Баласы бул­мау белән аның берничек тә килешәсе килми. Ир үзенчә “хәсрәтләнә”, һәм бер көнне...

Адәм баласы җир йөзенә сынаулар өчен килә, туган көненнән башлап го­меренең соңгы көненәчә язмышы белән көрәшә, диләр. Язмамның герое Наҗия апа да күпне күргән, күпне кичергән кеше. Аның турында сезгә дә сөйлисем килде.
Гаиләдә өченче бала бу­лып дөньяга килә ул. Бер­бер артлы еллар үтә. Наҗия дә буй җиткән кызга әйләнә. Унҗиде яше тул­ганда ул чем кара озын чәчле, коңгырт күзле, зифа буйлы кыз булып җитешә. Билгеле инде, аның кебек чибәр кыз күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Наҗия артыннан да егетләр йөри башлый, мәхәббәтләрен дә исбатлап карыйлар. Тик кыз берсенә дә төгәл итеп җавап бирми. Чөнки җаны кемнедер башканы, үзе дә белмәгән берәүне көтә.
Әбиләр чуагы хакимлек иткән кояшлы көннәрнең берсендә хәрби хезмәтен үтәп, авылга Әнәс исем­ле егет кайтып төшә. Озын буйлы, буй-сыныннан көч ташып торган егетне күргәч, кызның бөтен уй­лары чуала. Ул Әнәскә га­шыйк була.
Бердәнбер көнне На­җияләргә яшь кенә сатучы чегән кызы килеп керә. Уз дигәнне дә көтмичә, това­рын мактый-мактый өйгә керергә омтыла. Бернәрсә дә кирәкми дигәч: ”Әйдә, мин сиңа язмышыңны юрыйм”, — дип, кызга бәйләнергә тотына. Наҗия­не, билгеле, бөтен яшь кыз­ларга да хас булганча, ал­дагы язмышы кызыксынды­ра.
Чегән хушбуй алып чы­гарга куша. Кыз барысын да ул әйткәнчә эшли. Чегән Наҗиянең уч төбенә хуш­буйны сөртә дә, кесәсенә салып куя.
— Син бер егеткә га­шыйк булгансың, — ди чегән кызы, — борчылма, бергә булырсыз. Начар яшәмәссез. Бер ул тәрбия­ләп үстерүеңне күрәм. Тик кара аны — мин сөйлә­гәннәрне берәүгә дә әйтмә, — ди.
Наҗия, чегән сүзләренә бик үк ышанып бетмәсә дә, барыбер ул әйткән­нәрне күңеленә салып куя.
Күпмедер вакыттан соң Наҗия белән Әнәснең юл­лары очраша. Әнәснең салгалый торган гадәте бул­са да, кыз моңа әлләни игътибар бирми. Кайнар мәхәббәте бөтен икелә­нүләрен дә җиңә — ул Әнәскә кияүгә чыга. Шул­чак чегән сүзләрен исенә төшереп, дөрес юраган икән, дип уйлый. Инде ба­ла табу теләге белән яна башлый. Тик тормыш ар­басы син уйлаганча гына тәгәрәми шул, хатынның баласы булмаячагы ачыклана. Наҗия өчен бу зур фаҗига була. Иренең генә әлләни исе китми.
Ни генә булмасын, тор­мыш дәвам итә. Наҗия еш кына теге багучы чегән кы­зын хәтеренә төшерә. “Юләр, нигә ышандым икән, хәзер бу кадәр үк кыен булмас иде”, — дип, үзен битәрли. Баласы бул­мау белән аның берничек тә килешәсе килми. Ир үзенчә “хәсрәтләнә”, һәр көн исереп кайта, хәтта Наҗиягә сүз дә кушмый башлый. Кысыр хатынның кемгә кирәге бар, әллә соң аерылышыйк, дип әйтимме, дип уйлап йөр­гәндә Әнәс үзе сүз баш­лый.
