Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
Бала таба алмаячагы хакында Кадрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.
– Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
Зурлап туй үткәрделәр. Һәм туй мәҗлесендә кебек үк кунаклар алсу һәм зәңгәр төстәге бала ыштаннарына акча җыйды. Кыз ягы үлчәүне басты. Бу вакытта Кадрия кыенсынып, күзләрен аска төшерде, Азат аның кулын кысып куйды. Соңыннан гаилә тормышы башланды. Икесе дә актив тормыш алып барырга яраткач, башта рәхәтләнеп яшәп алдылар. Дуслары белән сәфәр иттеләр, походлар, сплавларга бардылар. Әмма елдан-ел дуслары азая барды – бала мәшәкатьләренә күмелә башлады алар. Дусларының балалары туу хәбәрен ишеткәндә Кадрия йөзен чытып куя иде. Азатның да бала сөясе килә башлады. Әмма җитди сөйләшүне башларга батырчылыгы җитмәде.
Сөеклесенең күңеленә яра саласы килми иде. Ул бит гаепле түгел. Азатны алдамады, алдан ук әйтте. Әмма... Ел саен медицина өлкәсендә алдынгы технологияләр көчәйгән чорда, бәлки, дәвалау ысуллары табылгандыр?!.
Дусларының балалары белән әвәрә килеп уйнауларына кызыгып карап йөргәннән соң, үзенең дә бик нык әти буласы килде Азатның. Бик шәп әти булыр иде бит ул! Ниһаять сөеклесе белән сөйләшергә уйлады.
– Кадрия, бәлки, бала табарга тырышып карарбыз? – дип, сүзен башлады бер кичне кыюсыз гына.
Хатын дерт итеп китте. Текәлеп утырган телефонын читкә алып куеп, Азатка карады:
– Безнең бу хакта сөйләшү булганы бар бит. Син ул вакытта гаилә баласыз да була ала дип тынычландырдың. Хәзер йөрәкне телгәләргә уйладыңмы, – диде ул коры гына.
– Беләм, сөеклем. Сине гаепләмим. Мин бит инде кырыкка җитәм. Аннан соң әниләр дә һаман онык сорыйлар...
– Сиңа башта ук әйттем. Мин бала таба алмыйм. Безнең уртак балабыз була алмый, – дип елап җибәрде Кадрия. Әллә миңа җиңел дип уйлыйсыңмы? Иптәш кызларым бала имезгәнне күрсәм, күкрәгемнең ничек авыртканын белсәң иде. Җитмәсә, син йөрәгемә тоз саласың... Соң, әйдә, суррогат әни эзлик. Әмма минем орлыкларым юк. Йә үзең берәр нәрсә уйлап тап.
– Син миңа сөяркә табарга киңәш итәсеңме әллә? – дип кочаклап алды хатынын Азат. – Безнең бала барыбер булачак. Әмма пенсия яшендә бала җитәкләп йөрисем килми, хәзер кирәк ул безгә. Ә син тикшерелергә дә теләмисең. Бәлки безнең шанс бардыр.
– Мин сиңа әйттем. Тагын бер кат кысыр икәнемне раслар өчен хастаханә буйлап йөрмим, – диде Кадрия Азатның кочаклаган кулларын алып атып. – Сөяркә турында әле авыз да ачмаган идем. Теләгең бар икән, тап.
Кадрия ишекне шап итеп ябып йокы бүлмәсеннән чыгып китте. Азат ачуы кабарган хатыны артыннан чыгарга базмады. Аны юатасы килү теләге дә юк иде. Шулай итеп алар өч елга беренче тапкыр аерым ятып йокладылар.
Хатыны белән булган сөйләшү Азатның уеннан икенче көнне дә китмәде. Аларның мөнәсәбәтләре тупикка барып җиткән иде. Нәрсә булса да эшләргә кирәк. Эштән соң әнисе белән әтисе янына китте. Алар Азат өчен үрнәк гаилә. Энесе белән Азатны бары тик мәхәбәттә үстерделәр. Әтисе белән әнисенең ачуланышкан чагын да хәтерләми. Бәлки алар берәр киңәш бирер.
