Логотип
Күңелеңә җыйма

Эфирдан соң...

– Барыгызга да бәхет, кышкы кичләрне җылытырлык кайнар мәхәббәт телим! Киләсе очрашуларга кадәр! Сезне яратым, мин – Нәргизә! Фуф! Кичке эфир тәмам. Нәргизә колакчыннарын салып өстәлгә куйды. Бррр! Урамда салкынайткан бугай. Нәргизә микрофон артында утырган арада Суык бабай тәрәзәгә бәздән челтәр бизәкләр ясап китәргә өлгергән әнә. 

– Барыгызга да бәхет, кышкы кичләрне җылытырлык кайнар мәхәббәт телим! Киләсе очрашуларга кадәр! Сезне яратым, мин – Нәргизә!
Фуф! Кичке эфир тәмам. Нәргизә колакчыннарын салып өстәлгә куйды. Бррр! Урамда салкынайткан бугай. Нәргизә микрофон артында утырган арада, Суык бабай тәрәзәгә бәздән челтәр бизәкләр ясап китәргә өлгергән әнә. 
–    Синоптиклар фаразы буенча, бүген 22 градус салкын булачак. Атмосфера басымы терекөмеш баганасының 761 мм тәшкил итә. Җил көньяк-көнчыгыштан 3 м/с. Юлларда бозлавык. Сак булыгыз!


Эфирны тәмамлар алдыннан гына үзе үк тыңлаучыларын һава торышы белән таныштырды ич. Салкыннар башлана, салкыннар!
Кайтырга чыкканчы кайнар шоколад эчеп алырга кирәк. Хуш исле шоколад салынган чынаякка чәйнектән кайнар су агызды, азрак сөт өсте салды. Чынаягын өстәленә куеп, борынын калын свитер муенына яшерде. Ардыргаааан... Алда ике көн ял. Рәхәтләнеп йокы туйдырырга кирәк. Бүлмәгә рәхәт хуш ис таралды. Чикләвек тәме килеп торган кайнар шоколад йотканнан соң, тәнгә бер рәхәтлек йөгерде. Нәргизә елмаеп куйды. Эш сәгате тәмамланса да, кайтасы  килми иде әле аның. Урамга чыгып машинасын кабызырга иренәме шунда, әллә башка сәбәп тотып торамы, аңлашылмый. Аңлыйсы да килми иде. Нигә юкка баш ватарга?! Киеренке эш көненнән соң менә шулай тынычлыкта калырга, аз гына үзенә «чумып» алырга ярата ул. Өстәл тулы блокнотлар, төрле кәгазьләр, анда-монда ябыштырылган төсле стикерлар. Нәргизә бер-ике блокнотын алып сумкасына ташлады. Торып китәм дигәндә генә, өстәлнең бер чатына өеп куелган документлар идәнгә очып төште. «Шушы гына җитмәгән иде!» дип борын очыннан мыгырданып алды. Ял итәм, тәнне яздырам дигән вакытта нәкъ менә шул эчпошыргыч документларның күзгә чалынуына бер дә канәгать түгел иде ул. Тиз генә аннан-моннан гына җыйды да, кире урынына куйды ул аларны. Урыныннан торып, утырган креслосын өстәленә таба этеп кенә куйган иде, теге документлар яңадан ишелеп төште. «Ну нәрсә инде сез?» – дип эчтән генә ярсыды Нәргизә. Бу җанлы кәгазь күченә карап ачуы чыга башлаган иде инде. Ул аларны җыеп тутырырга дип идәнгә иелде. Документлар арасыннан апасы Ләйсән, әнисе һәм аның кечкенә чакта Яңа ел чыршысы янында, балалар бакчасында төшкән иске фото да шуып чыккан иде. Нәргизә кулына шул фотоны алды. Ул чакта әле Кыш бабайга ышана торган чагы гына булса да, бу көнне хәтерли ул. Бик әйбәт хәтерли...

...Апасы белән икесе бер бакчага йөрде алар. Ул көнне әниләрен Яңа ел бәйрәменә чакырдылар. Бергәләп уйнадылар, Кыш бабай килеп матур капчыкларда бәйрәм күчтәнәчләре таратты. Анда шундый күп итеп конфет, мандарин, прәннекләр тутырылган иде! Ялтыр пичәтләрдә шоколадлар! Нәргизә тизрәк икенче группага, күчтәнәчен апасына күрсәтергә чапты. Кыш бабай апасына да нәкъ шундый ук капчык биргән икән! Менә бәхет! Аларның өендә мондый тәмлүшкәләр гел булмый. Әниләре гомер буе китапханәче булып эшләде, ә әтиләре... Әтиләрен алар гел салмыш килеш күрергә ияләнгәннәр иде. Бакчадан әниләре аларның икесен бергә алды. Кызлар ике яктан сикергәли-сикергәли әнисе янәшәсеннән атладылар. Бәйрәм рухы иде балаларда, күңелләре тулы бәйрәм шатлыгы иде! Кайткач, күчтәнәчтән әниләренә дә өлеш чыгардылар. Бергәләп сөтләп чәй эчтеләр. Тыйнак яши иде алар. Ак ипи белән каймак булса – өйдә иң зур сый шул санала иде. Нишлисең, әниләре генә акча эшли шул аларның... Чәй эчкәч, кызлар тәмлүшкә капчыкларын чыршы астына куйдылар. Кыш бабай бүләге чыршы астында торырга тиеш, янәсе! Көн саен икешәр конфет алып, иртән бергәләп чәй эчәргә сөйләштеләр. Шулай иткәндә озаккарак җитәчәк! Аннан, бәйрәм булгач бәйрәм булсын инде дип, әниләре аларны күрше ишегалдына тау шуарга алып  китте... Рәхәтләнеп уйнадылар, чана шудылар, чыркылдаштылар... Өйгә кайткач, кар каткан киемнәрен тиз генә салып ташладылар да чыршы астындагы капчыкларын карарга йөгерде балалар. Ә алар анда юк иде... Түрдәрәк, йокы бүлмәсе ишеге төбендә исерек әтиләре чүмәшеп утырган. Кызлар куркынып әтиләренә күз ташлады. Үзалдына нидер мыгырданып утырган ир, балалар тавышын ишетеп, күтәрелеп карады да, кызларның сораулы карашларын күреп:
–    Сат-тым! – диде исерек тавыш белән. – Күп конфет ашасагыз-з-з...тешегез авыртыр...
Кызларның бугазына төер тыгылды. Алар йөгереп барып әниләрен кочаклады. Юк, юк, алар беләләр, кычкырып еларга ярамый. Ярамый! Балалар катырак елаган саен, әниләренә дә катырак эләгәчәк!..


Узды ул көннәр. Кызлар да үсеп җитте. Кыш бабайга да ышанмый башладылар. Алар мәктәптә укыганда әтиләре бу дөньядан китеп барды. Салып кайтып йокларга ятты да, икенче көнне уянмады... Дөньяны өчәүләп алып бардылар. Югары уку йортын тәмамладылар. Нәргизә дә, апасы да бик тырыш булдылар. Апасы әнисе янында яшәде, ә Нәргизә үз тырышлыгы белән ипотекага фатир алды. Үз фатирына күчкәненә дә өченче ел гына әле. Балачак мәшәкатьләре дә, исерек әти ачысын бергә җитәкләшеп узган вакытлар да онытылды. Кызлар каршына яңа сораулар, борчу-мәшәкатьләр чыга торды. Менә бу документларны да Ләйсән китергән иде аңа. Апасы кияүгә чыкты, бала тапты. Ул арада алар яшәгән иске йортны сүттеләр дә, әнисенә яңа фатир бирделәр. Әниләренең кан басымы уйный. Үзен генә калдырырга һич ярамый хәзер.  Шуңа апасы ире белән әнисе янында яшәп калды. Иске йортта Нәргизә өлеше дә бар иде. Яңа фатирны да анда яшәгән кеше исәбеннән исәпләп бирделәр. Әйбәт, зур фатир чыкты аларга. Бар да әйбәт кебек иде. Әмма беркөнне Нәргизә күңеле тыныч түгел икәнлекне аңлады. Апасы әнә үз ярын да тапты, иркен фатирга да кереп утырды, баласы да бар... Ә Нәргизә өлешсез калды сыман. Үзен кимсетелгән кебек хис итте ул. Уйлап йөри торгач, әнисенә, апасына ачуы кабарды... Ә беркөнне апасына, фатирдагы үз өлешен сорап хат язды. Фатирны сатыгыз да, миңа тиешлесен үземә бирегез, дигән шарт куйды. Шулай дөрес кебек тоелды. Апасы үзенең декрет ялында булуын, әнисенә ай саен шактый күп дару кирәклеген аңлатып җавап бирде. Каты торды Нәргизә. Җайласыннар, тапсыннар, ире булышсын дип уйлады. Апасы ничек кенә сөйләшергә, бу процессны соңракка калдырырга сораса да, чигенәсе килмәде аның. Әллә нишләп көнләшә иде бугай ул анардан. Шушы яшенә җитеп, бер генә егет белән мәхәббәт романы да булганы юк, һаман эш, акча дип йөгерә... Менә шул хис йөрәкне ашый иде. Шуннан Ләйсән юристларга йөрергә тотынды. Нидер хәл итәргә тырышты. Укы, өйрән, аннан үз сүзеңне әйтерсең дип, эшкә менә шушы документ өемен китерде...


Иске фотога карап Нәргизә идәндә озак утырды. Яңадан җан ачысына әверелгән теге Яңа ел бүләге, ул чакта апасына сыенып елавы, арык әнисенең моңсу карашы күз алдына килде... Ул хәзер аның турында ни уйлый икән инде? Әтисе кул күтәргәндә, апасы белән икәү үскәч әнине беркемнән рәнҗеттермибез, дип сүз биргәннәр иде бит. Апасы белән сүзгә килгәннән бирле, хәл белергә дә барганы юк. Инде әнисе Нәргизә өчен өзгәләнә микән?! Кан басымы да уйный торгандыр... Коридорда кемнәрнеңдер аяк тавышы ишетелде. Нәргизә бер мизгел генә уйлап торды да, җинаятен юк итәргә теләгән кеше сыман, шашып-шашып теге документларны ертырга кереште. Елый-елый, ваклый-ваклый ертты ул аларны. Аннан, хәлсезләнеп, кире креслосына утырды. Чынаяк төбендәге суынган шоколадын кабып куйды. Азрак уйланып торды да, кинәт торып, идәндәге кәгазь кисәкләрен җыйды да, киенеп урамга чыгып китте. Машинасын җылыткан арада, башында мең төрле уй кайнады. Көзгегә күз ташлады. Үз-үзенә карарга оялды. Фатиры, үзенә җитәрлек кереме була торып, апасыннан фатир даулап маташа! Фатирлары да кирәк түгел, апасына бар да җиңел бирелә, ә мин һаман ялгыз дигән уйдан гына башы әйләнгән иде аның. Хәзер ул аларга барып, барысын да сөйләп бирер, аңлатыр, аңа бик оят булганын әйтер. Янында ир кеше булмаганга түгел, апасы белән әнисе янәшәдә булмаганга ялгыз икәнен әйтер ул! 


Машина теләмичә генә кузгалды. Газны арттырмыйча гына барырга тырышты Нәргизә. Юлны кыскартырга уйлады ул. Аулак борылыштан узып, машиналар аз йөри торган урамнан гына барырга дип, машинаны уңга борды. Таудан түбән төшкәндәге светофор янында бер машина кузгала алмый тора иде. Ә урамда суык. Юлларда бозлавык! А-а-а... тормозга басуга машина туктап кала алмады, теге кузгалып китә алмаган машинаның артына килеп керде. Бампер чәрдәкләнеп ватылды. Нәргизә ни әйтергә дә белми шаккатып карап торган арада, каршы машинадан бер егет чыгып, кызның тәрәзәсен шакыды. Әллә ни усал күренми иде ул егет. Машиналарның «пәп» итешүе кыш көне була торган хәл. Иң мөһиме: кайдадыр бу күзләр очрашырга, аңлашырга тиеш иде бит инде! Болай да озак табыша алмый йөрделәр. Йөрәк буш булмаган, күрәсең, үпкәләүләрне кичереп бетерергә вакыт кирәк булгандыр...  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар