Логотип
Күңелеңә җыйма

 Алиментка бирсәң... 

Мине әнием тәрбияләп үстерде. Миңа 3 яшь булган вакытта, әти башка хатынга өйләнгән. Ничек кенә авыр булмасын, әни зарланмады, сыкранмады.

  
Мине әнием тәрбияләп үстерде. Миңа 3 яшь булган вакытта, әти башка хатынга өйләнгән. Ничек кенә авыр булмасын, әни зарланмады, сыкранмады.  Әти дип саналган кеше алимент та түләмәде. Безгә ярдәм итүче булмады. Яшәвебез – комуналкадагы бер бүлмәдә. Очны-очка ялгар өчен әнием ике эштә бил бөкте. Поликлиникада регистратурада эшләде ул, хезмәт хакы бик аз. Кичләрен шунда ук идән юды. Алай гына да түгел, әз генә буш вакыт эләксә, бәйләм бәйли иде. Мине ач-ялангач итмәс өчен шулай тырышты ул.
 Дус хатыннары әнине:  «Нигә алиментка бирмисең? Бир, заводта акчаны күп ала ирең!»- дип орышалар иде. Алиментка бирмәүнең сәбәбе булган икән. Ул: «Алиментка бирсәң, картайгач, үзем дә алиментка бирәм», – дип куркыткан икән.
  Әти яңа гаиләдә бәхетен тапкан, ике кызлары туган. Кайбер аталар хатыннан китсәләр дә, балаларын ташламыйлар. Ә минем барлыгымны да белүче булмады. Әти тиешле кеше хәтта туган көннәремдә дә котламады. Әлбәттә, атасыз үсү бик авыр күренеш. Мине ятимнәр генә аңласа – аңлар. Мәктәптә укыганда, балаларны әтиләре каршы алганын күреп, үкереп елаган чакларым булды. Бар ачуны әнидән ала идем. «Кайда минем әти, нигә ул минем янга килми? Син гаепле, әти киткәнгә син гаепле!»– дигән чакларым да булды. Әни шундый вакытларда мине тынычландырырга тырыша: «Барысында да әти булмый, кызым. Аллаһы Тәгалә сиңа әйбәт ир бирсен», – дип әйтә иде. 
 Әтием булмаса да, мохтаҗлыкны тоймадым. Әнием, үзенә кием алмыйча, мине затлы киендерергә тырышты. Нәрсә теләсәм шуны алды. Репитоторларга акча кызганмады.
 Унынчы класста укыган чагымда әтинең икенче гаиләдә туган кызларын игнтернет аша эзләп таптым. Туганнар бит. Дуслашырга ниятләп хат язып салдым. Ләкин, кызганыч, минем белән аралашырга  теләмәделәр,  блокка куйдылар. Бәлки, әниләре каршы булгандыр... Туганлашуга соңгы өметем сүнде.
 Аллага шөкер, мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамладым. Югары уку йортына укырга кердем. 3 нче курста Алмаз исемле егет белән таныштым. Ярты еллап дуслашып йөргәч, өйләнешергә тәкъдим ясады. 
 Ләкин әнием генә авырып китте. Эшеннән җибәрделәр. Бар булган акча кыйммәтле даруларга китә иде. 
 Безнең авыр матди хәлебезне, нинди авыр тормышта яшәгәнебезне Алмаз белми иде. Мин әнием язмышының кабатлануын теләми идем. «Калса – калсын, китсә –китсен», дидем дә, барлык тормышымны аңа сөйләп бирдем.  Дәшмичә генә тыңлады. Шуннан бер атнага юкка чыкты. Аның мине ташлап китүенә тәмам ышандым, башка килмәячәк дип уйладым. 
 Бер атнадан Алмаз пәйда булды. Кулына конверт тоткан. Баксаң... машинасын саткан икән. Акчасын безгә алып килгән. «Юкка елама, бу – сезгә, барлык кирәк нәрсәләрегезне алыгыз!» – диде ул.
   Быел безнең өйләнешүебезгә 5 ел була. Иремнең миңа  «яратам» дип әйткәне юк.  Чәчәкләр дә алмый.  Назлы сүзләргә саран булса да, акчасын таба, йорт төзеде,  кирәк икән ашарга да пешерә, бер эштән уңайсызланмый...
 Хәзер уйлыйм: әнинең теләге тормышка ашкан бит. Ирем миңа әтиемне алмаштырды. Ул – миңа төпле терәк, балаларыма яхшы ата. Аллага шөкер, дип яшим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эни догасы тормышка аша шул!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Алла сабырлык бирсен, купме аталы ятим усэ…

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бэхетле булыгыз, сеңелем

        • аватар Без имени

          0

          0

          Яхшы язылган, тормышчан. Рэхмэт!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Топле, акыллы Ир элэккэн синэ балака-ем кадерен белеп, бер-берегезне санлап яшэргэ язсын. Кузлэр тимэсен. Эниеннен телэклэре, тырышлыклары аркасында-Аны зурлап, ихтирам итеп яшэгез.

            Хәзер укыйлар