– Нишләп син ялгызың? Килен кая? – дип каршы алды аны әнисе.
– Сезнең белән генә сөйләшәсе сүзем бар. Миңа киңәш кирәк, әни...
Ана улына карап торды да:
– Әйдә, эштән соң ашап алыйк әле. Аннан сөйләшербез диде.
– Кадрия белән ачуланыштык әле, – дип, сүзен башлады Азат әнисе өстәлне җыештыра башлагач.
– И Ходаем, шулай дип уйлаган идем аны. Ныкмы? Килен куып чыгардымы әллә сине? Нәрсә майтардың? – дип сораштырырга кереште ана.
Ачуланышуларының сәбәбен сөйләп биргәч, әтисе белән әнисе киңәш бирергә ашыкмады. Әтисе җилкәләрен генә сикертеп куйды, әнисе бер ноктага карап уйга калды.
– Бер селтәнүдә җимерергә ярамый. Киленне тикшерелергә күндер әле син, улым. Булмастай икән инде, бер-береңне интектереп яшәүнең мәгънәсе юктыр ул. Гаилә баласыз буламыни инде?! Үзеңә кара инде, улым. Без бернинди дә киңәш бирә алмыйбыз...
Әтисе белән әнисе яныннан китәргә теләми, бик озак утырды әле Азат. Уйлары һаман шул бала мәсьәләсендә йөрде. Аның өйгә – Кадрия янына кайтасы килмәде. Хатынын үпкәләткәнен аңлый да үзе, әмма ул гаепле бит, Азат түгел. Азат – сау-сәламәт ир.
Әниләреннән кайтырга чыкканда (бик кунып калырга теләсә дә, кунмады. Әнисенең артык сорауларын ишетерегә теләмәде) инде караңгы төшеп килә иде. Киңәш ишетеп, билгеле бер карарга килеп кайтырга тиеш иде бит ул бүген Кадрия янына. Ә монда билгесезлек... Кадрияне бик ярата ул, аннан аерылу уе моңа кадәр бөтенләй башына килмәгән иде. Ничек яшәр соң ул ансыз? Кадрия кебек хатынны кем әзерләп куйган әле аңа?! Яше дә бара бит инде. Юк, Кадриядән башка беркемне ярата алмаячак. Әмма хатыны – кысыр. Бу уйдан ашказаны суырылып куйды. Хатыны кысыр булганга ул бала сөю рәхәтеннән мәхрүм булып яшәрме?!
– Азат, әллә син инде? – дигән хатын-кыз тавышына сискәнеп китте Азат. Эңгер-меңгердә үзенә таба килгән кешегә карады. Бу хатын эндәштеме соң аңа?
– Мин... – диде ул аптырап.
– Менә инде танымады, – таныш булмаган хатын елмаеп каршына ук килеп басты, аның хушбуй исе ирнең борынын кытыклап куйды.– Югыйсә ничә ел бер парта артында утырдык.
– Галия? – Азатның шундук балачагы искә төште. Күрше подъезда яшәгән озын сары чәчле, кап-кара күзле бу кыз белән комлыкта уйныйлар, бергә балалар бакчасына йөриләр, мәктәптә дә бер сыйныфка туры килделәр. Бер-берсен белгәч, бергә утырдылар. Бергә мәктәпкә йөрделәр. Азат беренче хисләрен исенә төшерде. Тик хәзер үзенә елмаеп карап торган хатын-кызда элекке Галиянең бер чалымы да юк кебек. Бары тик күзләре генә таныш...
(Дәвамы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/bu-sezne-kyzygyz-dvamy )
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
1
Кайда соң моның дәвамы?
0
0