Беренче мәхәббәтемнең сөяркәсенә әйләндем...

Исәнмесез, минем дә сезгә язып эчемне бушатасым килә. Бәлки, киңәш бирүчеләр табылыр. Тормышыбыз җитеш. Яшәргә йортыбыз, утырып йөрергә машинабыз бар дигәндәй... Ике кыз тәрбияләп үстердек. Икесе дә мәктәпне тәмамладылар, югары уку йортында укыйлар. Олысы быел диплом алачак, очрашып йөргән егете дә бар. Җәй аенда туй уздырырбыз дип планлаштырып торабыз. Читтән карасаң, бар да яхшы кебек... Ләкин төннәремдә йокы бирмәгән, җанымны утка салган борчуым бар. Бу авыр йөкне күңелемдә бер ел йөртәм инде.
Сүземне ничек итеп башларга да белмим. Белеп торам, күпләр мине гаепләрләр, рәхәтеннән сикерә, диярләр.
Мин иремә яратып чыкмадым. Аңа кадәр 5 ел очрашып йөргән егетем бар иде. Ләкин безгә бергә булырга насыйп булмады. Егетем минем белән бергә параллель рәвештә марҗа кызы белән очрашкан. Тегесе балага узган. И ул вакытта елаганнарым! Соңгы очрашуда егетем миннән гафулар үтенде дә соң, ләкин эш узган иде инде. Өйләнде ул Наташасына. Мин бер еллап төштәге кебек яшәдем, бик авыр кичердем. Кайгыдан хәтта чәчләрем коела башлады. Ләкин вакыт яраларны дәвалый икән: эштә минем артымнан йөргән, үземнән 5 яшькә олы егеткә берничә елдан кияүгә чыктым. Ирем бик тыныч холыклы булып чыкты. Эшләгән акчасын тиенен дә калдырмый миңа кайтарып бирә, бөтен эшкә дә кулы ятып тора. Ияләштем мин аңа. Шулай гомер узып китте.
Беренче мәхәббәтемне оныткан идем инде. Күңелем тыныч иде. Ләкин аяз көнне яшен суккан кебек, көннәрдән бер көнне мине яшьлек мәхәббәтем эзләп тапты. Башта ватсапка яза башлады, аннан телефоннан сөйләшүләргә күчтек. Ул хатыныннан аерылган, бер заводта водитель булып эшли. Кызык өчен генә башлаган идем, уеннан уймак чыкты. Мин аның сөяркәсенә әйләндем. Атнага ике тапкыр ул яшәгән фатирда очрашабыз. Ул биргән назны гомеремдә дә татыганым булмады. Мин яшьлегемә кайттым, яңадан гашыйк булдым. Белмим, алдагысын бер Ходай белә. Иремне дә ташлый алмыйм, беренче мәхәббәтемне дә оныта алмыйм. Ике ут арасында калдым. Миңа каты бәрелмичә, киңәшләрегезне язсагыз иде...
Автор
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
Уеннан уймак Барысы да бәхәсләшүдән башланды. Хатын-кызлар, бигрәк тә йөрәкләре янып торган яшь кызлар бәхәсләшмәсен икән ул. Аларның яшьлек дәрте егетләрне үзләренә карату гына түгел, дөньяны әйләндереп бастыра ала...
-
14 август 2022 - 12:38Без имениМенә болай яшәү сабырлык дип аталмый,куркаклык,хакларыңны өйрәнмиче таптату дип атала Гөмер бер генә,тазалык бер генә,бала хакы бер генә яшәү хакы бер генә бирелә.тормышыңда авырлыкны да,җиңеллекне дә только кеше үзе сайлый,славыйлыгын күрсәткән килмиче,кемнедер гаеп итеп күрсәтә, ә башы бары үзендә дөрес сайламаган өчен ,болар барысыда ТҮЛӘҮле АЛЛАһ каршында котылгысыз хакларны таптаткан өчен.Акыл алырдай хәлләр дә, гыйлемен (психология)дә биреп тора,гел шулай тормоз да торучыларны куатләп иии мескенем,түз инде,нишлатәсең язмышыңдыр диеп,чыгыш юлы барлыгын күрсәтмичә тилмереп үлүен көтеп торган кебек.Хатыннар исегезгә төшерәм тиран авыру, ирләр б н тору катгый тыела КОРЬӘНдә.Талак сүрәсен АЛЛАһ,бу хәлләр буласын белеп, кешеларне кисәтү өчен җибарде.Бу темага китеп язып була,язганнардан да мәгьнә эзләп гыйбрәт алып бик була.Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3
-
13 август 2022 - 23:40Без имениИскиткеч. Үземнең әтием күз алдыма килеп басты. Бик сагынам әтиемнеӘткәем
-
10 август 2022 - 11:06Без имениТизрэк аерып алып кайтыгыз, тазалыгын, я ботенлэй узен бетерэ ул юньсезКияү кызыбызны кыйный?
-
10 август 2022 - 10:28Без имениДАУАМЫН КӨТӘРГӘ ҠАЛДЫ.Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
11 август 2022 - 13:57Без имениГүзәл, син үзең дә бик гади, булган кеше. Гаилә иминлеге, матур киләчәк Сезгә!«Иреңнең әнисен ярат!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.