Логотип
Күңелеңә җыйма

Ике көнлек ир

– Теге, ничек диләр әле, «муж на час», диләрме, сиңа шуны чакыртырга кирәк! – Тәлгать кеткелдәп көлеп куйды. – Бер сәгатьтә бөтен эшеңне бетерә.

– Теге, ничек диләр әле, «муж на час» диләрме, сиңа шуны чакыртырга кирәк! – Тәлгать кеткелдәп көлеп куйды. – Бер сәгатьтә бөтен эшеңне бетерә.
– Кирәк шул, кирәк... – дип көрсенде Римма, аңа чиста ак сөлге сузып. – Бер сәгатьлеге генә түгел, гомерлеге кирәк...
Аның соңгы сүзләре Тәлгатькә үртәлеп әйтелгәндәй тоелды. Душны кабызып кайнар су астында торганда ул үзенең бераз артыгракны әйтеп ташлавын абайлады. Римманы үпкәләтте бугай. 
Римма белән очраша башлаганнарына сигез ел булды быел. Сигез ел алар ни кушыла, ни аерыла алмадылар. Инде Тәлгатьнең дә, Римманың да балалары үсеп җитеп, үз юлларын тапты, үзләре бала үстерә хәзер. 
Дөрес, баштагы мәлләрдә Тәлгать бергә кушылып яшәү турында әйтеп караган иде. Барысын да ташлап, Римма чит шәһәргә күченеп китәргә теләмәде. Әле кызы да ныгып җитмәгән, эше дә яхшы, дуслары, туганнары монда... Тәлгатьнең дә тормышын төптән-тамырдан үзгәртү теләге булмады, ахрысы. Икесе дә беренче никахларыннан аерылган, икесе дә ирекле, әнә шулай атнага ике көн очраша-очраша сигез ел узган да киткән. 

