Логотип
Күңелеңә җыйма

Читлектәге мәхәббәт

Мәхәббәтне төрмәдән эзләмәсен­нәр иде лә кызлар. Сыйныфташлар, курсташлар, авылдашлар күпкә ышанычлырак түгелмени?

Менә ничәнче тапкыр инде мунчада бер әбине күзәтәм. Мунчага, ашка килгән кебек, бөтен беләзекләрен киеп килә, салмыйча гына юына. Баштарак һавалы гына: «Мин шулай өйрәнгән инде, без кулда алтын-көмеш барлыгын тоймыйбыз да», – кебегрәк сөйләнгән иде. Берьюлы чын дөресе ачылды: «Өйдә калдырсам, онык урлап сатар дип куркам», – дип ычкындырды.

Бу минем күрше әбием кебек үк беркатлы түгел икән. Күршемә дә дәрәҗәле булып, бай булып яшәргә хыялланган оныгы килеп йөри. Әмма моның өчен ниндидер тырышлык кую аның ниятендә юк. Онык безнең яшәү рәвешен күреп, ихлас-тан аптырый: «Сез шулай көн дә иртән торып эшкә китәсез дә, кич кенә кайтасызмы? Үзегезнең әле машинагыз да юк». 

Кыйбла сайланган булган икән инде. Берзаман Оныкның да, атасы­ның да төрмәгә утырганын ишеттек. Улына тормышта лаеклы урын табарга ярдәм итәргә тиешле ата кеше үзе башлап йөргәндә, әби кешенең фәкать яратуга, фәкать ышануга корылган самими тәрбиясе көчсез булып чыккан икән ләбаса. Җиңел кәсеп тапканнар болар: наркотиклар сатарга тотынганнар, әмма бик тиз тотылганнар. Ярый әле, Онык үзе хирысланып китәргә өлгермәгән. Бу кадәресенә Оныкны үлеп яратучы әби мең кат шөкер итте. Аннары ай саен Оныкка посылкалар хәстәрләргә кереште. Гомумән, аерылып-кушылып беткән бу гаиләнең бөтен мәшәкате, сөйләнүләре посылка хәстәрләү, кү­ре­шү көннәрендә төрмәгә барып кай­тулар тирәсендә куерды. 

Ничә кара­саң, әбинең күзе яшьле. И-и, Онык бик әйбәт, бик укымышлы малай икән дә, әбисен дә үлеп ярата икән, тик менә бәхете генә булмаган икән.

Беркөнне әби өендә сабан туена кунаклар көткәндәге кебек күңелле ыгы-зыгы купты. Оныкның сеңлесе дә килгән. Аның янында бер марҗа кызы бөтерелә. Санкт-Петербургтан ук килгән икән. Кунак кызның камыр тотканы юк кебек күренә, әмма тырыша. Камырга тотынырга дәртләндер­гән сәбәп тә ачыкланды. Кунак кыз интернет аша Онык белән танышкан. Дүрт тел белә торган бик тә укымышлы, бик тә зыялы кыз икән бу бала. Онык аны ни рәвешле сайрап кызыктыргандыр, ничекләр мәхәббәтле күренгәндер – билгесез. Табылгандыр инде берәр – үзен бәхетсез корбан итеп кызгандырырдай сәбәп.

Икенче көнне күчтәнәчләр төяп, төрмәгә күрешергә киткән сеңел белән анасы тиз әйләнеп кайттылар. Кунак кыз өч көнгә торып калган. Бичара әби моңа бик сөенде. Ниһаять, Онык башлы-күзле булды дип уйлады ул. «Әйбәт кенә торып китсәләр ярар иде», – дип, аларга, догалар укый-укый, бәхет юрады. 

Ә без Әбине дә, тормышта романтикага әле һаман урын бар дип уйлап, ерактан җыенып килгән кызны да кызгандык. Төрмә шулпасын һәм аннан да элегрәк хәрам ризык, хәрам акча тәмен татып караган Онык, рәшәткәдән котылгач, әбисен куандырыр микән? Кунак кыз исә, гомумән дә, төрмә тормышын ямьләр өчен генә булыр да югалыр инде ул.

Торып калса, кызның хәле тагын да кызганычрак. Андый берәүне беләбез. Ике бүлмәле фатирын сатып, төрмәгә барып кавышкан наркоман иренең әҗәтләрен түләгән иде инде ул. Хәзер дә шул эшләмичә рәхәт яшәү турында гына хыялланган хөрәсәннең тамагын туйдырып, кубызына биеп, шатлыксыз гомер кичерә.

Иң мөһиме – булачак гомер юлдашы хезмәт сөйгән нәселдән булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Иииииходаем алла сакласын инде,уземнен дэ малайларым усеп килэ,курэчэк итмэсен

    Хәзер укыйлар