Иремне югалта яздым... 

           Туган көн бүләген кызым бу юлы вакытыннан алдарак бирде, түзмәде, ахрысы... Кечкенә генә тартмадагы бу бүләкне чыгарсам, ялык-йолык килеп торган сенсорлы  телефон... Миңа да шундый телефонга күчәргә кирәктер инде дигән уемны кычкырып әйтмәсәм дә, уемда юк түгел иде. Никтер, гел вәгъдә җитмәде – йә акча, йә башка сәбәп дигән кебек, кнопкалы телефон да бик уңайлы югыйсә. Ә шулай да телефон кеше арасында шалтыраса, сөйләшергә инде уңайсызлана идем. Ирем дә үзенә яңасын алганда мине үгетләп караса да, бирешмәдем, гел кичектереп килдем. Һәм менә телефоным кулымда. Симкасын да алган, номеры да минем туган ел белән бетә... Кызым күңелемне күргән, кыскасы. 

– Әйдә, өйрәт инде хәзер, – дим кызыма рәхмәтле караш ташлап. 

Алай бернинди дә кыенлыгы булмады үзе. Уңайлы икәнлегенә тиз төшендем. И шаяртып кына иремә ватсаптан язып та җибәрдем. Бер хатын-кыз булып... Имеш, очрашасым килә дип... Каян килде ул минем башыма? Һич уйламастан... шаяртып кына... 

Үзем дә курка калдым... Яңа телефонны да күрсәтү юк хәзер. Нәрсә булыр икән? Ниләр белән бетәр бу шаяруым? Телефон да сөендерми... Күңелемне куырып тора... 

Ирем дә мыштым гына йөри... берни дәшми... Мин дә тынымны чыгармыйм... 

Икенче көннең иртәсе әллә нинди авыр тынлык белән башланды. Мин дә сәер, ирем дә әллә ничек кенә шунда... Ашап-эчеп, артык сүз сөйләшмичә генә эшкә киттек. Эчемдә әллә нинди шом, әллә нинди ярсу, кемгәдер әллә нинди үпкә-рәнҗеш... давыл, кыскасы... Булмаган, үзем уйлап чыгарган бу хатыннан көнләшү хәтта... 

Реклама

Өйләгә кадәр вакыт шулай борчылып-үрсәләнеп үтте. 

Берзаман телефоным шалтырады. Карасам, ирем номеры килеп чыкты... Үзе. Әһә, минәйтәм, шалтыратасыңмы? Очрашырга телисеңме? Башымнан аңа карата әллә нинди нәфрәт, ачу кайнап узды. Нишлим? Җавап бирергәме? Дәшмәскәме? Уенны ахырына кадәр дәвам итәргәме? Берничә секунд эчендә туган сораулар бу. 

Үзем дә сизмәстән дәштем. Уйныйм икән, уйныйм инде хәзер дип, тавышымны үзгәрттем. Кырык елга якын яшәгән хатынын танымаганга үртәлдем, әлбәттә. 

Мин аңышканчы ирем таныш булмаган – мин булып уйнаган хатынга итагатьле итеп тормышын бозмаска, аны уңайсыз хәлгә калдырмаска дип үтенде. 

Уф... Хисләр белән шулай уйныйлармыни инде? Әллә мин иремә ышанмый идемме?  Нигә кирәк булды бу уен? Миңа бик оят булып китте. Җаным да, тәнем дә мәлҗерәгән хәлдә иде. Уеннан уймак чыгара яздым бит. 

 

Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...