Логотип
Күңелеңә җыйма

Чәчәкләр сылуы

Мәхәббәт көтелмәгән җирдән килә икән ул. Сорап та тормыйча...

– Бездән ерак түгел генә чәчәк кибете бар. Шуннан бер букет чәчәк алып кайт. Үзеңә түгел инде, билгеле, – бу эшне миңа, ир кешегә, кушуына аптырап, колакчыннарымны салып,  бүлек башлыгы Зөфәр Гәрәевичкә күтәрелеп карадым.  
– Хисапларыңны алдан биреп бетердең, булдырдың. Шуның өчен сиңа премия, – диде ул гадәттәгечә уен-көлкегә борып.– Эш сәгатендә әкрен генә атлап һава сулап кайт әле. 
– Мин бит чәчәк сайлый белмим, Зөфәр Гәрәевич. Шуңа да кызлар белән дә мөнәсәбәтләрем барып чыкмый. 
– Асия Зәкиевнага нинди гөлләмә ала белмисеңме? Монда уйлыйсы да юк: иң матурын!
Теләр-теләмәс кенә офистан чыгып, моннан бер тукталыш кына булган чәчәк кибетенә атладым. Эшкә барганда машина белән еш узып китәм ул кибет яныннан, әмма беркайчан да кергәнем юк иде.  Кызларга чәчәк өләшә торган егетләрдән түгел мин. Нәрсә инде ул чәчәк?! Бүген бирәсең, иртәгә – шиңә. Шуңа мин күбрәк татлы бүләкләр бирә идем, хәзер анысын да бирмим. Бүләк итәр кешем юк. Көзге хозурлыкны кайчан күрер идем әле, дип,  әкрен генә  бардым. Кибеткә керүгә мине хуш ис урап алды. Карале,  өзелгән чәчәкләрдән дә шундый тәмле ис килә икән! Ә алар шундый күп монда. Ни өчен кергәнем дә онытып, чәчәкләргә карап торам.
– Сезгә чәчәкләр кем өчен кирәк? – дигән тавышка сискәнеп китеп, сатучы өстәленә таба карадым.  Сатып алучыга таба  елмаеп килгән кызны күрдем дә, баскан урынымда катып калдым. Күземне ул кыздан ала алмадым. Чәчәкләр арасындагы күбәләккә тиң иде. 
– Кемнең юбилее ир-атныкымы, хатын-кызныкымы? – дип елмая ул.
– Апамныкы иде. 
– Әйдәгез, розалардан гөлләмә  җыям. 
– Юк, ул купшы букетлар яратмый, гадирәк булсын иде...
–  Альстромерияләрдән җыйыйк алайса...
Сатучы кызның тавышы да бик йомшак һәм үзенә охшап бик матур икән... Мин хәлемне аңларга тырышып, кызны күзәтәм. Коңгырт чәчен җыеп куйган, иреннәре генә түгел, күзләре дә көлә. Үзе кечкенә генә. Минем инде күптәннән мондый хәлдә булганым юк иде: учым тирләп чыкты, йөрәгем кага... Хатыным белән аерылышканнан соң бөтен хатын-кызлар да бер калыптан суктырылган дип, алар ягына карамый яшәгән идем. Башка берсен дә йөрәгемә якын китермим дигән идем бит ләбаса... 
– Сезгә нинди чәчәкләр җыйыйм?
Ни әйтергә белми аптырап калдым.
– Әнә теге кызыл розаларны бирәсезме соң?
– Кем өчен дип җыярга букетны? –  дип күзләремә карап елмайды кыз.
Кып-кызыл булып чыктым бугай. 
– Хатын-кызга дип... – авызымда ботка кайнаттым.  Нигәдер аңа хатын-кызга чәчәк алуымны белгертәсем  килми иде.
Кәгазьгә төрелгән гөлләмәне күтәреп чыктым да, эшкә урау юллар буйлап кайттым. Офиска килеп кергәнче, хушыма килеп, ялгызым уйларымны тәртипкә салырга теләдем. Нәрсә булды соң миңа? Әллә бер күрүдә гашыйк булдыммы?! Мин бит инде мәхәббәткә ышанмый башлаган идем. Ә бу сылу уйларымны астын өскә китерде.
Офиста үткән туган көннәрне яратам мин. Ә монысында  ямь тапмадым. Нигәдер чәчәк кибетенә барасым килде. Әмма барырга курыктым.  Кибетне узып киткәндә, ул якка карамаска  тырышып, берәр ай йөрдем әле.
Әмма хисләремне җиңә алмадым. Эштән өйгә кайтканда юлым гел чәчәк кибете аша булды.  Анда кергәч буш кул чыгып китү уңайсыз. Сылу кыз белән озаграк сөйләшергә тырышып, сайлана-сайлана, чәчәк гөлләмәләре җыйдырттым. Әнигә, сеңлемә чәчәкләр бүләк итә башладым. 8 Мартка да чәчәк бүләк итмәгән улының, атна саен  гөлләмәләр бүләк итүенә әни аптырады. Сеңлем моның сәбәбен эзли башлады. Әмма  кибеттәге сылуга гашыйк булуымны күз алдына да китерә алмады бугай. 
Шулай атналар үтте. Без чәчәкләр сылуы белән чәчәк кибетендә очрашып тордык. Шушы вакыт эчендә нинди чәчкәләрнең нәрсә аңлатканын, кемгә нинди гөлләмә бүләк итәргә кирәген белеп бетердем. Чәчәк бүләк итүдә экспертка әйләндем. Ә үзем чәчәкләр сылуына көннән-көн гашыйк булдым, әмма хисләремне белгертергә курыктым. Бер янгач өреп кабасың икән ул... 
Бездә күңелле мәшәкәтьләр вакыты җитте. Сеңлем кияүгә чыга. 
– Абый, безнең гаиләдә чәчәкләрне синнән дә яхшырак белүче юк. Кәләш гөлләмәсен алуны сиңа йөклим дип, – бик җаваплы эш кушты. 
Ә минем өчен дөньяда бер генә чәчәк кибете бар. Туп-туры шунда киттем. 
Кибеткә килеп кергәндә чәчәкләр сылуы бер сатып алучыга гөлләмә җыя иде. Мине күрде дә елмайды. Без бер-беребез белән беркем сизмәслек итеп баш кагып исәнләштек. 
– Бүген кемгә гөлләмә аласыз инде, – дип яныма килеп басты ул  алдагы сатучыны җибәргәч.
– Бүген минем өчен бик дулкынландыргыч көн! Аеруча матур гөлләмә кирәк. Кәләш өчен! 
Чәчәкләр сылуы агарып киткәндәй булды. Елмаеп торган күзләре шунда ук моңсуланды. 
– Сезнең өчен бик шатмын. Ниндиерәк чәчәкләрдән җыйыйм, – диде ул читкә карарга тырышып. 
– Ул дөньядагы иң нәфис гөлләмә булырга тиеш!
– Аңладым, – диде ул йөзен яшереп. – Миңа ярты сәгать бирегез дип, – чәчәкләре янына кереп китте. 
Чәчәкләр арасында ул бигрәк сылу иде. Сокланып аны күзәтәм. Ул әкрен генә чәчәкләрне ала да әйләндереп-әйләндереп карый. Ошамаганнарын кире куя.  Әледән-әле бармаклары белән битен сыпырып ала. Елый түгелме соң?!.
Башка көннәрне гөлләмә җыйган вакытта гел сөйләшә идек. Бүген чәчәкләр сылуы бер сүз эндәшмәде. Мин дә, кәефе юктыр, күрәсең, дип, артык төпченмәдем. 
– Кулымнан килгәнчә иң матур гөлләмә җыйдым. Кәләшегезгә ошар дип ышанам, – дип чәчәкләр сылуы миңа бик матур гөлләмәне сузды. Аның  күзләре яшьле иде.
– Кәләшемә түгел, сеңлемә ул. Сеңлем кияүгә чыга минем, – дидем мин  елмаеп. Эчемә җылы йөгерде. Димәк, чәчәкләр сылуы гөлләмә кәләшемә дип уйлап борчылган.
Кыз да яшьле күзләре белән елмаеп җибәрде. 
– Ә мин...
– Ялгышкансың, чәчәкләр сылуы, сеңлемә ул, – дип мин аны кочаклап алдым. Кыз күкрәгемә капланды...
Ул көнне кичен туйга икәү бардык. Ә ярты елдан без икәү бергә минем кәләшемә – чәчәкләр сылуына – гөлләмә җыйдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Парлы гомер булсын хэркемгэ, карткада яшькэдэ, ялгызлык бик авыр, уз башына тошкэч кенэ анлый кеше

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик яхшы хикэя,азагы бигрэк тэ...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бигрэк матур хикэя язгансын, Чулпан! Укырга жинел, укыгач кунелгэ рэхэт. Тагын шундыйларны куууп итеп яз, яме. Унышлар сина!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Шундый матур хикэя булды бу. Укып бетергэч, ирексездэн елмаеп куйдым. Кунелгэ бер рэхэтлек килде. Рэхмэт яусын авторга.

          Хәзер укыйлар