Логотип
Күңелеңә җыйма

55 яшемдә ирем хыянәт итте...

Мин үзем авыл кызы. Мәктәпне тәмамлагач, Чаллы шәһәренә килеп, училещега укырга кердем. Аннан заводка эшкә урнаштым. Тулай торакта бер бүлмәдә ике кыз  яшәдек. Эш авыр булса да,  зарланмадык...

                             
Мин үзем – авыл кызы. Мәктәпне тәмамлагач, Чаллы шәһәренә килеп, училищега укырга кердем. Аннан заводка эшкә урнаштым. Тулай торакта бер бүлмәдә ике кыз  яшәдек. Эш авыр булса да,  зарланмадык. Заводта минем кебек авыллардан килгән яшьләр эшли иде. Дус кызларым белән киноларга, концертларга йөрдек.  Мин авылга беркайчан да әйләнеп кайтмам, гомерем шәһәрдә узар дип уйлый идем. Ләкин язмышта язылганнардан узып булмый икән.
   Булачак ирем белән театрда таныштым. Ул төскә-биткә матур, үз-үзен тотышы да бик әдәпле иде. Мине тулай торакка хәтле озата кайтты. Шуннан бирле бер ел очрашып йөрдек. Ул да минем кебек авылдан шәһәргә күчкән, Зәй ягы егете. Иремә хәтле беркем белән дә очрашып йөргәнем юк иде. Кияүгә чыгарга тәкъдим иткәч, берсүзсез риза булдым. Туебыз бик матур үтте. Әти-әнием дә иремне ошаттылар. 
  Туйлар узгач, ирем белән заводта эшләвебезне дәвам иттек. Фатир алырга чиратыбызны көттек. Инде озак калмый дигәндә, авылда иремнең әнисе  егылып, урын өстендә калды. Төп йортта кайнанам үзе генә яши иде. Ирем авылга күченеп кайтырга дигән карарга килде, мин, әлбәттә, каршы килә алмадым. Заводтан китәргә гариза язып, бар булган әйберләребезне КамАЗ машинасына төяп, иремнең туган нигезенә кайтып төштек. Авылдан качып киткән идем, яңадан кайтырга туры килде. Шәһәрдә үземне бик карап, матур киемнәр киеп йөрергә ярата идем. Ләкин ул тормышымны төштә күрергә генә калды. Өстемнән халат, башымнан яулык, аягымнан галош төшмәде. Ирем атлар алып җибәрде, сарыклар алып кайтты. Мин иртәнге сәгать 4 тә уянып өч сыер савам, сарыклар ашатам. Ашарга пешерәм. Кайнанамны карадым. Инде аның үлүенә дә 10 ел була. Кайнанама, иремә ярарга тырышып әйбәт хатын булып яшәдем. Шулай итеп, көн артыннан көн узды, ике кызыбыз туды. Икесе дә авыл мәктәбен тәмамлап, минем кебек шәһәргә киттеләр. Бүгенге көндә бар байлыгыбыз да бар, Аллага шөкер. Ак кирпечтән ике катлы зур йорт җиткердек, ике кызым да кияүгә чыкты, бәйрәм вакытларында җыелышып кайталар. 
Мин үземне бәхетле хатын итеп сизә идем. Ләкин... 55 яшемдә иремнең миннән башка очрашып йөргән яшь хатыны барлыгын сиздем. Телефоныннан  язышкан хатларын укып чыктым. Миннән 25 яшькә яшь хатын, ире белән аерылышкан. Район үзәгендә медсестра булып эшли. Әйтәм, ирем атна саен, эшләрем бар дип, район үзәгеннән кайтып керми.
   Картайган көнемдә көнләшүнең нәрсә икәнен белдем. Ходай дошманыма күрсәтмәсен! Эчемдә ут яна, төнлә йоклый алмыйм. Иремә дә сөяркәсе турында әйтә алмыйм, әйтерсең телемә таш бәйләп куйганнар. Күзләренә  күтәрелеп тә карый алмыйм. Картайган көннәрдә аерылып кая барасың?  Кода-кодагыйлардан, балалардан оят. Миңа киңәшләрегезне бирсәгез иде... Исемемне язмыйм. Тыңлаганннарга рәхмәт, гафу итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    4

    0

    Если так продолжать, можно серьёзно заболеть, нервы уже не выдержат. Будьте наглее, ставьте условия, уважайте и любите себя, а не сватьев, типа, что скажут. У вас жизнь одна, ваше сердце вам правильно подскажет, думайте о своём здоровье!

    • аватар Без имени

      5

      1

      Билгесезлектэ яшэу бик авыр ,ни булса шул дип уртага салып сойлэш ,барлык авырулалар борчылудан килэ .

      • аватар Без имени

        2

        0

        Менэ шулай була шул, ат кебек эшлэсэн. Без бит, хатын кызлар, олы йорэкле. Ул сезне рэнжетмиме, эгэр сезне хормэт итсэ, сездэ ана, иргэ карата хис булса, ГАФУ ИТ, кичер.

        • аватар Без имени

          7

          0

          Карт ишәк! Трусигына вак кызыл борыч сибеп үтуклэ. Ярсуы тиз басылыр

          • аватар Без имени

            1

            0

            Нерсе дип кинэш итергедэ авыр, ирегезне гафу итэргедэ була тик бу эшне хэйлэкер эшлэгез Бар аксагызны уз кулыгызга алыгыз, Ананда только заправкага калсын, акчасыз ул бик Озарк кирекмес Бер 66 яшьлэрдэ ул бик кочле ирлеге калмас яшь бара бит, яратсагыз анардан башка калырга курыксагыз аерылышмагыз ул мавыгада утэ Берег бик белген эбиге барып инэсен ордыг кукэен ошкерт айгыр булып йормэсен, кукейсез беркемге кирекмеячек Это сто пудово известно!!

            Хәзер укыйлар