Аның армиягә киткәнче яратып йөргән кызы бул­ган икән. Күрше авылдан, Сәвия исемле. Әнәс киткәч, Сәвия үзенең йөккә узган­лыгын белә. Кыз бу хакта егеткә хат белән хәбәр итә. Әмма Әнәс баланың үзенеке булуына ышанмый, Сәвияне хыянәттә гаепли, кызга бүтән хатлар язмас­ка куша. Аралар өзелә. Әмма хәрби хезмәттән кайткач, Әнәскә Сәвиянең бала табуын һәм сабый­ның коеп куйган үзе бу­луын әйтәләр. Егет башта икеләнеп кала, ә аннан соң Сәвия белән аңлашырга тели. Тик кыз инде аны кире кабул итми.
Наҗиягә өйләнгәч тә, Әнәс Сәвия янына баргалап йөри, улы белән кай­наша. Малай әтисенә бик нык ияләшеп китә. Әнәс ике ут арасында кала. Ул Наҗияне дә хөрмәт итә, ләкин улын да кире кага алмый. Ходай Тәгалә үзенчә хәл итә. Сәвияне машина бәрдерә. Соңгы сулышында ул Әнәстән ба­ласын тәрбияләвен үтенә.
Наҗия бермәл ишеткән­нәренә ышанмый, аптырап тора. Шулай да Әнәснең улын тәрбияләп үстерергә ризалыгын бирә.
Малай бик сөйкемле. “Яңа” әнисе белән дә бик тиз дуслашып алалар. Наҗияне үз әнисе кебек ярата, хөрмәт итә башлый.
***
Әнәс абый инде күптән җир куенын­да. Хатыны белән улы аны хәтерләрендә тоталар, каберенә барып йөриләр. Алай гынамы, Наҗия апа  Әнәсен әле һаман да сөйләп кенә тора. Аңа карыйм да сокланмыйча булдыра алмыйм, чын сөю, сирәк булса да, җир йөзендә бар икән әле ул. Әмма ул сөюне саклау өчен күпме сабырлык, күпме көч кирәк булган Наҗия апага?!
Чулпан  ГЫЙНИЯТУЛЛИНА

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    7721
    1
    100
  • 8385
    2
    56
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9430
    1
    54
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 28 сентябрь 2020 - 05:31
    Без имени
    Дэвамы ачылмый.
    «Китмә!»
  • 28 сентябрь 2020 - 05:49
    Без имени
    Бик тә авыр тормышта яшисез.Мин үзем дә шундыйрак хәлдә яшим. Чит гаиләдә баласы гына юк, дип беләм... Ә бәлки бардыр ... Чөнки беркайчан да, акча алып кайтып бирмәде. Иртә таңнан чыгып китә , төнлә генә кайтып, артын куеп ята... Ник яшәдем микән? Башта әнине утка саласы килмәде. Балалар кечкенә иде. Шулай, мин дә көне-төне еладым, яшиселәр килми иде... Һаман шулай этле-мәчеле яшәп ятабыз.... Төзәлә торган яра түгел... Бик үкенәм, яшьтән аерылышмаганга....
    Гаилә җимерүче
  • 28 сентябрь 2020 - 07:59
    Без имени
    Нинди мэхэббэткэ ышаныч югалган монда? Ул булмаган. Гомер буе йоргэн ир, белмэмешкэ салынган хатын.
    Гаилә җимерүче
  • 28 сентябрь 2020 - 08:29
    Без имени
    Бу очракта, хатын кызга тормыш иту авыр булган, укенеч шуннан гына кебек. Хыянэт бит ул, бер булган икэн, гел кабатланып торачак. Андый очракта изелеп яшэудэн мэгьнэ юк. Ышаныч беткэч тэ яшэу бик авыр, ике арада шул маржа тора кебек. Ирнен эйткэн бер сузенэ дэ ышанып булмый. Димэк аралашудан мэгьнэ юк.
    «Иреңне берәүгә дә бирмә!»
  • 28 сентябрь 2020 - 08:29
    Без имени
    Гаилэгез таркалмаган очракта да, жае килгэн саен искэртеп, эйтеп торачак, лишние переживаниялэр сина кирэкме, уз башына, э ирдэ сина эйтелмэгэн ничэ секрет, уйлар кара эле?
    Аналыгыңны алганнарын иреңә әйтергәме, юкмы?
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...