Логотип
Милләттәш

Казан–Хаҗитархан арасы... #2

Икенче көн: Киләче

Язгы су җәелгән ямь-яшел уйсулык читләрендә атлар утлап йөри. Иртә язда гына була торган сусыл яшеллек. Су баскан уйсулыкларда анда-санда сазан кадаучылар күренә. әстерхан базарларында сазан чоры. Сулар киткәч, бу җирләр дә кибеп, яргаланып, кара далага әверелә микән? Ышанасы да килми. Без язның яшь чагында: яшел, якты чагында. Иркенлек. Кара далага калган татар тарихының яшел язын эзләп йөрүебез.

— Бу җирләр Урусовлар биләмәләре булган, — ди Наилә ханым.

Урусовларныкы?.. Әле генә табигый матурлыгына сокланып килгән җирләргә инде тагын да якын итеп, икенче күз белән карыйбыз. Татар һәм рус дәүләте тарихында тирән эз калдырган Урусовлар безнең өчен иң элек Сөембикә ханбикәбезнең нәсел тармагы. Зөлхәбирә апа Ишбирденең турыдан-туры бабалары. Безнең нәкъ менә Зөлхәбирә апа янына барышыбыз. Кем соң ул Зөлхәбирә Ишберди-Урусова? Даими укучыларыбыз хәтерли булыр, журналыбызда әстерханнан Наилә Потееваның «Нугайның Ак тәтәсе» (2005 ел, 4 нче сан), аннан соң Зөлхәбирә Ишбердинең «Җан әбием» (2005 ел, 5-6 нчы саннар) язмалары урын алган иде. Идегәй нәселеннән булган Урусовлар, аларның дәвамчысы Зөлхәбирә апа турында иде ул язмалар. Табигый, журналыбыз герое булган шәхесләргә карата күңелдә аерым бер якынлык хисе кала.

Зөлхәбирә апа да безнең үзебезнеке инде. Нугай җирендә туып, татар мәркәзе Казанда (КДУда) белем алган, туган җиренә кайтып гомере буе балалар укыткан, затлы нәселенең шәҗәрәсен, туган авылының тарихын өйрәнеп китаплар язган ханым ул Зөлхәбирә апа. Укытучы, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе. Монда кадәр килеп аның белән күрешми китәргә мөмкинме соң?!

Әйткәнемчә, үзебезнең Зөлхәбирә апа янына — Нариман районының Киләче авылына барышыбыз. Чып-чын нугай авылын да күрәсебез килә. Иң кызыгы шул: Киләче — нугай тәртип­ләре белән яши торган татар авылы.

— Ә нугайлар — дала халкы. Аларга киңлек, иркенлек кирәк, — дип сөйли әнә Наилә ханым. — өй каршында үсеп утырган агач та комачаулый нугайга. Киңлекне чикләүче берни дә булырга тиеш түгел.

Чынлап та шулай икән. Йорт-куралары күкрәп үсеп утырган бакча арасына яшеренгән татар авылыннан үзгә Киләче, беренче карашка, бик буш төсле тоелды. Өйләр дә бездәгедән аерыла. Кечкенәрәк. Агач, таш йортлар сирәк. Акшарланган өйләрне күреп, саман йортлар дисәк… Юк, бераз үзгә икән. Безгә күрсәтергә махсус куелган төсле, юл өстендә үк яңа йорт салып маташалар. Стеналары…

— Камыш ул, — ди Наилә ханым, — үрелгән камыш.

Кызык. Камышны үреп, диварлар ясыйлар икән. Аннан измә белән бәреп (измә камыш арасына ныгытып кереп калырлык итеп), сылап чыгалар. Сыер тизәге белән шомартып, акшарлап та җибәргәч, менә дигән өй әзер. Кышын җылы, җәйләрен салкынча була диләр мондый йортларны.

Сирәк булса да, өй тирәләрендә җимеш агачлары күренә.

Чия куакларына күмелеп утырган җыйнак кына өй янына килеп туктыйбыз. «Зөлхәбирә апа хастаханәдә булган әле, сезнең киләсен белгәч, үз өенә алып кайтканнар», — дип сөйләп килгән иде Наилә ханым юлда.

Машина туктаганны күреп, бер ир-ат белән хатын-кыз авыл үзәгеннән безгә таба ашыгып атлый. Киләче авылы хакимияте башлыгы Гали әфәнде Абдрахманов һәм авыл Советы сәркатибе Хәерниса Бикбулатова белән танышабыз да, бергәләп Зөлхә­бирә апаның җыйнак өенә узабыз.

