергэ тиешлэр. Ошамады язма.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Я Алла.Голусэ еллар сина соклангыч холык.хисле .акыллы фикерлерне ости бара. Сокланам.хормет итем. Алай да йорегенне сакларга торыш.Ул яшер очен бик кирек эле.

          • аватар Без имени

            2

            0

            Күңелең белән күптән кичерсәң дә, Хыянәтне булмый онытып....

            Хәзер укыйлар