Айсылу Лерон: Инвалид энемне, кеше куркытып йөри дип, сәүдә үзәгеннән куып чыгардылар

Ди-джей, журналист Айсылу Лерон (шагыйрь Ләбиб Леронның кызы) тумыштан инвалид энесе Бәхтиярне сәүдә йортыннан куып чыгарулары хакында хәбәр итте.
«Бәхтияр сөйләшми һәм акыл үсеше дәрәҗәсе ягыннан бик калыша. Кырыйдан карап торганда сәеррәк тоелса да, ике метр буйлы энем беркемне рәнҗетергә дә, яманлык кылырга да сәләтле түгел. Аның акыл дәрәҗәсе бер яшьлек сабыйларныкы кебек”, - дип сөйләде энесе турында Айсылу Лерон.
Айсылу кечкенә кызы һәм Бәхтияр белән «Парк Хаус» сәүдә үзәгенә азык-төлек алырга килә. «Башка вакытларда кибетләргә барганда безнең белән җитәкләшеп йөрмәсә дә, бераз читтәрәк йөри, бездән бер дә калганы юк иде. Мин шуңа гадәтләнгән, ерак китми дигән уй белән йөрдем. Кассада акча түләгәндә, биш минут тирәсе аны күрми тордым. Бераздан Бәхтиярне эзли башласам, юкка чыккан. Каршыга очраган кешеләр аны сәүдә үзәгеннән сакчылар чыгарып җибәрүе турында әйтте. Инвалид кешеләргә шундый мөгамәлә бездә», - диде Айсылу Лерон.
Айсылу мәгълүмат үзәгенә килеп: "Минем энем кайда? Аны кем алып китте?!" - дип даулый башлагач, аңа: "Без аны чыгарып җибәрдек, чөнки ул сатып алучыларны куркыта", - дип җавап биргәннәрен әйтте.
"Татар-информ" хәбәрчесе, әлеге хәлгә ачыклык кертүне сорап, сәүдә үзәгенә шалтыратты. Сәүдә йортының Мәскәүдәге матбугат сәркатибе, килеп чыккан аңлашылмаучанлык турында белешергә вәгъдә итте. Лероннар гаиләсе гаммәви гафу үтенүне сораган очракта, сәүдә үзәге гафу үтенәчәк, дип белдерде ул.
Бәхтияр турында әтисе Ләбиб ЛЕРОН язмасы: http://syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=2540

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Яратып яшәмәдем ...Ул көнне мин үлдем... Җаным үлде. Миңа инде барыбер иде: кем белән яшим, кайда яшим... Күз алдымда гел Фаил генә торды.
-
Гомеркәйләр бик кыска (хикәя)
-
Галош язмышымны хәл итте Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
Соңгы комментарийлар
-
16 гыйнвар 2021 - 07:36Без имениЯрты гомереннэн артыгын яшэгэнсен, купкэ тузгэнне , азга гына түз инде, беребез дэ белми күпме яшэячэгебезне, бары Аллахы гына белэ, курэ, ишетэ кунелдэ нилэр барын, гонах кылмый гына яшэсэн жанын тынычрак була, э иреннен бу гадэте кешегә яла ягу була. Бу бик зур гонах. Күңел тынычлыгы намазда. Сабырлыгын өчен савабы ахирэттэ булыр.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
16 гыйнвар 2021 - 09:02Без имениЭйе эби(без дэу эни дип эйтэ идек) бн ускэн балалар барыбер башкачарак шул,тэуфикьлырак дип эйтимме инде.безнен чор балалары башка торлерэк иде шул,хэзергелэр бик эбилэрне тынламыйлар,кыз бала эле эзерэк колак сала сузлэренэ.э малайлар алай тугел икэн.Якын ерак әбекәем
-
16 гыйнвар 2021 - 09:58Без имениСабыр итэ белергэ Иде эти энидэн урнэк булмаган сезгэБайлар да елый
-
16 гыйнвар 2021 - 09:16Без имениТөрмэ, тэкэ дилэр, Башкортостан, Илеш районы.Булат Бәйрәмовны кызык иткәннәр
-
16 гыйнвар 2021 - 09:42Без имениБездэ дэ эбекэй дилэр. Минзэлэ ягы. Эбилэр урамда була ул ди иде курше эби. Минем эбекэйлэр дэ нэкь шундый иде. Гел башта Алла бирса дип сойлэшергэ, бисмилла дип йокларга ятарга, Аллах тагалэнен барлыгына ышандырып устерделэр. Урыннары ожмахта булсын. Икеседэ минем беренче баламны куреп калдылар. И 1ел аралыгы бн китептэ бардылар. Кирэк чакта соеп, кирэк чакта сугеп. Эшкэ ойрэтеп устерделэр. Мен рэхмэтЯкын ерак әбекәем
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.