Нугай йортларына хас булганча, өй уртасында түгәрәк мич — нугайларның күчмә халык булып, тирмәләрдә яшәгәнлегенә бер дәлил. Утрак тормышка күчкәч тә, мичне, тирмәдәге учак урыны кебек, уртага утырталар икән.

Әкрен генә атлап Зөлхәбирә апабыз каршы чыга.

— Сез килгән хөрмәткә генә аякка бастым, Ходай рәхмәте, — ди ул. — Әле ятып кына тора идем.

Гомер буе белешкән якын кешеләр кебек күрешәбез, кочаклашабыз. Без аны чынлап та бик яхшы беләбез бит инде: бөтен гомер юлын, кичергән күңел халәтләрен, нәсел төпләрен, җан әбисен — Кальбибә әбисен…

Ә ул… Ул да журнал аша безне саннан-санга ача барган. Күңелләр якынлыгы шулай була икән.

Нәкъ Казандагыча, саф татар телендә сөйләшеп утырабыз. Казанда белем алган Зөлхәбирә апа ярар инде, Гали әфәнде белән Хәерниса ханым да, Зөлхәбирә апаның туганнары да безнеңчә сөйләшә. Гаҗәпләнәсе түгелдер, чөнки, әйткәнебезчә, Килә­че — халкының төсе-бите, килеш-килбәте нугайларга тарткан булса да — чыннан да татар авылы ул. Кем белән сөйләшсәк тә, һәркайсы үзенең татар булуын ассызыклый.

Зөлхәбирә апа үзенең Казанда бергә укыган дусларын искә алып сораша. Шагыйрь Шамил Маннапов, Салисә Гәрәевалар белән бергә шигъри ашкыну белән узган кадерле яшьлек елларын искә ала. Аннан үзенең шигырьләре, туган авылы Киләче турында язмалары тупланган «Киләчем минем» китабын безгә бүләк итә. Һәрберебезгә. Шигърият, авыл тарихы турындагы сүз Муса Җәлилгә барып ялгана. Баксаң, бу авылда Муса Җәлил дә булган икән. Төгәл унбер көн яшәгән ул Киләчедә. «Җиһан» поэмасын язар өчен материал җыйганда килеп чыккан шагыйрь бу якларга. Салиха исемле бер әби йортында тукталып, шунда яшәгән. Авыл халкы белән аралашкан, балыкка йөргән. Сугыштан соң, шагыйрьнең герой исеме кайткач, Салиха әби Җәлил ­йоклаган караватка берәүне дә якын җибәрмәгән, үзе дә утырмаган, кадерләп тоткан, дип сөйлиләр безгә. Шунда Гали әфәнде, тыныч кына: «Әйе, хак, — дип куйды, — минем әбием иде ул. Шагыйрь безнең йортта тукталган булган».

Дөньяның түгәрәклеге!

Киләчедә Муса Җәлил музее да бар икән. Әлегә ул ремонтка ябылган. Без шагыйрьнең мәктәптәге мәгълүмати почмагын күреп китәргә булдык.

Зөлхәбирә апа белән хушлашканчы, шау чәчәккә күмелгән чия куагы төбендә фотога төшеп, шактый матавыкландык. Безгә тансык — бездәге чияләр уянырга бер ай бар бит әле!

Нугайның Ак тәтәсе белән күрешеп танышкач, аралар тагын да якынайды.

Мәктәпләре зур гына. Бүген монда 298 бала укый икән. Бина иркен булса да, диварлар, идән такталары биредә күптән ремонт булмаганлыгын күрсәтеп тора. Заман җилләре Киләчене дә читләп үтмәгән шул. Кайчандыр миллионер булган совхоз таралган. Нигездә, помидор (аны монда мадор диләр) үстерү белән шөгыльләнгән хуҗалыкның товарын керемле урнаштыру юллары да җайга салынган булган: Мәскәү, Санкт-Петербург белән эшләгәннәр. Совхозның таралуы авыл файдасына түгел, билгеле.

Чит телләр кабинетындагы стендта үзебезнең «Сөембикә» журналыннан кисеп алынган язмаларны күреп тә сөендек: урынны чит телләр арасыннан бирсәләр дә, ят түгелбез икән — укыйлар, файдаланалар, халыкка ­кирәк икәнбез бит! Авыл хәзер күп­милләтле, укыту — русча, заман ки­­рәкле-кирәксез төзәтмәләрен кертә тора. Миллионер чакта зур итеп мәчет төзи башлаган булганнар. Төзеп кенә бетерә алмаганнар. Бу кадәр зур төзелешне очлап чыгу өчен акча табу хәзер инде, ай-һай, кыен. Тик киләчелеләр үзләре күңелләрен төшермиләр, әкренләп төзелеп бетәр бетүен, озаккарак сузылыр инде, диләр.