Ничектер үзеннән-үзе шулай килеп чыкты, Тәлгать янына күбрәк Римма үзе барды. Ирнең эше дә соң бетә, дачасын да карыйсы бар, әнисе дә карт... Яшьрәк чакта бик беленмәгән, атна саен болай йөрү кыен иде Риммага. Атна уртасы күз ачып йомганчы үтә дә китә. Иртән эшкә йөгерәсең, кайткач өйне карарга кирәк, кечкенә оныгы белән дә атнага бер булса да күрешәсе килә... Шимбә җитсә, иртәдән үк җыенып юлга чыга. Ике шәһәр арасы шактый ерак. Якшәмбе соңгы автобуска гына утырып, кабат кайтырга кирәк. Өйне ачып кергәнче төн җиткән була. Кайчагында дүшәмбе иртән генә кайткан вакытлары да күп. Сигез ел буена һәр атнаны диярлк шулай. Кызы инде әнисенең гел вакыты юклыкка, ялларны аның белән уздыра алмавына күптән күнекте. Баштарак үпкәли иде, хәзер инде үпкәләми дә...
Дөресен әйткәндә, Римма Тәлгатьне югалтудан курыкты. Сизенде бит ул, әгәр үзе бармаса, Тәлгать һәр атнаны ерак юлга чыгарга иренәчәк, мөнәсәбәтләр бөтенләй суыначак. Ә болай, һичьюгында ике көн генә булса да күрешеп торалар. 
Бу килгәнендә Римма Тәлгатькә ваннадагы лампочканы алыштырып бирергә кушкан иде. Анысы, лампочкаларны гына үзе дә борып ала ала ул, ә монда түшәмгә үк беркетелгән ялпак плафонны сүтеп алуы мең әҗәл. Элеккеге ире ник шундыйны куйгандыр? Интегә-интегә бер алыштырды инде ул лампочканы Римма. Менә тагын янып чыккан. 
Ялгыз хатынның өендә төзәтәсе, кагасы-сугасы җирләре күп иде. Баштарак Тәлгать булышкалады анысы, тегесен-монысын эшләштерде. Ләкин еллар узган саен, ялкаулыгы да көчәйде. Аның өе түгел бит, чит йортка ник көчен кертсен? Аңа болай да бик рәхәт. Килә, кунак була, тәмлене ашый-эчә, атналык мәхәббәт порциясен алып кайтып китә. 
Тәлгать юынган арада бәрәңге кыздырып алырга булган Римма күңеленнән әнә шуларны уйлады. Теге вакытта, әйдә бергә кушылып яшик дигәндә, риза буласы калган да... Хәзер ирнең аны тәкъдим дә иткәне юк. Нигә? Болай да яхшы ич!
Юынып чыгып, Тәлгать Римма янына килде. Аны кочаклап алырга теләде. Очраша башлаганнан соң беренче тапкыр Римма үзен кочакларга ирек бирмәде. Ирнең мин-минлеге кузгалды. 
– Отверткаң кайда, алыштырам, – дип, ваннага юнәлде ул. Римма сүзсез генә аңа инструментлар тулы кечкенә тартманы алып килеп бирде. 
Тәлгать шактый озак маташты ул лампочка белән. Аннары бик канәгать кенә чыгып, өстәл түренә кереп утырды. 
– Бар, кабул ит! Алыштырдым, – дип балкыды ул 32 тешен күрсәтеп. Әйтерсең, бер лампочканы гына алыштырмаган, бөтен ванна бүлмәсенә яңадан ремонт ясап чыккан. – Әйдә, әнисе, ашат әле, карын ачты. 
– Мин сиңа «әнисе» түгел. Безнең синең белән уртак балаларыбыз юк, – дип, ачу белән карады аңа Римма. – Ул сүзеңне башка әйтмә.
Алар тавыш-тынсыз гына ашадылар. Икесенең дә кәефе киткән иде. Аннары паркка чыгып, кибетләрдән әйләнеп кайттылар. Сигез елга беренче тапкыр Римма башка бүлмәгә чыгып ятты. Әй гарьләнде Тәлгать. 
– Әле син шулаймы? Ярый, кызый, үкенерсең әле моның өчен, – дип уйлады ул караңгы бүлмәдә ялгызы гына калгач. 
Икенче көнне Тәлгать иртән торуга юлга җыенды. Римма беравыз сүз әйтмәде. Өенә кайтып җиткәч, Тәлгать аның телефонын җыйды, ләкин алучы булмады. 
– Ярар, ярар, алмаган бул. Бераздан үзең шалтыратырсың! 
Ләкин Римма икенче көнне дә, өченче көнне дә шалтыратмады. Тәлгать шалтыратканны да алмады. Аптырагач, ир Римманың кызына шалтыратып карады. 
– Бар да яхшы, әни исән-сау. Ник телефонын алмыйдыр, әйтә алмыйм, – диде анысы. 
Икенче атнада Тәлгать Риммаларга кабат үзе китте. Өй буш иде. Римма каядыр киткән, димәк. Төнлә булса да өенә кайтмый калмас әле. Моңарчы да сүзгә килешүләре була торган иде, ахырдан гел дуслаштылар. Бу юлы да дуслашырлар. Римманы көткәндә ул шулай уйлады. Тик... күпме генә көтсә дә, кайтучы кеше булмады.
Эче пошканнан гына Тәлгать «ВКонтакте»га керде. Кара, Римма яңа фотолар куйган! Купальниктан гына диңгез ярында кызына! Әнә берсендә таулар итәгендә төшкән. Ничек бәхетле итеп елмая! Тәлгатьтән башка гына ял итәргә китеп барган, димәк. Кызына әйтмәскә кушкандыр. 
Моңарчы алар ялга гел икәү баралар иде. Тәлгатьнең кинәт кенә хәле киткәндәй булды. Бу нәрсә соң инде? Аннан башка гына? Араларны өзүеме? 
Римма белән мөнәсәбәтләрне өзәсе килми иде Тәлгатьнең. Җайлы хатын иде ул. Беркайчан артыгын сорамас, акча таләп итмәс, үзенекен үзе кайгыртыр. Ялга барган чакларында да һәркем үзе өчен үзе түли торган иде. Атна саен Тәлгать янына килгәндә дә юл хакын сорамады Римма. Мондый җайлы хатын-кызны ул тагын кайдан таба ала?
Бер атнадан ир кабат Римманың номерын җыйды. Алыр дип уйламаган иде, алды.
– Сәлам! Ничек, ял итеп булдымы? – дип сорады Тәлгать, үпкәләвен сиздермәскә тырышып. 
– Бик яхшы ял иттек, – диде Римма. 
– Бу атнада очрашабызмы соң? Сагындым...
 –Тәлгать, син башка миңа шалтыратма, – диде тыныч кына Римма. 
– Ничек инде башка шалтыратма? Сигез елны шулай суга салабызмыни? Аерылышу өчен нинди сәбәп бар? Без бит бер-беребезне яратабыз. 
– Тәлгать, нинди ярату турында сөйлисең? Минемчә, үзеңнән башка берәүне дә ярата белмисең бит син. Юк, Тәлгать, яратмыйсың. Миңа бит атнага ике төн кунар өчен генә ир кирәк түгел. Минем ирле хатын булып, гаиләле булып яшисем килә. Ә синнән аны көтү ахмаклык икәнен менә хәзер аңладым. Шалтыратма миңа, килмә дә... Хуш!
Тәлгатьнең колагын «пип-пип-пип» дигән тавыш ярды. Римма телефонны куйган иде. 
Берничә көннән Римма кичкырын ванна керде. Утны кабызып, бусагадан атламакчы булган иде, андагы хәлне күреп, исе китте. Бөтен җирдә пыяла кыйпылчыклары гына. Теге вакытта Тәлгать авыр пыяла плафонны тиешенчә беркетмәгән инде, димәк. Шул плафон таш идәнгә килеп төшеп, мең кыйпылчык булып сибелгән.
Тәлгать белән араларны өзүенең дөреслегенә тагын бер дәлил дип кабул итте моны Римма. «Әйдә ярар, миңа түгел бит, ник артыгын тырышырга?» дип кенә йөргән кешедән инде күптән арынырга кирәк булган да... «Соң булса да, уң булсын», дип әйтәме халык? Насыйп булса, үз тиңен очратмый калмас әле. 
 
фото: Background фото создан(а) jannoon028 - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар