Логотип
Милли ризык

Корт сумсасы

Сәхифәбезнең бүгенге кунагы Әлфирә МИНГАЛИЕВА укучыларыбызга корт сумсасы әзерләргә тәкъдим итә. Ул борынгы тансык сыйларыбыздан берсе. Бик тәмле ул, кибеттән алган тәм-томнар бер якта торсын! Бергәләп әзерлибезме?

Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – Әлфирә МИНГАЛИЕВА. Ул – отставкадагы полиция подполковнигы. Гомумән, алар гаиләләре белән диярлек Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре. Гаилә башлыгы Шамил әфәнде дә, өч кызларының берсе Лиана да – закон сагында торучылар. Формадан йөрүче хатын-кызларны без, гадәттә, артык кырыс дип уйлыйбыз. Тик бу беренче ка-рашка гына шулай. Әлфирә ханым белән якыннанрак танышкач, аның нинди уңган хуҗабикә, гаиләсен бер табын артына җыеп яшәүче җылы әни булуын күрдек. Аш-суга осталыгының да сере ачылды! Полиция хезмәткәре булып эшләгәнчегә кадәр, Казан кооператив техникумын тәмамлап, җәмәгать туклану оешмаларында инженер-технолог белгечлеге алган ул. Үзе дә студентларга белем биргән. Аш-суга осталыгы әнисеннән дә киләдер. Гомерен балаларга татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлаган Рузалия апа да ризыкларны телеңне йотарлык итеп әзерли икән. «Чәкчәк пешерү остасы әни. Үзем дә чәкчәкне гел аның рецепты белән генә пешерәм», – ди Әлфирә ханым.

Укучыларыбызга тәкъдим иткән корт сумсалары да – борынгы тансык сыйларыбыздан. Бик тәмле ул, кибеттән алган тәм-томнар бер якта торсын! Бергәләп әзерлибезме?

Кирәк 
Корт сумсасы, милли ашлар

Камыр өчен: 40 мл су / 40 мл сөт / 10 г йомшак чүпрә / 1 аш кашыгы шикәр комы / 100 г атланмай / 1 йомырка / 200–225 г он / ярты кап ванилин (ярат-сагыз), / тәменчә тоз.

Эчлек өчен: 400 г йомшак корт / 50 г атланмай / 50 г йөзем / 2 аш кашыгы куертылган сөт (корт коры булса) / 1 аш кашыгы шикәр комы (кортның тәменә карап).

Эш барышы 

Милли ашлар, корт сумсасы

  • Тирән савытка он иләп, ванилин һәм тоз кушабыз. Барлык онны да берьюлы салып бетермәгез, беразы калып торсын. Атланмайны савыттагы онга манып ала-ала, эре угычтан уабыз.

Милли ашлар, корт сумсасы

  • Җылымса сөт, су, шикәр комын кушып, чүпрәне 10 минут чамасы күпертеп алабыз. Ул күпереп мен-гәч, йомырканы да шунда сытып туглыйбыз. Әлеге сыеклыкны майлы валчыкка кушабыз.

Милли ашлар, корт сумсасы

  • Барысын бергә катнаштырып, йомшак кына камыр басабыз. Кирәксә, бераз он өстибез. Камырны озак басарга кирәкми, тыгызлана. Целлофан капка салып, камырны ярты сәгатькә суыткычка куеп торабыз.

Милли ашлар, корт сумсасы

  • Кортка эретелгән атланмай һәм шикәр комы кушабыз. Кортның тәменә карагыз, баллы булса, шикәр өстәргә кирәкми. Юылган йөзем һәм куертылган сөт өстәп, барысын бергә туглыйбыз. Куертылган сөтне өстәү дә мәҗбүри түгел, корт артык таралып торса, үзлек өчен генә кирәк ул. 

Милли ашлар, корт сумсасы

  •   Камырны 40 граммлы кисәкләргә бүләбез. Без әйткән күләмнән якынча 13 сумса чыга. Корт сумсасы гадәттә артык зур булмый. Һәр кисәкне чәй тәлинкәсеннән чак кына кечерәк итеп җәябез. Уртасына 40 г (бер аш кашыгы тутырып) эчлек салып, сумсаны бөрәбез.

Милли ашлар, корт сумсасы

  • Әзер сумсаларны бөргән ягын аста калдырып, майлы табага тезәбез. Өстенә 1 йомырка сарысы белән 1 аш кашыгы сөтне туглап ягабыз. Аннары валчык сибәбез. Валчык ясар өчен 60 г он, 20 г атланмай, 10 г шикәр комы алына.

Милли ашлар, корт сумсасы

  • Корт сумсаларын алдан ук 180 градуска кадәр кыздырган мичтә 15 минут пешерәбез. Сумсалар кайнар килеш тә, суынгач та бик тәмле.

Фото, видео: Анна Арахамия


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар