– Барыгызга да бәхет, кышкы кичләрне җылытырлык кайнар мәхәббәт телим! Киләсе очрашуларга кадәр! Сезне яратым, мин – Нәргизә!
Фуф! Кичке эфир тәмам. Нәргизә колакчыннарын салып өстәлгә куйды. Бррр! Урамда салкынайткан бугай. Нәргизә микрофон артында утырган арада Суык бабай тәрәзәгә бәздән челтәр бизәкләр ясап китәргә өлгергән әнә.