(дәвамы)
башы:
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ulym-baxetle-bul
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ulym-baxetle-bul-1740605360
https:// https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ulym-baxetle-bul-3
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ulym-baxetle-bul-4
Мәхәббәт шундый нәрсә: күңелең бакага төшсә, янында елап утырырсың, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер... Айратны да аңларга була – йөрәге ашкынып типкән, гормоннар уйнаган чоры егетнең.
Сәрия соңгы арада йокысызлыктан интекте, төн буе догалар укып, Аллаһы Тәгаләгә ялварып чыга: «Ходаем, балама һидаять, акыл бир, гөнаһларга батырма, анасының ачы язмышын баламда кабатлатма» – дип, күз яшьләре белән ялварды.
Бердәнбер улыңны кадерләп үстергәч, башка хатын-кызга тапшырулары кыен икән. Белмисең, кайсы кулларга эләгер: яхшы хатынгамы, усалгамы? Бергә эшләүче Роза исемле хатын киленен яманлап бетерә алмый, көн саен зарлана. «Очрашып йөргән вакытта күземә шундый әйбәт булып күренгән иде, кияүгә чыккач киленебез тешен күрсәтте. Миңа «әни» дип тә дәшми, отчество белән генә әйтә. Сүземне колагына да элми, киңәш биргәнне яратмый. Улымны миңа каршы котыртып бетерде, чүпрәккә әверелдерде, хәзер хатынының күзенә генә карап тора. Бала тугач, бөтенләй мәми авызга әверелде. Хәзер килен улымны минем янга җибәрми башлады, бәйрәмнәрдә дә үз авылына алып кайтып китә», – ди. Аның сөйләгән сүзләре Саниянең болай да яралы күңелен шом-шөбһә тутыра. Әгәр дә Айрат очрашып йөргән кыз шундый булса? Кияүгә чыгып улымны миңа каршы котыртып ятса?
Ышанмый хәзерге замана кызларына Сәрия, һич ышанмый! Ходаем, каян гына килеп чыкты улымның юлларына бу чәчби? Моңа кадәр бер тапкыр да кызлар кулын тотып карамаган Айратны гашыйк итәргә авыр булмагандыр аңа. Ишетеп, күреп тора Сәрия, телефоннан ничек юмаланып сөйләшә улы белән, «матурым, алтыным» дип кенә тора. Айраты да «песием, алмам», дип җавап кайтара, әнисе гомер ишетмәгән назлы сүзләр әйтә.
Айрат бүген әнисенә: – «Иртәгә Ләйсәнне кунакка чакырдым, синең белән таныштырырга уйлыйм, мин аны яратам, сез уртак тел табарсыз дип ышынам», – диде. Моны ишеткәч, Сәриянең тыны кысылды, кан басымы күтәрелде. Менә сиңа мә, ул курыккан көн, ниһаять, килеп тә җитте!
Сәрия бу хәбәрне башында кат-кат әйләндерде. Хатынның кызны өй бусагасыннан бер дә атлатып кертәсе килми иде. Ләкин Сәрия улына да каршы бара алмый, күңелендәгесен ычкындырса, алда нәрсә көтәсен белми. Хәзерге яшьләр авыр сүзне күтәрми, башларыннан сыйпап торып кына ярый аласың... Айратка берәр нәрсә ошамаса бүлмәсенә кереп бикләнә, берәр атна сөйләшмичә йөри.
Хатын улының яраткан кызын ямьсез килеш каршы ала алмый, бәйрәм табыны да әзерләргә кирәк. Бәлеш пешерергәме, коймак белән генә чикләнергәме?
Сәрия кием шкафында эленеп торган күлмәкләрен барлады, өстенә бер киде, бер салды. Көзге янындагы шкатулканы ачып алтын алкаларын, йөзекләрен барлады. Сәрия кибеттә эшләп, акчага котлык кичермәде: теләгән киемен ала, тәмле ашый. Кыйммәтле алкалары гына да биш-алты, йөзекләре ун данәгә якын – рубин, зөбәрҗәт кашлылары да бар. Әнисе авырып ятканда алтын алкаларын, йөзекләрен аңа бүләк итте. «Бу бик борынгы, затлы йөзекләр, төсем итеп сакларсың», – диде. Сәрия дә алтыннарын кызына бүләк итәр иде дә соң... Хатын алтын-көмеш салынган шкатулканы кулында озак әйләндерде. Үлеп китсәм байлыкларымны килен кеше үзләштерер инде, дигән уй хатынның башына тынгы бирмәде. Сәрия кинәт кан басымының күтәрелеп киткәнен сизде, йөрәге чемер-чемер итеп алды, чигәләрендә ток йөгергән кебек булды. Хәлсезләнеп китеп, аякларында басып тора алмыйча, бар гәүдәсе белән идәнгә егылды...
