Логотип
Күңелеңә җыйма

Гөлнираның куркыныч төше

Көннәрдән бер көнне Гөлнира йокысыннан шомланып уянды. Төне буе мәгънәсез, борчулы төшләр күреп чыкты ул. Имеш, күршесе Рауза белән янәшә булган бакчасын каргалар сырып алган. Алар хатынның утырткан суганнарын томшыклары белән җирдән йолкып алалар, имеш. Хатын кошларны кумакчы була, ләкин тавышы чыкмый. Җитмәсә, аяклары да тыңламый...

Көннәрдән бер көнне Гөлнира йокысыннан шомланып уянды. Төне буе мәгънәсез, борчулы төшләр күреп чыкты ул. Имеш, күршесе Рауза белән янәшә булган бакчасын каргалар сырып алган. Алар хатынның утырткан суганнарын томшыклары белән җирдән йолкып алалар, имеш. Хатын кошларны кумакчы була, ләкин тавышы чыкмый. Җитмәсә, аяклары да тыңламый...  Каргалар томшыкларына суганны кыстыралар да канатларын җилпеп очып китәләр, болытлар арасына кереп күздән дә югалалар. Киткән каргалар урынына әллә кайдан яңа кошлар пәйда була. Хатынга чарасызлыктан гаҗиз булып, бу мәхшәрне күзәтеп торырга гына кала.  
Бу төш Гөлнираның кәефен тәмам кырды. Ул тора алмыйча, караватында озак кына боргаланып ятты, башында мең төрле уй чуалды: «Төшеңдә каргалар күрүне бер дә хәерлегә юрамыйлар. Нәрсәгә булыр бу, Ходаем», – дип пошаманга төште ул. Китап шкафындагы зәңгәр тышлы төш юрау китабы «келт» итеп исенә төште. Корт чаккандай сикереп торды да яланаяк басып, йокы күлмәгеннән генә залга атылды. Шкафтагы китапларны актарып, кирәклесен эзләп тапты, күзлеген киеп, тышлыгы тузанланган төшлекне актара башлады. «Каргалар күрү, карга тавышын ишетү – югалтуга, янында очып йөрсәләр – үлемгә», – дип язылган иде китапта. Хатынның күз аллары караңгыланып китте, теле аңкавына ябышты, аяклары дер-дер калтырый башлады. «Әстәгъфирулла, тәүбә, әстәгъфирулла, тәүбә», – дип кабатлады ул. Аннары кухняга чыгып, су кранын ачып җибәрде. Әнисенең, «начар төшне аккан суга сөйләргә кирәк», дигән сүзләрен исенә төшерде. Чыжылдап аккан суга озак карап торды Гөлнира. Төшендә күргән һәрбер эпизодны исенә төшерергә тырышты ул. Ашыкмый гына төшен сөйли башлады. Соңыннан, бисмилласын әйтеп, кранны ябып куйды. Ләкин бу процедура хатынның хәлен җиңеләйтмәде. 
Гөлнира – ялгыз хатын, ире белән  күптән аерылышкан. Кулын сорап килүчеләр күп булды, ләкин ул башка гаилә корырга ашыкмады. Малае гаиләсе белән Казанда яши. Улы авылда калмады, шәһәргә китеп урнашты. Югары белем алгач, прокуратурага эшкә урнашты. Бәхете булды баласының, хатыннан да уңды. Банкта зур начальник булып утыра Гөлнираның килене. Ике малай тәрбияләп үстерәләр, тормышлары җитеш. Бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә авылга кайтып йөриләр. Гөлнира ялгыз яшәргә күнеккән инде, пенсиясе зур булмаса да, ипигә-тозга җитеп бара. Малае да, килене дә бүләкләрне ташып кына торалар. Гөлнира биргәнне бик ярата үзе. Шкафында бер тапкыр да киеп карамаган әллә ничә күлмәге эленеп тора. Авылда киенеп-ясанып барыр җире генә юк.
Гөлнира юынды, чалара башлаган озын кара чәчләрен тарады. Сәгать, иртәнге ун тулуын күрсәтеп, даң-доң суга башлады. Хатын чәй эчәргә булды. Чәйнеккә хуш исле һинд чәе белән бергә тынычландыра торган бөтнек яфраклары, җимешләр дә салды.  Ләкин күңелендәге борчу ясап куйган чәен эчәргә бирмәде. Касәсендәге чәен бер-ике генә йотып куйды. Борчуын басарга теләп, кибеткә барып кайтырга булды ул. Әле кичә генә район үзәгендә йөреп кайтты. Банкка кереп пенсия акчасын алды.
Хатын кибеткә җыена башлады. «Чәй эчәргә конфет булса да алып кайтырмын», – дип уйлады ялгыз хатын. Килене бүләк иткән кызыл чәчәкле озын күлмәген шкафтан чыгарып, ашыкмый гына үтүкләде. Башына ал төстәге кашемир шарфын урап куйды. Куе кызыл кыйммәтле помада белән иренен буяп куйгач, чибәр ханымга әйләнде дә куйды үзе. Канәгать калып, көзге янында бөтерелде. «Кара әле, 60 яшь кем бирә миңа, 50 яшь кенә  бирергә була бит», – дип, үз-үзенә сокланды Гөлнира.
Өеннән чыгып китәр алдыннан кара төстәге күн сумкасын ачып акча янчыгын тикшерергә булды. Банктан алган акчасын чыгармады да бит әле ул, тагын бер тапкыр санап куярга кирәк дип ниятләде генә. Ләкин янчыкны ачуга хатынның пудра яккан йөзе каралып чыкты, үз күзләренә ышанмады: акча янчыгы буш, Пенсия акчасыннан җилләр искән иде! Хатын баскан җиреннән утыргычка сыгылып кына төшмәкче иде дә, «хәерчегә җил каршы» дигәндәй, 90 килолы гәүдәсе белән имәнеп китеп, идәнгә лыпылдап  килеп төште. «Үлемем шушы икән, төшемдә каргалар күрүем юкка булмаган», – дип ыңгырашты Гөлнира. Кара каргалар, үлем юраган төшлек китабы, пенсия акчасының юкка чыгуы, инде бер уйламаган җирдән олпат гәүдә белән имәнеп китеп идәнгә авуы кара уйларын тагын да куерттылар гына. 
Гөлнира идәндә озак утырды, кымшанырга да курыкты. Алай–болай аяк-кулы сынып китсә, янында кеше дә юк, ичмасам! Кычкырсаң да, ишетмәсләр. Телефон да зал өстәлендә калган. Менә бит ул ялгызлык! 
Хатын торырга маташты. Идәнгә ике кулын куеп, аякларын селкетеп карады. Болай авыртмый үзе, идәнгә җәелгән келәм саклап калган булса кирәк. Сак кына торып басты, сумкасын кочкан килеш йомшак кәнәфигә барып сеңде. Кичә булып узган вакыйгалар күз алдына килеп басты.
Төштән соң банктан кайткач, аның янына күршесе Рауза керде. Бик озаклап чәй эчеп, сөйләшеп утырдылар. Тукта!.. Гөлнира күршесен берүзен калдырып, кыяклы суган өзеп керергә дип бакчага чыгып китте бит. Укроп та җыеп керде. Яшелчәләр белән кергәндә Рауза йомшак кәнәфидә гәҗит тотып утыра иде. Моңа кадәр кулына китап-дәфтәр тотмаган күрше хатынның гәҗит кочаклап утыруына артык әһәмият тә бирмәде бит шунда! Ә бит сәбәбе булган. Гөлнираның башында яңа картиналар пәйда булды: менә күршесе тиз генә Гөлнираның сумкасын ача, акча янчыгын кулына төшерә. Аннары җитез бармаклары белән 3 биш меңлекне ялт кына эләктерә дә халат кесәсенә шудыра. Соңыннан сумканы алган җиренә куеп,  өстәлдәге гәҗитләрне актара башлый.
Гөлнира бер мизгелдә каракның күршесе Рауза булуына 100 процент ышанды. «Биш ел элек кенә Казаннан күчеп кайттылар. Гомер буе ресторанда администратор булып эшләгән, акча дигәндә күзе яна. Сөйләве дә гел акча турында», дип уйлады Гөлнира. Хатын, кибеткә җыенганын онытып, кесә телефонын алды да улының номерын җыя башлады. Улы трубканы алуга, калтыранган тавыш белән акча югалуын, каракның күршесе Рауза булуын ашыга-ашыга сөйли башлады. «Улым, сумкамнан пенсия акчамны урладылар. Күрше Рауза апаң гына кергән иде. Мин бакчага чыккан арада, 15 меңемне чәлдергән, явыз. Тиз арада кайтып төш. Үзең белән полиция алып кайт, сумканы экспертизага озатабыз. Бармак эзләрен тикшертергә кирәк. Урлаган икән, җавабын да тотсын!» – дип, төкереген чәчә-чәчә сөйләвендә булды ул. «Әни, өеңне карап чык әле, бәлки берәр урынга куеп оныткансыңдыр», – дип, малае тынычландырырга тырышты. Ләкин Гөлнираның күзе томаланган, ул улын ишетергә дә теләмәде. «Син кайтмасаң, полициягә гаризаны үзем язам», – дип кычкырды ул һәм трубканы сүндереп, өстәлгә ыргытты. «Хәзер шкафтагы паспортымны гына алам да, участковый янына китәм», – дип сөйләнде. 
Каударланып шкаф ишеген ачты. Хрусталь савытлар янында, билгеле бер урында аның кызыл тышлы паспорты ята. Ул кенәгәне алды да, калтыранган  бармаклары белән сыйпап, күкрәгенә кысты. Шул вакытта паспорт эченнән  өч 5 меңлек хатынның түшенә коелып төште. Баксаң, Гөлнира пенсиясен  акча янчыгына тыктым дип уйлаган гына бит. Акчаны паспорт эченә яшереп куйган икән лә. Өйгә кайткач, паспортын сумкасыннан алган да, күнегелгән урынга куйган...
Гөлнира оятыннан кып-кызыл булды. Үз-үзеннән оялды ул. Хатын бер гаепсезгә күршесен каракка чыгарды, җитмәсә, прокуратурада эшләгән малаеның кәефен төшерде. Гөлнира тәрәз янына килде. Күзе күршесе Рауза яшәгән өй белән янәшә урнашкан бакчага төште. Груша агачы ботагында гомер булмаганча зур гына карга утыруына игътибар итте ул. Карга тәрәзәдән карап торган хатынга «кар, кар, кар» дип кычкырды да, канатларын җәеп күккә күтәрелеп очып китте.
«Кар, кар, өйдә карак бар», – дип, эченнән генә уйлап куйды Гөлнира.... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Э бит уйланырлык!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Искиткеч, кызулык белэн кешегэ яла ягу-бик еш очрый. Ф агыйлэ язмаларын гел кешене тэрбияли

      Хәзер укыйлар