Логотип
Күңелеңә җыйма

Иремә кыз бала кирәкми, нишләргә?

Ике айдан соң икенче кат әни булырга җыенам. Олы кызыма 5 яшь, монысын да кыз була диделәр. Ирем өйләнешкәнче үк малай дип хыяллана иде. Шулкадәр ышана иде ул улыбыз туасына, шакката идем. Аны хоккейга йөртәм дип хыяллана иде. Авылда үскәч, үзенә чын хоккей белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр булмаган бит. Гел шуны сөйли иде ул. Шәһәрдә үссәм, миннән чын хоккейчы чыккан булыр иде дия иде. Беренче балабыз кыз була дигәч, ничек кәефе төшкәнен белсәгез?!

УЗИга бергә барган идек, караучы врачның «кызыгыз була» диюен ишетүгә чыкты та китте кабинеттан. Бер сүз әйтмичә!
 
Минем дә кәефем төшүе йөземә чыккан булгандыр инде, врач мине юата башлады. «Ирләрдә мондый реакция булгалый инде кайчакта, исегез китмәсен, сезнеке беренче дә түгел, соңгысы да түгел. Тик болай ачыктан-ачык үк ризасызлыгын бик сирәге белдерә. Югыйсә баланың нинди җенестән булуы күбрәк аларга бәйле – сез аңа шуны аңлатыгыз», – диде. 

Дөресен әйтәм, мин үзем күбрәк кыз көтә идем. Тик шатлыгымны иремә күрсәтергә ярамый бит. «Хәзер чыгам да: «Борчылма, икенчесе малай булыр, тагын  килербез», дип әйтәм», – дип чыктым. 

Чыксам... ирем юк! Мин бит аны кабинет ишеге төбендә көтәдер дип уйлаган идем. Беренче катта көтәдер инде алайса, дип, анда төштем – беркайда да күренми. И-и, машинага кадәр чыгып киткән икән бу, дим. Киттем әкрен генә стоянкага. Барсам, анда да юк. Дөресрәге, үзе дә юк, машина да юк. Телефонына шалтырата башладым – алмый. Рәттән бер ун тапкыр шалтыратканмындыр, тәки җавап бирмәде. 

Юл буе елый-елый кайттым. Бер яктан, кыз туасы булганга мине гаепле санавы ачуны китерде. Икенче яктан, мине шулай ташлап китүе шаккатырды. Берни әйтмичә, кисәтмичә. Шундый эссе көн иде, җитмәсә, транспортка утырсам, исләрдән күңелем болгана башлый – биш тукталыш җәяү кайтырга туры килде. 
Арып-талып кайтып керсәм, өйдә дә юк бу. Кайтканга да охшамаган – өйдә бар да без чыгып киткәнчә, бернәрсә дә урыннан күчмәгән. 

Азрак хәл алгач, башта кайнанага шалтыраттым. Мин инде ирем аңа хәбәр иткәндер дип уйлаган идем. Беренче оныклары әле ул чакта, бездән артык көткәннәрен беләбез бит. Ул, «кыз була», дигәч, елап ук җибәрде. Мин аны да башта малай булмаганга кайгыра дип уйлаган идем, ә ул шатлыктан елый булып чыкты. 

Аннары Ирекнең ничек кыланганын сөйләп бирдем. Шаккатып тыңлады ул. Аннан мине тынычландырырга кереште. Бераз сүрелер дә кайтыр, исең китмәсен, мин дә шалтыратып сөйләшермен әле, диде. 

Ышанасызмы, юкмы, ирем бер атна өйгә кайтмады! 
Мин инде аерылышырга әзерләнеп беткән идем. Башта бу хакта әниләргә белгертмәскә теләгән идем, 3-4 көннән соң аларга да әйтмичә булмады. Миннән артык алар тузынды. Без үзебез дә гаиләдә өч кыз үстек, шуңа күрә бу аларга бөтенләй кыргыйлык булып тоелды. 

Ирем кайткач хәтта гафу да үтенмәде. Аның өчен кайнанам белән кайнатам гафу үтенделәр. Кайната бик каты сөйләшкән дип аңладым. Әнисеннән оялмасаң, туачак балаңнан оял, аның ни гаебе бар, дигәннәр. 

Ничектер яңадан яшәп киттек инде. Бала табар вакытка ул да җайлашкан кебек булды. Башкалар кебек чәчәкләр белән килеп каршы алды. Әмма барыбер артык шатланганын сизмәдем шикелле. Машина алгач та моннан күбрәк балкып йөргән иде ул. 

Бала барыбер яраттыра инде анысы. Кызыбыз үсә башлагач, күңеле йомшарды. Тегесе бит сабый, белми, гел атасына тартыла. Кыз балалар шулай әтиләрен ярата торган булалар, диләр бит. Миңа караганда күбрәк әтисен тыңлый ул хәзер дә.

Беренчесе белән шундый хәлләр булгач, икенчесен табу турында уйлыйсым да килмәде. Ике ел узуга әйтә башлаган иде югыйсә, әйдә малай алып кайтыйк, дип. Ә малай булмаса нишлибез, дисәм, бер сүз дәшми. Һаман үзенекен сөйли: «Мин беләм, монысы малай булачак!» – ди. 

Булды менә...

Бу юлы УЗИга да минем белән бармады. Кыз икәнен белгәч, чыгып югалмады да. Әмма шул көннән бирле миңа ачык йөз дә күрсәткәне юк. Гел кара коелып йөрүдә. Бала көткән хатынның күңеле болай да нечкә бит инде аның, ә өйдә шундый хәлләр булгач, күземнән яшем кипкәне юк минем дә. Балам да бик көйсез булыр инде дип куркып торам. 

Эштән кайта да диванга барып ята. Пешергән ризыгыңа рәхмәт әйтү дә юк, син арыгансыңдыр инде, савыт-сабаны булса да үзем юармын да дими. Хәлем белән кызыксынуны әйтмим дә инде. 
Башта диванда озак кына телефон карап ята, аннары компьютерга уйнарга утыра. Ул уйнарга утырса, безгә ул бүлмәгә керергә ярамый инде. Мин аның ничәгә кадәр уйнап утырганын да белмим, баланы йоклаткач, үзем дә ятып йоклыйм. Шул УЗИга барган көннән бирле аның миңа кагылганы да юк. Утырып сөйләшеп тә булмый. Берничә талпынып карадым, юк, 

Куркыныч төш кебек хәлләр менә. 
Никләр генә ризалаштым икән икенчене алып кайтырга дип үкенәм инде хәзер. 

Кайнанам мине гел тынычландыра, баланы күргәч, бу җүләрлекләрен онытачак ул, борчылма, ди. Җүләрлек инде, башкача ничек атыйсың. Югыйсә инде үзе дә бала-чага түгел, утызга җитеп килә бит. 
Кемдер укып көләр инде безнең хәлләрне, тик минем хәл генә әлегә бер дә көләрлек түгел. 
Шундый әтиләр тагын бармы икән ул дөнья йөзләрендә? Кызлары тууын теләмәгән диюем. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар