Алмасыз алмагачлар...

Бала табу яшендәге хатын-кызның күпчелеге йөккә калуга комачаулаучы хроник авырулардан җәфалана.
Илдә һәр алтынчы гаилә – баласыз. Авырга уза алмаган хатын-кызлар бу проблеманы хәл итүнең бердәнбер ышанычлы юлы дип ЭКО ысулын саный. Ә бу бик кыйммәткә төшә торган алым.Күп вакыт үзен акламый да әле. Шуңа да карамастан, хөкүмәтебез бала табарга теләүчеләргә ярдәм итәргә әзер. Дөресен әйткәндә, баланы ЭКО ярдәмендә табу, әни булуны «иң ахырга» калдырган хатын-кыз өчен дә аптыраганнан-йөдәгәннән генә ул. Элек 18-19 яшьтә әни булсак, хәзер 30-35 яшьтә... Хәтта 45-50 яшьтә бала табарга теләүчеләр дә очрый. Медиклар аларга да булышырга әзер. Чөнки берәүнең дә безне ана булу хокукыннан мәхрүм итәргә хакы юк.
Балам төште... Хатын-кыз өчен моннан да зуррак кайгы бар микән?
Йөрәк астында аның барлыгын белеп, тоеп яшәгәннән соң, сабыеңны югалтканыңны аңларга теләүдән баш тартасың. Һаман эчеңне сыпырып куясың, хәтта күңелеңнән аның белән сөйләшүеңне дәвам итәсең.
Операциядән соң айнып, һушыма килүгә үк, эчемне тоттым. Сабыем юк бит инде, ул бу якты дөньяны күрмәячәк, мин аны кулыма ала алмаячакмын, күкрәк сөтемне имезә алмаячакмын дигән уй бәгырьне телеп үтте. Ирексездән, күздән яшь ургыла башлады. Нигә? Нинди гөнаһларым өчен?! Шулай иңрәп елап ятканда, янымда кешеләр барлыгын тоеп алдым. Күземне ачып карасам, палатадагы миннән кала биш хатын-кыз, бишесе биш ягыма килеп баскан да, жәллиләр икән үземне. Сүзсез генә юаталар.
– Озак көткән идеңме? – дип сорап куйды берсе.
– Озак көтмәсәм дә, Ходайдан сорап алынган иде.
– Шулай соң табарга уйладыңмы? – Яшем егермедә генә түгеллекне аңлап, бик аптырадылар.
– Минем кызым бар, икенчесен алып кайтырга уйлаган идек тә... – дидем үкси-үкси.
Шунда хатыннар бер-берсенә карашып куйды. Күзләрендәге жәлләү нәфрәткә әйләнде кебек, хәтта рәнҗү чаткыларын күреп алдым. Бер хатын: «Ходай миңа бер генә бала бирсә дә, гомерем буе рәхмәт укып яшәр идем», – диде дә, борылып әкрен генә китеп барды. Башкалар да үз караватлары янына ашыкты. Аптырап калдым. Үзара ЭКО турында сөйләшә башладылар. ЭКО, ЭКО... Ишеткән сүз дә кебек, Ходаем?!.
Бу палатада бала таба алмый интеккән хатыннар дәвалана икән. Хастаханәдәге ак халатлы табиблар соңгы өметләре кебек тоелды миңа. Алар кулыннан узгач, бала табачак-быз дип ышаналар. Төрле кеше, төрле язмыш...
Урыны минеке янәшәсендә булган Разиягә 26 яшь. Кияүгә чыкканына өч елдан артса да, үз нарасыйларын сөя алмыйлар икән. Монда кергәнче күп табибларда булган инде. Төрлесе төрле рецепт биргән.
Ә ул, тыңлаучан пациент булудан битәр, инде монысы булышыр дигән ышаныч белән дару төймәләрен ашаган да ашаган. Һәм... аның гормоннары дөрес эшләми башлаган. Бала да имезмәгән күкрәгеннән быел җәй биз алдырган. Йөри торгач, операция (лапароскопия) ясатып, сәбәбен ачыклыйсы килгән. Аналык көпшәләрен өрдерттеләр аның, спайкалары булган, алардан арын-дырдылар. Һәм авырга узарга бары тик... өч ай вакыт бирделәр! Разия больницадан чыкканда шатланмады, инде кайгырмады да кебек. Шулай да күзләрендә өмет чагыла иде. «Мин беләм, минем балам булачак», – диде ул чыгып киткәндә.
Разия урынына чандыр гына бер кыз кереп ятты. Бу сабыйга ни булды икән дип аптырадык. Сорашырга да өлгерми калдык – табиблар чакырып алды.
...«Юк, юк!.. Сез – алдакчылар, җансызлар», – дип, үзен-үзе белештермәс хәлдә атылып керде дә мендәренә капланып үкси башлады. Озак елады ул, бөтен дөньясын каргады, ачынып рәнҗеде. Һәм йөгереп бәдрәфкә кереп китте. Аһ! Анда бит тәрәзә каерып ачылган! Нишләргә?! Салкын тир бәреп чыкты. Без бит дүртенче катта ятабыз! Алла сакласын, бәргәләнгән баласыз хатын-кызның башына ниләр килмәс?! Бәдрәфкә ашыктым. Ул, күз карашларын билгесез ераклыкка төбәп, аңлаешсыз бер халәттә тынып калган...
– Сикерергәме әллә... дип уйлаган идем дә... «бәлки» дигән өмет... тотып калды менә чабудан, – диде ул, сулык-сулык килеп. – Әле бит минем ирем бар. Ул анда, Чаллыда, юньле хәбәр көтеп ятадыр, ә мин аңа кайтып ни диярмен?! Алия дә алты елга якын бала таба алмый икән. Йөрмәгән табиблары, им-томчылары калмаган. ЭКОга язылырга уйлаганнар. Тикшерелә башлагач, аналык көпшәләренең нык ялкынсынганы ачыкланган. Берсен кисәргә кирәк, дигән табиб-лар сүзенә күнеп, Казанга килгән ул.
Ә тикшеренү үткәч, икесен дә кисеп алырга кирәк, дип нәтиҗә ясый башкала табиблары. Шуңа Алияне ординаторскийга чакырып сөйләшергә булганнар. Алия әлеге яңалыкны аяз көнне яшен суккандай кабул итә. «Бүгенге көнгә кадәр үзебез булдыра алырбыз дигән өмет бар иде, ай саен өметләнеп яши идек, кисеп алсалар, өзелергә торган өмет җебем дә юкка чыгачак бит! Нишлим?!» – ди ул күзләремә карап.
Мин ни дип җавап бирим, кеше язмышы бит ул. Алия янына берничә табиб кереп, аңа операция ясатырга кирәклеген кат-кат төшендерергә тырыштылар. Мондый ялкынсынулар белән сине ЭКОга да алмаячаклар, диделәр. Акылы белән аңласа да, йөрәге белән аңларга теләмәде ул. «Алырлар, акчасын күбрәк түләрмен. Минем өмет белән яшисем килә. Картайган көндә беркемгә кирәксез корыган агач буласым килми минем! – дип өзгәләнде Алия. – Барып чыкмый икән, суррогат ана хезмәтенә акча җыярбыз!» Үзен юатырга теләпме – ул шулай сөйләнде. Аннары ачарга да өлгермәгән зур юл сумкасын алып Чаллысына ашыкты...
Ул чыгып киткәч, бик озак сөйләшми яттык әле. Шунда бер хатын: «Ә мин акылым белән аңлап, аналык көпшәләремне алдырырга кердем, чынлап та башкача ЭКОга алмыйлар», – дип куйды.
– Синең дә балаң юкмы? – дип сорыйм куркып кына. Яше кырыклар тирәсендәге әлеге ханымны ире җитәкләп кертеп салган иде палатага. Бер-берсен гел мәхәббәтле карашлары белән иркәләп тордылар.
– Малаем бар, Аллага шөкер. Аңа инде 16 яшь.
– Син дә икенче иреңә бала алып кайтырга уйладыңмы әллә? – дип сорады Киров өлкәсеннән килгән Наташа. Кировта бу өлкәдә тәҗрибәле табиблар булмаганга Казанга килеп дәвалана ул. Беренче иреннән үзеннән дә озын малае үсеп килә, икенче иренә бер кыз бүләк итәсе килү теләге монда алып килгән икән аны.
– Юк, үз ирем, беренче ирем, – диде Алина. – Беренчесен тапканда яшь идем, бала сөю тәмен аңлап та бетермәгәнмендер, юклыкта да яши идек. Менә хәзер бар да җитеш, өй салдык, икебез дә дәрәҗәле эштә. Бер бала табып, тормышны ямьләндереп җибәрмәкче идек, барып чыкмады, – диде ул көрсенеп. Шуңа табиблар ярдәменә мөрәҗәгать иткән. ЭКО ясатырга уйлаган. Уйлаган... чөнки ире бу хакта берни белми. Аналык көпшәләрен алдырганын егерме елга якын бергә яшәгән иреннән яшерә ул. «Миома алдырам дип кереп яттым», – диде Алина. «Борчылмасын ди инде», – диде янына килгән әнисе. «Бу безнең әни белән икебезнең сер, башка беркем белми. ЭКО турында да белми, чиратым быел көз җитә инде».
– Орлыкны каян алырсың соң? Читләрнекенме?
– Сиңа тикшеренергә кирәк, дип кенә алып барып кайтырмын әле мин аны.
– ЭКО үткәрер өчен 100 меңне дә яшереп җыярсыңмы? – дип сорап куйды тәрәзә янында яткан ханым.
– Мин бушлай ясатам. Хәзер дәүләт программасы чыкты бит, – диде ул.
– Мин дә бөтен өметемне өзеп, ЭКОга баскан идем, үзем уздым. Тик саклый гына алмадым менә, – дип куйды үз уйларына гына бирелеп яткан сары чәчле чибәр ханым. – Өметемне өзмим. Бер узган-мын икән, тагын узармын, Ходай кушса. Шулай да ЭКО вакыты җитсә, аны ясатам....
Хастаханәдән чыкканда мин инде балам төшүенә артык нык борчылмый идем дә бугай. Аллага шөкер, кызым бар, һәрвакыт аңлаучы ирем дә үз янымда. Әнием әйтмешли, орлыгы да Бохарада түгел. Ә менә алар – минем палатадашларым – нинди уйлар белән атлап чыгып китә икән хастаханә бусагасын дип уйлап куям. Бетмәс-төкәнмәс сабырлыкка ия бу ханымнарның бердәнбер юанычы – ӨМЕТ. Өмет яшәтә ич. Өмет белән алар һәр айны көтә. Табиблар: «Юк, булмаячак», – дисә дә. Өмет белән язны, яңа тормышны каршы алабыз шул.
Алмагачларыбыз быел чәчәк атармы, алма бирерме дип уйлый-быз, бакчаларга күз салып. Ә алмагач берничә җәй җимеш бирмәсә дә, соңрак алмалары белән барыбер куандыра...
Фото: https://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
Соңгы комментарийлар
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.