Логотип
Күңелеңә җыйма

«Бу сезнең кызыгыз...» (ахыры)

Аңына ул машинасында килде. Тукта, монда нишләп утыра соң әле ул?!. Ә Галия... Төш булдымы соң ул, өн булдымы? Нишләде инде ул? Ул бит Кәдриягә хыянәт итте.

(https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/bu-sezne-kyzygyz – башы) 

(https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/bu-sezne-kyzygyz-dvamy – дәвамы)

Аңына ул машинасында килде. Тукта, монда нишләп утыра соң әле ул?!. Ә Галия... Төш булдымы соң ул, өн булдымы? Нишләде инде ул? Ул бит Кадриягә хыянәт итте. Бу уйдан аның косасы килде. Үзен бик пычрак итеп хис итте. Кадриянең күзенә ничек карар ул хәзер? Аның уйларын телефон шалтыравы бүлде.

– Азат, син әллә өйгә кайтмаска булдың? – чыбыкның теге башыннан Кадриянең ягымлы тавышы ишетелде. Нинди якын, кадерле кеше ул Азат өчен. – Кайт, өйдә ялгызым күңелсез... Һәм... кичәге өчен гафу ит мине, яме. Телисең икән, тикшерелергә барырбыз. Ничек әйтәсең, шулай булыр. Кайт кына...

– Син мине гафу ит, сөеклем. Тиздән кайтам...
Азатның күзеннән хәтта яшь бөртеге тәгәрәп төште. Юк, ул Кадрияне беркемгә дә алыштырмаячак... Күңелендә авыр хисләр иде. Ул бит Кадриядән башка бер хатын-кызга да карамады, ә бүген тотты да беренче очраган хатын белән хыянәт итте. Әйе, кайчандыр ул Галияне ярата иде. Әмма ул яратуның кыйпылчыгы да калмаган... Әгәр дә Кадрия бу хыянәт турында белсә, ул бит шундук Азатны ташлап чыгып китәчәк. Ирнең аркасына салкын тир бәреп чыкты. Юк, ул сөеклесен һич югалтырга теләми. Һич тә! Ярата ул аны!

Өйдә аны Кадрия берни булмагандай каршы алды. Ир генә аның күзләренә туры карарга кыенсынды. Үзен бик гаепле хис итә иде. Тизрәк барысын да онытырга теләде. Әмма йөрәгендә курку бар иде. Әгәр Галия аны эзәрлекли башласа... Таныш булмаган телефон номерын алмады. Галиянең ниндидер дәгъва белдерүеннән, низаг чыгаруыннан курыкты. 25 ел элек булса, ул ике дә уйламый аның артыннан дөнья читенә китәр иде. Әмма аның хәзер Кадриясе бар.

Ул кичтән соң өч атна, ай, ике ай үтте... Беркем дә шалтыратмады, социаль челтәрләргә дә ят хатлар килмәде. Азат төрле сәбәпләр табып әниләренә дә бармый торды. Галияне  очратсалар әгәр... Бераздан ир тынычланды һәм бу хәлне бөтенләй онытты. Алар Кадрия белән хастаханәдә тикшеренүләр узды. Кадриянең диагнозы кабат расланды. Табиблар: «Сезнең балаларыгыз була алмый, берәр могҗиза булса гына», – диделәр. Хатынының үрсәләнүен, яшь тулы күзләрен күреп Азатның йөрәге чәнчеп куйды. Нигә сөеклесен бу газапларга салды инде? Нигә тикшеренүләр үтәргә күндерде? Ахмак дип үзен сүкте. Бала кайгысын онытты ул, Кадриясе янәшәсендә генә булсын. Балалар йортыннан сабый алырга тәкъдим иттеләр аларга табиблар. Әмма икесе дә баш чайкады. Бу хакта элек тә сөйләшкәннәре бар иде. Чит баланы ярата алуына ышанмады ир. Үз каныңны тудырырга сәләтле булганда, чит бала тәрбиялисе килми иде аның.

Тормыш шулай әкрен генә үз көенә дәвам итте. Азат инде бала хакында өметен өзде. Бер ял көнне ишектә кыңгырау шалтырады.
– Син кемнедер көтәсеңме әллә?
Азат башын чайкап алды да, ишек ачарга китте.
Ишек төбендә кечкенә кыз бала җитәкләгән өлкән яшьтәге бер апа басып тора иде.
– Сез Азатмы? – дип сорады ул бик уңайсызланып кына.
– Әйе... – Ирнең күңел төпкелендә ниндидер борчу барлыкка килде. – Ә сез
кем буласыз?..

