Логотип
Күңелеңә җыйма

Аналыгыңны алганнарын иреңә әйтергәме, юкмы?

Коронавирус белән әле бу хикмәтләр башланганчы миңа больницада ятып чыгарга туры килде. Шунда безнең палатадагы бер хатынга операция ясадылар...

 

 

Коронавирус белән әле бу хикмәтләр башланганчы миңа больницада ятып чыгарга туры килде. Шунда безнең палатадагы бер хатынга операция ясадылар. Ул наркоздан айныгач, врач килде дә: «Операция вакытында көтелмәгән хәлләр килеп чыкты. Аналыгыгызны бөтенләй алырга туры килде... Бу хакта ирегезгә әйтмәсәгез хәерлерәк булыр», – диде.  

Ул хатынның инде ике баласы бар – ул яктан куркыныч түгел, тагын бала табарга җыенмаган.  

Безнең арада сүз шул «иреңә әйтмәсәң әйбәтрәк» аркасында чыкты. Кемдер: «Ничек инде әйтмисең? Гомер иткән ирең бит ул! Аннан мондый хәлне яшереп калып буламы?!» – дип аптырадылар. 

Икенче бер хатын үз туганнарын мисалга китерде. Аның апасының да маткасын алган булганнар. Ире шуннан соң бик үзгәргән. Әйе, хатынына карата суынган. Бер ачылып сөйләшкәндә: «Үземне болай тоту дөрес түгел икәнен дә беләм. Мин сине яратам да. Әмма кагыла алмыйм. Кулым, тәнем тартмый», – дигән. Аннары сөяркәсе барлыгын белгәннәр. Өйдә сүз чыккач, бу ир хатынына: «Нигә дип әйттең син аны миңа алганнарын? Белмәсәм, яхшырак булыр иде. Барысы да элеккечә калыр иде. Мин бит аны үзем барыбер сизмәс идем», – дигән. Хәзер аерылышканнар, апасы моны сер итеп сакламаганга бик үкенә икән. 

Безнең бу сүзгә идән юып йөрүче апа да кушылды: «Кызлар, мин инде монда күпне күрдем. Әйткәннәремә ышаныгыз. Башка бала табарга җыенмыйсыз икән, бу хакта иргә белгертергә кирәкми. Узган айда гына бер хатын белән шундый хәл булды. Иренә телефоннан сөйләгән бу барысын да. Тегесе шуннан соң янына килмәс булды. И-и, елады инде мескенем... Врачлар белми әйтми алар. Бер түгел, йөз очрак белән очрашканнар бит. Ир-атлар башка төрле камырдан бит алар. Хатын-кыз ире бер аягын югалтса да аны гомердә дә ташламый, ә болар, матканың барлыгы-юклыгы күренмәсә дә, безне инде гарипкә саный», – диде.  

Ничә көн бу темага сөйләшсәк тә, барыбер уртак фикергә килә алмадык. Өйгә кайтканны бирле һаман уйлап йөрим менә: ә минем белән шундый хәл килеп чыкса, нәрсә эшләр идем икән? Әйтер идемме икән иремә, әллә юкмы? Әйтмәсәң, аңа ышанмаган кебек килеп чыга бит. Балаларыңның атасын ялганлау кебек. Бер карасаң, шундый хәл килеп чыкканга мин гаепле түгел ләбаса. Шулай булгач, нигә яшерергә? 

Икенче яктан, бәлки, чыннан да, әйтми калу дөресрәктер. Күп белмәсә, тынычрак йоклар диләр бит әле. Мине ничек бар, шул килеш яратсын дип әйтү җиңел дә... Үзеңә килеп кагылса уйландыра шул. Ә әйткәч ул үзгәреп куйса? Ир-атларның үз комплекслары бит аларның. Хатын-кыз буларак кинәт аңа кызыксызга әйләнсәң? Әйтәм, аннары нәрсә булса – шул булыр дию дөрес түгел бит бу очракта. Ә аның акылы моны аңлап та, йөрәге тыңламаса?  

Кыскасы, тәмам буталып беттем. 

Ә сез менә ничек уйлыйсыз: шундый хәл килеп туа икән (ә бит бу бөтенебез белән дә булырга бик мөмкин) иреңә әйтергә кирәкме моны, әллә юкмы?  

Нәфисә, 

Казан.       
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Элбэттэ, эйтмэскэ. Ирлэр алар, яратам дисэлэр дэ, эгоистлар, узлэрен ныграк яраталар. Эйтмэскэ. Бу ялган тугел, э артыгын сойлэшмэу генэ.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эйтмэу дэрескэ туры килэ, ирен белмэсен, белсэ яшэунен яме бетэ. Хатын кыз гаилэ бэхете эчен барасына да тузэргэ тиеш. Минем баштан андый Хэллэр утте инде .

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эйтмэскэ кирэк.Ир кешенен фикере икенче анын.Ул тирэнтен уйлап утырмый.Бугенге кон бн хэм хискэ бирелеп тормый.Э хатын-кыз хис кешесе ул.Нэрсэ эйтер икэн,анлатырга кирэктер-аны алдаган кебек тоела...Белсэ ике дэ уйламый китэ,я сояркэ таба.Вождан газабы кичеру кирэкми-сезнен бер гаебез дэ юк.Врач дорес эйтэ.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бар ишеткэнемне языйм эле.Бер хатын спираль куйдырган икэн дэ иренэ эйткэн.Иренэ нишлэптер ошамаган,алдырда-алдыр,кыра ди икэн.Хатын дус хатынына зарланган.Алдырма син аны,тик иренэ алдырдым дияргэ кинэш биргэн.Ире сорагач,эйе алдырдым дигэн.Бераздан ире,кырмыйда хэзер дигэн.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бик надан, медицинаны эз генэдэ белмэгэн ирлэр генэ узгэрэ.Дорес, бала табырга булмаса башкача, эйтергэ тугел.Мин шуна аптырамыйм, эгэрдэ бала тапканда ире куреп, башкача женси монэсэбэткэ кермэсэ.Андыйга барган хатыннарны ,утер анламыйм.Нинди дэ булса интим эйбер булырга тиешдер бит.Автор, юк белэн башынны катырма, синен матканы алмаганнар бит.Ир буген синеке, иртэгэ юк.Лишний эйберлэр белуе нигэ?

            Хәзер укыйлар