Логотип
Күңелеңә җыйма

​Бала — бүләк ул!

Җәмиләнең аянычлы язмышы, бәлки, гыйбрәт өчендер? Чөнки тудырган-үстергән үз балаңа да фикереңне көчләп тагарга, ирексезләргә ярамый. 

Җәмиләнең аянычлы язмышы, бәлки, гыйбрәт өчендер? Чөнки тудырган-үстергән үз балаңа да фикереңне көчләп тагарга, ирексезләргә ярамый. 

Подъезд төбендәге эскәмия­дә дөнья хәлләрен сөйлә­шеп утырган бер төркем хатыннар: «Аякларың ял итәр, туктап тор бераз!» – дип, кыстый башлагач, яхшысынмый утырдым. Очсыз-кырыйсыз әңгәмәнең оеткысы кичәле-бүгенле генә салынмаган, әллә кайчан куерган булгандыр. Ирексездән, шул бәхәскә кушылып киттем. Сүз җебе акылы зәгыйфьләнгән бер кыз язмышы тирәсендә бөтерелә. Сөйләүлә­ре­нә караганда, вакыйга Шекспир фаҗига­ләренә охшаш. Үсмер чагыннан бер-­берсенә гыйшык тоткан егет белән кыз хакында. Джульетта, ягъни Җәмилә (исемнәр үзгәртелде) – мәк­тәп директоры кызы, ә Ромео – Рамазан... Кызның ата-анасы күзле­ген­нән караганда, бер дә искитәр­лек, кияү итеп түргә утыртырлык егет түгел. Әтиләре биш-алты ел элек эш эзләп читкә чыгып киткән дә әйләнеп кайтмаган. Тормышның очын-очка ялгар өчен әнисе мәктәп­тә җыешты­ручы булып та эшли, кайдадыр төнге  каравылда да тора. Егет кул арасына керер­гә тырыша тырышуын. Тик кесә­се такыр, рәтле-юньле кәсебе булмаганнарга замана кырыс, мантып китү­ләре кыен. Тәвәккәл, кыю, гаярь егет, әлбәттә, кул кушырып кына утырмый: ары сугыла, бире сугыла, якты кояш астында үз урынын табасы килеп җан талаша. Кызның анасы уенча: «Башбирмәс бер башкисәр бу!» Зур өметләр баглап, якты киләчәк юрап үстергән кызларының унҗиде яшьтән кияүгә чыгам дип саташуы... Балалыкмы?! Бәлки, сихердер... «Тиң түгел­леген дә белдем, өзелеп сөйде яшь күңел», – дип, тигезсез никахка риза булуларын үтенеп, ата-анасы катына килгән яшь йөрәкләрне айнытырга тырышу, үгетләү файдасыз. Акылдан шашарлык булып гашыйк булган кызны көннекен көнгә көчкә ялгап яшәгән ярлы тормыш та куркытмый. Борынгыча, егеткә ябышып чыгарга да риза ул. Җитмәсә... буласы булган, буявы уңган инде! Әти кеше тора-бара ризалашыр да иде, әмма кызның анасы – тешләгән җирдән өзә торган үзсүзле, киребеткән хатын – мондый хәлгә риза буламы соң инде?! Кызның йөкле­леге илгә-көнгә фаш булганчы чарасын күрергә тотына, һәм... кызны үгетләп, ә бәлки, ирексезләптер, баладан котылдыру әмәлен таба ул. Ә егет ни эшли ала? «Балигъ булмаган кызны көчләгән өчен статья чәпесәк... Төрмәдә чери­сең килмәсә, бик тиз күздән югал, эзең булмасын!» – диләр аңа. Югала егет. 

Ә кыз? Нәзберек күңел якыннары­ның хыянәтен күтәрә алмый...

...Ап-ак челтәргә төрелгән, күзлә­рен ача-яба, бәби кебек елый белә торган курчагын бишек-арбага салып урам буйлап тартып: «Ирем килеп ала мине», – дип йөрүче Җәмиләне үткән-сүткән аптырап, таныш-белеш исә кызганып күзәтә. «Мескенкәй! Күз генә тиде», – ди берсе. «Анасы тырышты!» – дип көрсенә икенчесе.

«Анасы гына гаепле»... Шул сүз инде ничә көннәр колакта чыңлый. Ана үз баласына начарлык телә­мәс, ди күңел. Ялгышлы язмыштыр!

Ата-ана – тормыш мәктәбе узган, абынган-сөртенгән, кайдадыр егылган, инде акыл җыйган. Баласының киләчәк язмышы өчен җаваплылык тоюы гаҗәп түгел. Борын канатып туплаган тормыш тәҗрибәсе аңа сак булырга киңәш итә. Яшь җанны ялгышлардан сакларга теләве хак. Бала да ата-анасын тыңларга, хөрмәт итәргә бурычлы. «Җәннәт аналарның аяк астында – ата-анага каршы барган, сүзен тыңламаган адәм мәңге рәхәт күрмәс». Хәләл сөтен имезеп үстергән әни хакын онытырга хакыбыз юк, дибез. Әмма бала хакы дигәне дә бар бит аның, анысы да буш сүз түгел. Ике-өч яшьлек сабыйны җитәкләп йөртәбез. Тыңламаса, ачуланырга, хәтта җәза бирергә була. Ә буйга җиткән кызны яки егетне тыңлату өчен ни эшләргә? Үгет-нәсыйхәт бирү, акыл өйрәтү вакыты үткән. Җәмиләнең анасына да газиз баласына ни-нәрсә кирәген, язмышын кем белән бәйләсә яхшырак буласын әйбәтрәк беләдер сыман тоела. Әгәр ул кушканча эшлә­мәсә? Аларча яшәргә теләмәсә? Йө­рәк хисләре акылга буйсынмый, дисә? Җиткән кыз, егет мөстәкыйль­лек, ирек даулый. Бала-чага әле бу димә! Уйла! Чага дигәнен тиккә әйт­мәгәннәр ич! Йә үзен, йә сине чагуы ихтимал. Яшьләрнең бәйсез буласы, үзләренчә яшиселәре килә икән... яшәп карасыннар. Егылыр, бәлки те­зен, ә бәлки борынын канатыр. Үзе егылган еламас. Акыл җыяр, тәҗ­рибә туплар. Аның тормыш тәҗрибәсе бит ул! Тик Җәмиләнеке сыман фаҗигале язмышка дучар булудан гына сакласын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Узем шундый халдэ дисэмдэ булла. Хикэя гез бик эчтэлекле

    Хәзер укыйлар