– Мин Кәримә апа булам. Асиянең күршесе. Шундый кешене беләсезме?
– Юк, белмим. Сез ишекләрне бутагансыздыр, – дип, ир, ишекне япмакчы булды.
– Ә Галияне беләсезме соң?
Азат яба башлаган ишекне кире ачты. Галия?.. Сөйләшкән тавышка бүлмәдән Кадрия килеп чыкты.
– Бу бала – Алия. Сезнең кызыгыз. Галиянең кызы...
Азатның кызы!.. Ирнең күз аллары караңгыланып китте. Куллары калтырый башлады, маңгаена тир бәреп чыкты. Галия, теге кич... Инде күптән онытылган хәлләр шундук кылт итеп исенә төште. Ул нәрсә әйтергә дә белми кызчыкка карады. Саргылт чәчле, кап-кара күзле бала, куркынып, хатынның артына посып кына карап тора.

– Галия бала тапканда үлде. Асия опекун булып баланы үзе карады. Әмма
менә ике көн элек үзе дә үлеп китте...
Хатын сөйли, Азат берни ишетми, гипнозланган кебек балага карап тора... Иренең хәлен күреп, сөйләшүгә Кадрия кушылды. Матур гына исәнләшеп, көтелмәгән кунакларны өйгә чакырды. «Утырып сөйләшик әле», – диде ул.
Залга үттеләр. Кәримә апа уңайсызланып кына диван читенә утырды.
Кызчыкны алдына утыртып, кочагына алды.
– Хәзер менә тыңлыйбыз, – диде Кадрия иренә карап.
– Галия бала тапканда үлде, – дип башлады сүзен Кәримә апа. – Башкалада бер бай иргә кияүгә чыккан иде бит ул. Әмма балалары булмагач, ире аерып җибәргән. Һәм менә монда күчеп кайкач, Ходай рәхмәте белән Галия балага узган. – Кәримә апа ялт кына Азатка карап алды. – Асия баланы үзе карады. И, бик яратып карады ул аны. Төннәр буе бишек янында утырган чакларда да «уф» дигәне булмады. «Кызымның кызы бит, балдан татлы», – дия иде. Ул аны үстереп аякка да бастырган булыр иде. Ярты ел элек яман шеш белән авырганы ачыкланды. Үләр алдыннан, Азат, сезнең хакта сөйләде. Мин үлсәм, баланы, зинһар, аңа илтеп бир. Үз канын ташламасын, диде. Менә соңгы әманәтен үтәп, алып килдем баланы. Нишләтерсез икән? Бик акыллы бала. Ятларга бирмәгез инде..

Кәримә апа яулыгын алып күз яшьләрен сөртте. Азат Кадриягә карады. Хатынының йөзендә бер үзгәреш юк иде. Әйтерсең аңа бу хәл бөтенләй кагылмый.
– Мин ДНК-тест ясатам, – шунна башка сүз таба алмады Азат. Әмма күңелендә инде күптән бар да ачык иде. Бу бала аның кызы. Аныкы!

– Нигә тест ясап торырга? Балага яхшылап кара, гел үзеңә охшаган бит. Чәч төсе белән күз төс генә башка, – диде иренә карап Кадрия. Аның тавышында бернинди ачу чаткысы да юк иде.
– Ә сезгә, Кәримә апа, зур рәхмәт. Баланы безгә китереп бик дөрес эшләгәнсез. Алия язмышы өчен борчылмагыз. Алия, әйдә, мин сиңа тәмле конфет бирәм. Ашыйсың да килгәндер инде...
Кадрия бала янына килеп аның каршына тезләнеп, чәчләреннән сыйпап алды һәм әкрен генә кызчык белән сөйләшә башлады...

Кызчык беренче көнне үк аларда калды. Ул яңа йортка да, булачак әти-әнисенә дә бик тиз ияләште. Ә Кадрия өйдә бала барлыкка килүне бик тыныч кабул итте, хәтта шатланды да. Бала сөяргә сусаган күңеле түгелде аның. Алия дә беренче көннән үк аңа тартылды.

Ә Азат белән берничә көн берни сөйләшми йөрде әле. Әйтерсең бу бала күктән төшкән. Азат та үзе сүз башларга кыймады. Берничә көннән соң ир белән хатын арасында җитди сөйләшүләр булды. Азат хатасын таныды, гафу үтенде. Аңа Кадриядән кала тормышында башка хатын-кыз булмаганы, бары шул бер кич белән туктавы турында берничә кат ант эчәргә туры килде. Шуннан соң гына аларның кечкенә, әмма хәзер чын мәгънәсендә тулы гаиләләрендә тынычлык урнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар