Логотип
Күңелеңә җыйма

Эчкече иргә сабыр итәргәме?

Әти-әни сизенгәннәрде инде, бер шимбә иртәсендә икәүләшеп безгә килеп җиткәннәр. Ирем, һәрвакыттагыча, кичтән эчеп, иртән айныр-айнымас килеш торып чыкты.

Туганнардан, дуслардан, әти-әнидән күпме генә яшерергә тырышсам да, башка булмастыр инде. Ирем бик еш эчә. «Запой» белән дип әйтәләр андыйлар турында. Гомердә дә исерек ир белән яшәмәячәкмен дип сүз бирсәм дә, мин дә әнинең язмышын кабатлыйм инде, ахрысы... 

Безнең әни эчкән кешене бер дә сөйми. Сыра гына эчкән булса да, исеннән үк әллә каян танып ала, алдармын димә аны. Әти элек бик еш эчкән. Аның белән күпне күрергә туры килгән әнигә, сөйләсәң, үзе бер хикәя. Хәзер, сәламәтлеге какшагач, 60 яшендә әти эчүеннән туктады. Аңа карап әнинең эчүче кешеләргә карата сизгерлеге кимемәде. Без авылга кунакка кайткан чакта ирем кайвакыт үзе белән сыра алып кайтып, шуны эчеп мунча керә иде. Ә мин: «Сыра гына бит инде, урамда эчеп йөрми», – дип, гел иремне якладым. 

Шулай эчкәли торгач, бу гадәте берничә көнгә сузыла башлады. Ирем ягына авылга кайтсак, ул ялның ике көнен, кичен дуслары белән уздырды. Шуның аркасында шәһәргә дә дүшәмбе иртән, ул айныгач кына китәргә туры килә иде. Ул чакта да иргә ял кирәк, эше күп дип, акларга тырыштым.

Берничә елдан һәр кич саен бераз салгалый торган гадәт барлыкка килде. Күршедә яшәүче ахирәте белән йә алар ишегалдында, йә безнекендә утырып кәефләнеп алуга да җиңелчә карадым. Иртән эшкә барырга айнып бетә алмаса, хәмер исе килеп торса, кайвакыт үзем рульгә утырып, иремнең эшен көйләп, шәһәр буйлап йөреп кайтуга калды. Ул янәшә утырып йөри... «Зинһар, йөреп кайтыйк, мин дежур бүген», – дип ялынгач, ничек бармыйсың. Эшеннән кумасыннар дип борчыласың... 

Гел хурлап та булмый. Тормыш итәрлек бер дигән ир инде ул. Эшләми торган кеше дә түгел үзе. Ике катлы йорт җиткереп чыктык, күп әйберне үз куллары белән эшләде. Ашарга бик оста пешерә, зур мәҗлесләргә дә күп итеп пылау, хашлама пешерә ул. Аек булганда... Оператор буларак, электроникада бик хәвәс, кеше белмәгән әйберләрне белә. Эшендә шуңа тоталардыр да инде. 

Бервакыт бу эчүләр тоташтан китте. Эшенә сирәк кенә бара торган итеп көйләде. Атна буе айный алмыйча яткач, акча түләп система куючы шәфкать туташлары чакыртып айныта башладым. Килгән саен биш мең акча түләп... Моңа инде түзеп булмый иде. Авылга да балалар белән үзем генә кайтам, чөнки ирем айный алмый кала. Исерек килеш алып кайтасым килми, әнине кызганам. Әле, өстәвенә, кайткач аларны алдыйм. Дежур бүген, фәлән-төгән, дип...

Әти-әни сизенгәннәрдер инде, бер шимбә иртәсендә икәүләшеп безгә килеп җиткәннәр. Ирем, һәрвакыттагыча, кичтән эчеп, иртән айныр-айнымас килеш торып чыкты. Икебезне дә утыртып сөйләштеләр, иремә аңлатырга тырыштылар. Әти үзе дә эчкән кеше буларак, моның җүнлегә китермәячәгенә ышандырырга тырышты. Иремнең әти-әнисе бер дә борчылмыйлар иде, эчкәнен белсәләр дә, бер тапкыр да акыл өйрәткәннәрен хәтерләмим. Шул сөйләшүдән соң бер ай эчмичә торды да, тагын башланды менә. Әле кичә генә система куеп айныттык. «Үләм хәзер, табиб чакырт», – дип ыңгырашып яткач, риза булдым инде... 

Әни мине кызганып елый. «Сиңа да исерек белән торырга калган икән», – ди. Бу минем яшьтән калган установкадыр инде. Ирем нишләсә дә, минем өчен гадәти хәл булгандыр. Чөнки әти дә эчте, әни дә сабыр итте, гафу итте... Әтинең эчүе белән чагыштырганда, иремнең башта сыра белән мавыгуын җиңел генә кабул иттем, бу эчүмени дип карадым. Күрәсең, ул да минем күндәм булуымны күреп, азгандыр. Башында ук эчүенә каршы бер сүз дә әйтмәдем, кәефемне төшермәдем, гел якты йөз күрсәттем, гаепләмәдем. Әни дә шулай яшәде бит. Балачакта норма дип кабул ителгән гаилә моделе хәзер минем гаиләгә күчкән булып чыга. 

Үземнең дә кызым үсеп килә. Ул әтисен дә, минем күндәмлекне дә, эчкече иремә риза булып яшәвемне дә күреп үсә. Диванда айный алмый атна буе эчеп яткан әти – аның әтисе. Ул да минем язмышны, әбисенең язмышын кабатламасмы? Кабатлавын теләмим. Шуңа күрә, бәлки, ирем белән араны өзәргәдер? Туктап торганнан соң яңадан шул ук юлга басты бит. Үзгәртеп булырмы аны? Бер тапкыр «кодирование» ясатып дәвалап карадык инде, шул уколдан соң үлә язды, куркып калдым. Ир өчен көрәшергәме, кызымның киләчәген кайгыртыргамы?

 Фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин дэ сезнен кебек исерек ирне 18 ел тузеп яшэдем. Хэзер исемэ тошкэн саен, жулэр булганмын дип уйлыйм. Аерылышканыбызга елдан артык, хаман эчэ, эчендэ чыкмаган жаны гына калган инде. Кеше ни эйтер дип тузэбез шул, узебезне уйламыйбыз. Эгэр бер фикергэ килэ алмасагыз, психолог белэн кинэшегез. Мина ярдэме тиде. Игътибарыгыз очен рэхмэт.

    Хәзер укыйлар