Логотип
Күңелеңә җыйма

Җил чәчмә, давыл урырсың

Рашатның җыенганын шулкадәр тыныч кына күзәтте Айгөл. Ирнең хәтта күңеле кытыкланды. Хатыны китмәскә кушып ялыныр, ялварыр, елар, дип уйлаган иде ул. Ә Айгөл – тып-тыныч.

– Ой, әйдә, монда да истерика күрсәтмә инде. Гарык! Башка болай яшәп булмый. Мин әлегә әниләрдә яшәп торам. Аннары уйлашырбыз...
Айгөлгә иренең әйткән сүзләре башта барып җитмәде. «Шаярткан гынадыр, хәзер борылып менәр», – дигән өмете иренең баскычтагы аяк тавышлары тоныклана барган саен сүрелде. Юк, ул шаяртмый иде. 
Беренче уе иренең артыннан ташлану, ничек тә үгетләп аны кире бору иде. Ләкин... ничек итсә итте, бу юлы тыелып калды. Теге юлы да шулай артыннан йөгерде бит. Үз-үзен генә мыскыл итте... «Тырышма да, мине күз яше белән генә туктата алмассың», – диде ул вакытта Рашат. 
Соңгы вакытта татулыклары китте шул. Әллә нигә генә, юктан гына тавыш чыкты. Ире үз сүзен бирмәде, Айгөл – үзенекен... Ләкин мондый гына ызгышлар кайсы гаиләдә юк инде алар? Ә бәлки?.. «Әллә үзенә башка бер хатын-кыз таптымы? Әллә сөяркәсеме бармы?» 

Яшь ханым кулына телефонын алды. Чакыру тавышы озак дәвам итте. Теге башта телефонны алмадылар. Ул, үҗәтләнеп, бармакларын кабат төймәләр өстендә биетте. Ниһаять, трубкада таныш тавыш ишетелде!
– Наилә, зинһар өчен, эштән кайтышлый безгә кер әле! Син кермәсәң, мин үләм, – диде ул ахирәтен шиккә салып. Хәер, ахирәте аның мондый сүзләренә күнеккән инде. Беренче тапкыр гына түгел бит. 
Ярты сәгать тә узмагандыр, ишек кыңгыравына бастылар. «Рашат!» дигән уй ярсытып узды күңелен. Рашат түгел, Наилә иде. 

– Йә, сөйлә, тагын нәрсә булды? –  дип сорауны керә-керешли бусагадан ук бирде дусты. – Тагын әнисенә киттеме? 
«Әйе» – дип баш какты Айгөл бите буйлап аккан яшьләренә игътибар да итеп тормыйча. Кычкырып елап җибәрүдән үзен чак тыеп торуы бар кыяфәтенә чыккан иде аның. Наилә башкача сорау биреп тормады. Бүлмәгә кереп, телевизорның пультын эзләп тапты. 
– Ник бу кадәр акыртасың? Бөтен подъездга ишетелә бит... Кайда, чәй булса да эчик әле? Минем эштән генә кайтыш...
Айгөл гер таккан аякларын кухняга өстерәде. 

– Йә, нишләргә инде миңа? – дип төбәлде ул сораулы карашы белән ахирәтенә. – Бу беренче тапкыр гына түгел бит инде. Аз гына бәхәс чыктымы, әнисенә китә дә бара. Башкаларның хатыннары шундый, ә монда – ир кеше шулай кылана. Тәмам туйдым, беләсеңме? Тәмам туйдым. Әллә, чынлап та, аерылышасы инде? –  Ул кабат җавап көтеп Наиләгә төбәлде. Әйтерсең, иң дөрес җавапны хәзер ул гына әйтә алыр төсле иде. 
– Кызый, белмим инде. Мондый чакта кешегә нинди киңәш биреп була? Үзеңә карыйсың. Чынлап та аерылышырга телисеңме соң син? Әллә болай, ачудан гына әйтәсеңме? Мондый карарны ачулы чакта кабул итмиләр, бераз көт. Ачуың кайтсын... 

Рашатны көтеп бер атна... өч атна үтте. Ләкин баскычта таныш аяк тавышлары ишетелмәде, ишектә аның ачкычлары шалтырамады... 
Аның каравы, әнисе шалтыратты. Айгөл үзләрендә булган хәлне туганнарыннан яшерә иде. Нигә аларны борчырга? Тик әнинең күңелен алдалап буламы соң? Кызының беренче сүзеннән үк кәефсез икәнен аңлап алды. 
– Кызым, сиңа йомыш белән шалтырата идем әле. Банктагы «книжка»га әтиең белән бераз акча җыйган идек. Әйбер бәяләре гел артып тора. Әллә, дибез, шул акчага берәр бүлмә булса да алып куйыйк микән, дибез. Сез дә гел кеше кесәсенә акча түләп яши алмыйсыз... Ни дисәң дә, үз почмагың... Бераздан монысын сатып, зуррагын алсагыз... Нәрсә диярсең, кызым?

Айгөл әти-әнисенең акча җыйганын белә иде. «Ник үзегездән өзеп җыясыз аны? Тотыгыз рәхәтләнеп», – дип, бер генә ачуланмады үзләрен. Акчаны сак тотарга өйрәнгән шул авыл кешесе. Кызларының сүзенә әллә ни колак салмадылар. Аларның ниятләре ничек тә яшь гаиләгә бераз ярдәм кулын сузу иде.
Айгөлнең Рашат дип күңелсезләнеп утырырга вакыты калмады. Башта күңеленә ошаган бүлмә эзләп чапты. Әле ул адреска барды, әле монысына. Берсе ерак, икенчесе караңгы, өченчесе... Ниһаять, эзли торгач, табылды. Шул ук хакка бүлмә түгел, аерым фатир сатып алды Айгөл. Тик шулкадәр начар халәттә иде ул фатир. Әле аны кеше рәтенә китерер өчен, ай-һай, тырышырга кирәк иде. Авылдагы әти-әнисенең ремонт белән шөгыльләнә алмасы билгеле иде. Бу эш тә Айгөлгә калды. Бригадасын тапты. Материалларын сатып алып кайтартты. Икесе бергә сатып алган машиналарын Рашат алып киткән иде. Үз машинаң булмагач, мондый эшләрне башкару кыенрак шул. Ремонт проблемалары Рашат проблемаларын күмеп китте. Ярты ел дигәндә ремонт эшләре дә төгәлләнде. Әле кайчан гына керергә дә куркып торырлык фатир ялт итте. Шушы көннәрдә күченү иде нияте Айгөлнең.

Көннәрдән бер көнне үзләре яшәгән фатир ишегендә ачкычлар шылтырагын ишетелде. Айгөл ялгышмады. Керүче кеше Рашат иде. Күпме көтте бит бу мизгелләрне Айгөл! Беренче мәлләрдә шашар чиккә җитеп көтте. Аннары баш-аягы белән эшкә чумгач, бу сагыну бераз онытылды. Ялгызлыгына күнекте Айгөл. Бүген каршысында Рашатны күреп, кылы да кыймылдамады аның. Хисләре сүрелгән иде, күрәсең. Аерылышу уе да куркытмый иде инде аны. Айгөл моңа әзер иде. 
– Айгөл, – дип башлады сүзен Рашат. – Мин синең белән сөйләшергә һәм үземнең калган әйберләремне җыярга килдем. Син ачуланма инде, без бергә була алмыйбыз. Мин бу хакта озак уйландым. Безнең характерлар туры килми.... 

Рашатның җыенганын шулкадәр тыныч кына күзәтте Айгөл. Ирнең хәтта күңеле кытыкланды. Хатыны китмәскә кушып ялыныр, ялварыр, елар дип уйлаган иде ул. Ә Айгөл – тып-тыныч. 
Бусагага җитәрәк, Рашат сумкасын идәнгә куйды да Айгөлгә таба борылды.
– Мин аерылышырга гариза бирдем. Фатир алгансың икән. Язылышкан булгач, аерылышканда бөтен нәрсә урталай бүленә. Ул фатирыңны урталай бүлергә туры киләчәк бит безгә. Бәлки, судка биреп тормабыз, ярты акчасын болай гына бирерсең?..
Рашатның каһкаһәсенә исе дә китмәде Айгөлнең. Ирен чите белән генә елмаеп куйды. 
– Ник син ул фатирны бүлмәкче буласың соң? Минеке түгел, әти белән әнинеке бит ул... 
– Ничек? Син аны үзеңә алмадыңмыни? – Ришатның тавышында гасабилык чагылып үтте. Аның кыланмышыннан Айгөлнең көләсе килә башлады. 
– Юк шул, җаныем, үземә алсам да, алар исемендә ул. Әллә сиңа да өлеш чыгарырлар дип уйлаган идеңме? Тот капчыгыңны! Милек бүлешү турында бик яхшы искә төшердең әле. Минем ул хакта уйлаганым юк иде. Син алып киткән машина да безнең уртак акчага алынган бит. Мин аны башта бүлешмәбез, сиңа калыр, дигән идем. Инде бу сүзләреңнән соң, бүлмичә булмас... Бәлки, судка биреп тормабыз, ярты хакын болай гына бирерсең? 
Рашат ишекне шапылдатып ябып чыгып китте. Уртак акчага алынса да, машинаны Айгөл белән бүлешәсе килми иде аның.

Балалары булмагач, суд аларны тиз аерды. Күңеле ничек кенә карышса да, машинаны сатып, ярты акчасын Айгөлгә кайтарып бирергә туры килде иргә. 
Җил чәчмә, давыл урырсың, диләр шул... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар