Логотип
Күңелеңә җыйма

Егетем... ике бала атасы икән инде

Кемдер бу хатымны укыр да, мине җүләр дияр инде, кемдер ышанмас: «Болай була алмый, уйлап чыгаргансың», – дияр.

Кемдер бу хатымны укыр да, мине җүләр дияр инде, кемдер ышанмас: «Болай була алмый, уйлап чыгаргансың», – дияр. Бу хәлләр үзем белән булмаса, мин дә ышанмас идем, мөгаен. Хәер, болай да ышана алмыйм әле. Дөресрәге, ышанасым килми, бу – төштер кебек, тизрәк уянасы, бу хәлләрне булмагандай итеп онытасы килә.
Без аның белән инстаграм аша таныштык. Ул башлап миңа үзе язды. Кызларга егетләр яза инде, миңа да язгалаучылар булды. Берсенә дә шунда ук җавап биргәнем булмады. Башта карыйм, өйрәнәм. Фотосы бармы, үзе турында нидер язамы, дусларын күрсәтәме... Боларның берсе дә юк икән, димәк, кеше нидер яшерә. Ә аның бер бәйләнерлек җирен тапмадым. Шик тудырырлык берни юк иде. Үзенең фотолары шактый. Сәяхәтләр ярата дип аңладым. Дуслары белән дә фотолары бар, туганнары белән дә. 
Кыскасы, без языша башладык. Барысы да башкаларныкы кебек булды инде. Башта инстаграмда языштык, аннары бераздан телефоннар алыштык – ватсапка күчтек. Үзе беренче булып шалтыратты, очрашырга теләве турында әйтте. Мин каршы килмәдем. 
Беренче күрүдә үк ошады ул миңа. Шунда ук якын кешеләр кебек аралашып киттек: бер-беребез турында шактый белә идек бит инде. Очраша башладык. Шулай бер ел узды. Ике атна элек икәү безгә кайтып килдек. Әти белән әнинең аны күптән күрәселәре, танышасылары килә иде инде. Яратып калдылар. 
Әти икенче көнне миңа шалтыратып: «Кызым, ә туй кайчан?» – дип сорады. Мин егетем белән очрашуга, уенны-чынын кушып, әтинең бу соравын аңа җиткердем. 
– Туй? – дип сорады ул берни булмаган тавыш белән. – Ә нинди туй? Мин бит өйләнгән кеше.
Башта аны шаярта дип уйладым. Ул тагын кабатлады:
– Мин инде әллә кайчан өйләнгән. Ике балам үсә...
Болай дигәч тә ышанмадым әле. Ул паспортын чыгарып күрсәтте. Аннан – телефонындагы фотоларны. Хатынын, кызы белән улын. 
Сез минем хәлне күз алдына китерәсезме? Аяк астында җир шуыша дигәнне ишеткәнем бар иде, тойганым юк иде. Коточкыч авыр хис икән. 
– Ә мин кем алайса сиңа? – дип аптырап сорадым.
– Миңа синең белән рәхәт, – ди.
Хатынын да хурламады, аерылышам да димәде, мин аның белән балалар хакына гына яшим дип тә әйтмәде. Шулай әйтсә, бәлки, бераз булса да җиңелрәк булыр иде. «Сиңа бит бернәрсә вәгъдә иткәнем булмады», – дип тик тора. 
Юк, берни вәгъдә итмәде анысы, тик бит өйләнгән булуын да әйтмәде. «Ә син сорамадың», – ди.
– Ә мин кайдан белергә тиеш идем? – дим. – Инстаграмда гаиләң белән төшкән бер фотоң юк...
– Ә нигә мин әле анда гаиләмнең фотосын куярга тиеш? Анысы минем эш, – ди.
– Алай булгач, нигә әтиләргә кайттың соң минем белән? – дидем аптырап.
– Син – чакырдың, мин кайттым, – ди. Күзен дә йоммый! 
Шулай аерылыштык. Хәтта гафу да үтенмәде. Берни булмагандай һаман да шалтыратып ята. Тик минем телефонны алганым, сөйләшкәнем юк. Елыйм да, елыйм. Бу хакта әти белән әнигә ничек әйтергә? Дус кызларымның кайберләре белән таныштырырга да өлгергән идем – аларга да белгертәсем килми. Моннан соң башка егетләргә ничек ышанырмын – анысын да уйлыйм. 
  Мин бит шулкадәр башсыз, уйсыз кеше дә түгел, ничекләр бу кадәр алдандым икән? Гашыйк кешенең күзләре сукыр була диләр шул. Минем белән күбрәк көндезләрен очрашуына, кич бөтенләй шалтыратмавына ничекләр игътибар итмәгәнмен? Бөтенләй сәерсенмәдем дия алмыйм, күңелгә корт кергән чаклар булгалады, тик мин аларны шунда ук онытырга тырыша идем. Бер-ике дусты белән дә күрешкәнебез булды – алары да берни сиздермәде. Бер ел буе бит! Шуннан соң миңа ничек җүләр димәскә инде?! Үземне җүләр дим тә сүгәм, сукыр дип тә... Кешеләрне бөтенләй белмисең икән дип тә. Беркатлы булганымны бик аңлыйм да хәзер, тик күңелгә барыбер авыр бит. Алга таба ничек яшәргә дә белмим. Яшисе дә килми хәтта. Зинһар, киңәшләрегезне бирегез, миңа нишләргә соң хәзер? 
Исемемне язмыйм. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яшәргә, балам,яшәргә!!! Төкер ул хыянәтчегә! Ул оятсыз ирләр сезнең газаплануга лаек түгел...

    • аватар Без имени

      0

      0

      берниге дэ борчылма. ускенем. Вакытында. белгенсен. шунысына. соен. борчвылма. Узеннен чын. тормышын. алда. эле. Андыйларны. Аллахе. тагэлэ. кичерми. жэзасын. алыр. борчылма.

      • аватар Без имени

        0

        0

        И это пройдёт.. Дигән бер акыл иясе. Тормыш тәҗрибәсе шулай туплана инде ул. Кешегә ничек ышанмыйсың... Андый подоноклар да бар инде ул. Елама дип әйтү җиңел лә ул. Син ела, ләкин аңардан файда булырмы дип уйла. Шулай булгач, яшеңне әрәм итмә. Ә ул киләчәктә барыбер бер кирәген алачак. Андыйлар гомергә үзгәрми. Бәхет телим сиңа.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мине дэ бик яшь вакытымда алдады бер кеше. Ахырда чит жирдэ хатыны, 2 яшь баласы булган узенен,. Белмэдем. Инде куп кенэ вакыт узды. Кургэнем юк. Бик нык чирли дилэр. Кургэн кеше.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Тормыш хаталар һәм аларны төзәтүдән тора инде ул, балакай! Ярый вакытында аңлап, төзәтә алсаң... Бәхетең алда көтеп тора, абына-сөртенә булса да аңа таба барырга тырыш, өметеңне өзмә.

            Хәзер укыйлар