Логотип
Күңелеңә җыйма

Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?

Без аның белән өч ел элек таныштык. Миңа 27 генә яшь иде әле. Хәзер «27 генә» дип әйтәм, ә ул чакта тирә-юнемдәгеләр генә түгел, үзем дә «инде егерме җиде!» дип уйлый башлаган идем.

Без аның белән өч ел элек таныштык. Миңа 27 генә яшь иде әле. Хәзер «27 генә» дип әйтәм, ә ул чакта тирә-юнемдәгеләр генә түгел, үзем дә «инде егерме җиде!» дип уйлый башлаган идем. Очрамады түгел, юлымда егетләр булды минем, әмма берсе белән дә 2-3 тапкырдан артык күрешмәдек. Күңелгә охшамагач, кеше рәтеннән кияүгә чыгам дип кенә кемдер белән кушылып булмый бит инде. Яратмаган килеш ничек яшәп бетмәк кирәк ди?!

 Ә аннан Алмазны очраттым. Үзеңнеке дигән кешене бер караудан аңлыйсың, сизәсең дигәннәр иде, дөрес икән ул. Камал театрында таныштык без. Анда егетләр белән танышырга була дип гомеремдә дә уйламый идем. Бөтен кеше дә театрга парлап килә дип белә идем. Егетләр турында әйтәм инде. Ә ул спектакльгә әти-әнисен алып килгән иде. Тәнәфес вакытында дус кызым, мин чыгып тормыйм, дип, залда утырып калды, ә мин чәй эчеп алам дип, буфетка чиратка бастым. Алмаз минем арттан килеп басты. Ничек сөйләшеп киткәнне дә хәтерләмим инде. Чәйне дә бер өстәл артында эчтек без: мин һәм алар өчәү – әтисе, әнисе, Алмаз үзе. «Бию пәрие» иде ул көнне, аны караганда бөтен кешенең дә кәефе яхшы була, мөгаен. Минеке дә әйбәт иде. Чәй эчкәндә күбрәк әнисе белән сөйләштек. Спектакль турында инде. Беренче күргән кешеләр белән нәрсә сөйләшәсең ди?! Алмазның үземә карап-карап алуларын сизмәдем түгел, сиздем, әмма белгертмәдем. 
Кирәк бит, гардеробтан киемнәр алганда да чиратлар бергә туры килде безнең! «Бер кичкә ике очраклы очрашу булды. Димәк, аның өченчесе дә булырга тиеш. Сез ничек уйлыйсыз?» – диде миңа Алмаз. «Мин дә шулай уйлыйм», – дип елмайдым. Серле итеп. Монысын Алмаз соңыннан әйтте миңа.

Кыскасы, икенче көнне үк ул мине эштән каршы алды. Бер кафега чәй эчеп кенә чыгабыз дип кереп утырган идек,  чәй дә эчтек, кофе да, аннан кичке ашны да ашадык. Иң соңгы кешеләрнең берсе булып, кафе ябылыр алдыннан гына чыктык. Сөйләштек тә сөйләштек... 

Ул өйләнеп аерылган кеше булып чыкты. Балалары булмаган. Характерларыбыз туры килмәде, диде. Хатыны инде күптән икенче тапкыр кияүгә чыккан, балалар үстерә икән. «Ә мин моңа кадәр күңелемә охшаган кешене һаман да очратмаган идем», – диде ул. 

Шулай йөреп киттек без.

Әти белән әни дә, апам да җиңел сулап куйганнар иде. Үземә әйтмәсәләр дә, гел ялгыз булуыма борчылалар иде бит. Әмма иртәрәк сөенделәр бугай. 

Менә өч ел инде очрашабыз, ә Алмазның кавышу турында ялгыш бер сүз әйткәне юк. Без аның белән бик күп нәрсәләр турында сөйләшәбез, ә уртак тормыш, киләчәк турында нигәдер икебез дә дәшми. Мин аның бу хакта сүз башлавын бик озак көттем инде. Менә, менә әйтер, тәкъдим ясар дип уйладым. Ә мин көткән сүз һаман да ишетелми... 

Инде нәрсә уйларга да белмим. Өйләнергә нияте булган кеше моның кадәр сузып йөрмәс иде бит ул. Безгә бит инде 18 яшь түгел, хәтта инде 25 тә түгел. Хатын-кызның бала таба торган яше бик тиз уза бит инде аның. Кемдер торыр җире булмаганга өйләнешүне сузып йөри, безнең исә андый проблемабыз да юк. Аның да аерым фатиры бар, минеке дә.  Эшләребез дә начар димәс идем – туйны әти-әниләр ярдәменнән башка да үткәрә алыр идек. 
Мине яратмый дип тә әйтә алмыйм, битараф булса сизелә бит ул. Сөйләшмәгән көнебез юк, күрешмәгән көнебез дә сирәк. Бүләкләр дә бирми дия алмыйм. Бер авыз пешкәч, салкын суны да өреп кенә кабасың диләр бит, Алмаз да үзенчә һаман мине якыннанрак белим дип йөриме икән соң, аңламыйм. 

Бер дус кызым: «Сүзне үзең башла, аның нәрсәсе бар инде», – ди. Ә миңа алай килешми кебек тоела. Ир-ат башлый торган сүз түгел бит инде ул. «Хатын-кыз теләсә кайсы ир-атны үзенә өйләндерә ала, син пешмәгән», – дип ачулана мине дус кызым. Мондый очракта нәрсә эшләргә икәнен мин чынлап та белмим. Башкалар теләсә кайсы ир-атны үзләренә ничек өйләндерә икән соң? Нинди сере бар икән аның? Нәрсә дип әйтим инде мин аңа? «Син миңа өйләнергә җыенасыңмы?» – дияргәме?

Кайчак кәефем бөтенләй төшә – аның белән вакытымны гына үткәрәм кебек тоела. Нишләргә дә белмим.  
Лилия. 
Казан.
(Кызык бер туры килү: Алмазның беренче хатынының да исеме Лилия булган.)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бэлки анын баласы булмыйдыр

    • аватар Без имени

      0

      0

      Монда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.

      Хәзер укыйлар