Сәрия аңына килгәч, үзенең кайда икәнен аңламады: тирә-як ап-ак, күз алдына ниндидер нур сирпелә, «әллә үлеп киттемме, Ходаем», дигән уй узды башыннан. Кул-аяклары селкенә бугай, күз каршында яктылык сирпелә – тәрәзәдән төшкән кояш нурлары икән... Хастаханә палатасында ята икән бит, кулына энә кадалган, капельницадан тып-тып килеп кан тамырларына дару тама...
– Ниһаят, аңга килдегез! Аллага шөкер, кризис моменты узды, сезгә вакытында ярдәм күрсәттеләр, – диде палатадагы шәфкать туташы.
Ул Сәриянең кулын тотып пульсын тикшерде, маңгаена кулын куеп карады.
– Сез бик көчле стресс халәте кичергәнсез, йөрәгегезне саклагыз, тыныч булырга тырышыгыз!
Баксаң, Сәриянең һушсыз идәнгә егылып ятканын улы күреп алып, ашыгыч ярдәм машинасы чакырган, аны носилкага салып хастаханәгә алып килгәннәр. Вакытында ярдәм күрсәтмәгән булсалар, якты дөньядан китеп барасы булган бит...
Бераздан палатага улы килеп керде.
– Әни, хәлең ничек? Ләйсән синең хастаханәгә эләккәнеңне белгәч бик борчылды, эшеннән көн сорады. Үз куллары белән токмач кисеп, аш пешереп алып килде сиңа. Ашасын, тернәкләнсен, ди...
Сәрия башын борып тирә-якны күзләде. Аннан:
– Үзе кайда соң? – дип сорады.
– Әни ул коридорда калды, палатага керергә ояла.
– Оялмасын, керсен. Минем аны үз күзләрем белән күрәсем килә.
Айрат, Ләйсәнне палатага дәшәргә дип, коридорга чыгып китте. Бераздан ул ябык гәүдәле, озын кара чәчле кызны җитәкләп керде. Кыз, оялып кына, башын аска иеп Сәрия янына килеп басты.
– Сәрия апа, ничек хәлләрегез, хастаханәгә эләккәнегезне белгәч бик борчылдык. Айрат өчен сез дөньядагы иң кадерде кеше, зинһар, үзегезне саклагыз. Сез аңа кирәк. Мин үзем дә әби белән үстем, әти-әни авариягә очрап һәлак булды. Сезне бик күрәсем, танышасым килгән иде, хастаханәдә очрашырбыз, дип, һич уйламаган идем...
Кызның күзләрендә яшь тамчылары күренде.
Сәрия Ләйсәндә әнисенең чалымнарын күргән кебек булды. «Килен кайнанага охшап килә диләр, бу бит миңа түгел, әнигә охшаган. Их, әнием, оныгыңның шундый кыз белән очрашачагын белсәң, ничек шатланган булыр идең», – дип уйлап куйды ул.
Бу минутларда башындагы кара уйлар очып таралган иде. Аның күңеленә әйтеп бетергесез шатлык хисе кереп тулды. Әйтерсең Сәрия яңадан туып тормышка кайтты. Ул кызны кочаклап, елап җибәрде.
– Рәхмәт, балам, матур сүзләреңә...
Айрат белән Ләйсән Сәрия янына көн саен килеп йөрделәр, Ләйсән үзе пешергән өчпочмак, самсалар алып килде. Кыска вакыт эчендә бу кыз Сәриягә үз баласы кебек тоела башлады, улы өчен шатланып бетә алмады.
Атна-ун көннән Сәрияне хастаханәдән чыгардылар.
Өйдә кухняда чәйләп утырганда, Айрат әнисеннән:
– Ләйсән сиңа ошадымы, мин өйләнергә теләсәм, каршы килмәссеңме? – дип сорады.
Сәрия сүзен кыска тотты:
– Бәхетегез үз кулларыгызда, бәхетле бул, улым!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк