Логотип
Күңелеңә җыйма

«Бу сезнең кызыгыз...» (дәвамы)

– Менә инде танымады, – таныш булмаган хатын елмаеп каршына ук килеп басты, аның хушбуе ирнең борынын кытыклап куйды.– Югыйсә ничә ел бер парта артында утырдык.  – Галия? – Азатның шундук балачагы искә төште. Күрше подъезда яшәгән озын сары чәчле, кап-кара күзле бу кыз белән менә комлыкта уйныйлар, бергә балалар бакчасына йөриләр, мәктәптә дә бер сыйныфка туры килделәр. Бер-берсен белгәч, шунда ук бергә утырдылар. Бергә мәктәпкә йөрделәр. Азат беренче хисләрен исенә төшерде. Тик хәзер үзенә елмаеп карап торган хатын-кызда элекке Галиянең бер чалымы да юк кебек. Бары тик күзләре генә таныш...

 Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/bu-sezne-kyzygyz

– Менә инде танымады, – таныш булмаган хатын елмаеп каршына ук килеп басты, аның хушбуе ирнең борынын кытыклап куйды. – Югыйсә ничә ел бер парта артында утырдык. 
– Галия? – Азатның шундук балачагы искә төште. Күрше подъездда яшәгән озын сары чәчле, кап-кара күзле бу кыз белән менә комлыкта уйныйлар, бергә балалар бакчасына йөриләр, мәктәптә дә бер сыйныфка туры килделәр. Бер-берсен белгәч, шунда ук бергә утырдылар. Бергә мәктәпкә йөрделәр. Азат беренче хисләрен исенә төшерде. Тик хәзер үзенә елмаеп карап торган хатын-кызда элекке Галиянең бер чалымы да юк кебек. Бары тик күзләре генә таныш...

– Чынлап танымадыңмы? Әйе инде, мин. Шуның кадәр үзгәргәнменме әллә?
– Сине подъезд төбендә очратырмын дип һич уйламас идем. Мәктәпне тәмамлауга башкалага киттең дә югалдың...
 – Менә кайттым. Дөресрәге, күптән кайттым инде мин. Бер еллап әни белән яшим. Ә син бөтенләй үзгәрмәгәнсең. Тормышларың ничек? Тукта, сөйләмә, әйдә, миңа чәй эчәргә керәбез. Әни бакчага китмәгән булса, сине күреп бик аптыраячак.

Ир нигәдер берсүзсез Галиянең тәкъдименә риза булды. Балачак хатирәләреннән арына алмады бугай. Галия аның беренче мәхәббәте иде. Моннан 20 ел элек тормышын Галиядән башка күз алдына да китерә алмый иде. Ул бит чын-чынлап өйләнергә җыенды. Имтиханнарны биреп бетерүгә Галиягә йөрәген ачам дип хыялланды. Әлбәттә, Галия дә аны яратадыр. Яратмаса, 11 ел буе бер парта артында аның белән утырмас иде. Әмма язмышның үз планнары булган икән. Кызны әти-әнисе башкалага укырга җибәрде. Моны ишеткәч, егет тә кыз артыннан китәргә талпынган иде, әти-әнисе риза булмады. Өй янында югары уку йорты булганда читтә акча туздырып йөрмә әле, диделәр.

Галияне ул бик озак оныта алмады. Каникулларда күрештерә иде ул күрше кызын. Әмма аны башкала үзгәрткән иде инде. Борыны күтәрелгән, сөйләшергә дә теләмәгән Галиягә ул инде ачылырга курыкты. Аннан соң аның кияүгә чыкканын ишетте һәм өметен бөтенләй өзде. Шулай да беренче хисләрен йөрәк түрендә саклады. Кәдрияне очраткач кына ул хисләр йөрәкнең бер эчке почмагына кереп бикләнеп, сүнде. 

– Кер әйдә, – дип, ишекне ачып җибәрде Галия. Борынга яңа ясалган ремонт исе килеп бәрелде. – Әле генә ремонт ясатып бетердек. Әнинең картларча фатирын яшәрттем әле. Мин бит бөтенләйгә кайттым. Аерылып кайттым... 
 Чәй эчә-эчә Азат Галиянең тормыш тарихын тыңлады. Бик бай егеткә кияүгә чыга. Тормышлары да бик әйбәт була. Әмма аларның да балалары булмый. Тикшерелгәннән соң табиблар берсеннән дә гаеп тапмый. Шулай берничә ел узгач, ир бер яшь хатын белән чуала һәм ул балага уза. Бу хәбәрне белүгә үк ир Галияне аерып җибәрә. Шулай итеп ул әнисенә кайта. 

– Миңа тиздән 40 яшь. Ә минем ни гаиләм, ни балам юк. Димәк, гаеп миндә булган булып чыга. Бик авыр икән моны тану. Хәзер бөтен уем – бала табу. Бер бала тапсам, дөньядагы бер ир дә кирәкмәс иде. Гайрәтем чикты инде ир-ат халкыннан. Ә син өйләнгәнме? Балаларыгыз бармы?

– Әйе, – дип әйтү белән генә чикләнде Азат. 
– Ә син бөтенләй үзгәрмәгәнсең, Азат. Кечкенәдән бик акыллы идең. Балаларыгыз да сиңа охшап акыллыдыр...
Галия елмаеп аның янына күчеп утырды. Азатның битенә Галиянең тыны килеп бәрелде. Башы шаулый башлады. Бу кадәр якынлык анда әллә нинди давыллы хисләр тудырды. Нишли соң ул? Нигә керде ул монда? Азат чыгып китәргә дип тормакчы иде, әмма аркасында Галиянең кулын сизде... Тәне буйлап электр тогы үткәндәй булды. Үзе дә сизмәстән ул хатынны кочагына алды... Башында Кадрия дигән уй сызылды, әмма ул шундук таралып юкка чыкты. Азат каядыр очты...

Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/bu-sezne-kyzygyz-akhyry


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нигә башы ачылмый ссылка буенча?

    Хәзер укыйлар