Ә балалар бакчасы гөл кебек. Заманча, якты, матур. Ике йөздән артык бала йөри икән. 3219 кеше яшәгән авыл өчен азмы соң бу, күпме?.. Сабыйларның йокы сәгате иде. үзләрен шыпырт кына карап китсәк тә, татарча җырлаганнарын, милли киемнәр киеп биегәннәрен видеодан карап бик сокландык.

Балалар бакчасы тирәсендә яшь агачлар утыртылган. Бу аллеянымы, мәчет тирәсендә яңа агачлар утыртып, анысынмы, җәлил аллеясы ясасаң әйбәт булыр иде, дигән фикер дә туды. Яңа фикерне авыл җитәкчелеге дә хуплады.

Казан-Хаҗитархан арасының бик тә, бик тә якынлыгын тоеп киттек без Киләчедән. Алда әле безне нугайларның (инде «чын» нугайларның) үзәге саналган Растопуловкада зур очрашу көтә иде. Сәетләрдән күчеп утырган, башка бер генә авылга, бистәгә дә охшамаган Растопуловканың үз өстенлекләре һәм үз фаҗигасе… Анысы инде башка сәхифә.

 

Растопуловка. Сәетләр...

Растопуловка башка. Курчак өедәй ике катлы матур таш йортларын — коттеджларын күз уңында тотып әйтмим моны. Дөрес, Киләчедән соң Растопуловкадагы төзеклекне, чисталыкны, барлык-муллыкны күреп шаккаттык. Аерма, һич арттырусыз — җир белән күк арасы! Әмма…

Кем белән генә сөйләшә башласаң да, биредә яшәүчеләрнең уртак фаҗигасе калкып чыга. Сәетләр… әрнеп, өзгәләнеп, сагынып әйтәләр бу сүзне.

Сәетләр авылы Растопуловкадан утыз өч чакрым ераклыкта урнашкан. Анда, нугайларның рәсми булмаган әлеге башкаласында, бу вакыйгаларга кадәр өч меңгә якын кеше яшәгән. ә аннан, көннәрдән бер көнне, «Газпром» авыл янәшәсенә күкерт эшләү заводы төзеп куя һәм Сәетләр экологик куркыныч зонада кала. Авылны күчерергә карар итәләр, аның яңа урыны итеп илле-алтмыш йортлык Растопуловка сайлана. Бу хәлләр унбиш еллар элек башланган һәм бүген генә аның очы-кырые күренергә дә охшамаган әле. Санитар зонаның мәйданын башта сигез километр дип билгелиләр (ягъни заводтан сигез чакрым радиуслы әйләнәдә бер генә торак та калмаска тиеш!), аннан радиусны биш чакрымгача кыскарталар. Халык арасында «нугайларны тарату өчен генә оештырылмадымы икән бу эш?» дигән шикләнү дә бар.

Читтән генә Сәетләрне дә күрдек. Күргәнче үк, башта ургылып килгән газ исен тойдык. Ә авыл аша әйтерсең лә сугыш узган. Кешеләрне урамы-урамы белән рәттән күчермәгәннәр, иң элек гаиләләрендә авырулар булганнарны сайлаганнар. Күченеп китүчеләргә дә авыр, шулай ук бушап калган авылда, таркалган, туздырылган шыксыз нигезләр арасында әлегәчә яшәп ятучыларга да җиңел түгелдер.

«Сез рәхәттә, бөтен уңайлыклары булган иркен өйләрдә, шәһәр кебек җирдә торачаксыз», — дигәннәр аларга. Ни чарадан бичара булып кына кузгалган өлкәннәрнең күбесе ике-өч ай эчендә Сәетләргә кире кайтып яткан. Мәңгелек йортларына. әллә нинди рәхәтлекләрне дә оныттырырлык сагыну бар шул җирдә. Туган туфракны, эчкән суны, әби-бабаң, әти-әниең, якыннарың каберләрен, шатлык-кайгыны уртак итеп яшәгән күршеләрне сагыну бар.

Растопуловкада нугай зираты хәзергәчә юк. Кирәксенмиләр дә, чөнки ул көн җиткәч, бар да үзләренә — Сәетләргә кайтачак. Күченгәннәр өчен бу уй — иң рәхәт уй.

Әйе, бәхетсез адәм балалары кебек үк, җирдә бәхетсез язмышлы авыллар да була шул.

* * *

«Нугайлар искиткеч кунакчыл халык, әзер булыгыз», — дип кисәткән иде безне Наилә ханым. «әллә бездән, татарлардан да уздыралармы?» — дип гаҗәпләндек. Инде күрдек, чыннан да, уздыралар.

«Безнең өчен иң кадерле кунак — алыстан килгән кунак», — диделәр алар. Алыстан, димәк, ерактан. өстәвенә, Сөембикәләренең ханбикә булып торган җиреннән — Казанның үзеннән… Ә ханбикә асыл затның нугай кызы булуы белән бик нык горурланалар биредә! Саклый алмавыбызга үпкәләре дә бар шикелле. Наилә ханым Потеева «Сөембикә» журналының үзенә биргән бүләген — «Сөембикә беләзеген» кулдан-кулга җибәргәч, залны күрсәгез иде! Олы-олы апалар беләзекне аягүрә басып алалар, Сөембикә сурәтен үбәләр дә, маңгайларына тидергәннән соң, күкрәкләренә кысалар. «Кызыбыз кайтты! Кызы­быз!» — дип, күз яшьләре белән чын күңелдән сөенәләр…

Растопуловка урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары безнең өчен махсус концерт әзерләгән. Аларның аяк астыннан ут чыгарып биюләрен, өздереп җырлауларын, кызганыч, журнал бите аша сезгә күрсәтеп тә, ирештереп тә булмас. 2006 елда бер миллион сумлык гранд-бүләккә ия булган бу мәктәпнең матурлыгын, төзеклеген, мәһабәтлеген язып кына чыгарга сүзләр таба алмаганыбыз кебек.

— Хуш килдегез! Дастарханга рәхим итегез!

Дастарханга, димәк, чәй өстәле янына. Насыйп булгач, нугай чәйдән дә авыз иттек менә. Чәй чәйдер инде дисәгез, юк икән шул. Нугай чәйгә, беләсезме, ниләр салына? Сөт, борыч һәм… туң май! Чынаяклар мөлдерәмә. Өстәл артына өлкән укытучылар җыелган, хатирәләрдән күңел — мөлдерәмә.

Мөнҗия Сәләхова:

— Киленем дә шушы мәктәптә укыта. Ул кичә: «Иртәгә Казаннан кунак­лар килә», — дип кайтып әйткәч, йөрәгем урыннан купты… Күңелемдә яшьлек хисләрем уянды. Әйтерсең лә, 21 яшьлек чагыма кире кайттым… Сар­ман районы Татар Карамалысы авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Алабуга укытучылар институтында укыдым. Ул чакта эшкә Союз буйлап тараталар иде бит. Шулай итеп, илле өч ел элек юллама белән Әстерхан өлкәсенә килеп төштем. Бик озак күнегә алмадым. өч елымны тутырам да китәрмен дигән идем… Тик нугайлар мине бертуганнарыннан артык күреп яраттылар, күтәрделәр, хөрмәтләделәр. Тормышка чыктым. Ирем сугыш инвалиды иде. Аның әти-әнисе дә Татарстаннан, Тәтеш районыннан күчеп килгән булганнар. Өч малай, бер кыз үстердек. Барысы да тормышлы инде. Бер кызымның кияве үлеп кенә кайгылы булдык.

Тиздән миңа 75 яшь тула. Татарстан­га кайтмаганга да кырык ел…

Фәридә Мохтарова:
— Төп чыгышыбыз белән без Пенза татарлары. Кайчандыр каенатамнар — биш туган — бишесе дә шушында килеп төпләнгән булганнар. Үскәндә мәктәптә безне татар укытучылары укытты, татар мәдәниятендә тәрбияләндек. Казаннан килгән укытучылар белән бу якка тальян килде, җыр, бию килде, укытучыларга «апа, абый» дип эндәшү килде.

Зәйнур Мохтаров:

— Балачагыбыз сугыш елларына туры килде. Кияргә кием юк, ашарга ризык юк. «Ашыйсы килә» дигәч, өлкәннәрнең: «Су кайнатып, эчеп куегыз», — диюләре әле дә истә.

Кайгы-борчулар картлыкка да калган икән. Сәетләрдән күченергә туры килде менә. Ятсак та, торсак та, йөрсәк тә уебызда шул. Гел Сәетләргә барасыбыз килә. Аның суы да, җире дә, аяк астындагы үләне дә башка иде шул. Соңгы вакытта бер юаныч таптык. Кода Казаннан кайткач (Растопу­ловка урта мәктәп директоры Вәли Үтүморатович Кутламбеков «Сөемби­кә»нең 80 яшьлек юбилей чараларында катнашты — ред.), безгә дә күчтәнәчтән өлеш чыгарды. Ул биргән «Сөембикә» журналларын Фәридә апагыз белән ярыша-ярыша укыдык. Ә «Сөембикә ханбикә» китабын, аерыласым килмичә, ястык астыма салып йокладым. Ышанасызмы, юкмы, сигез ел авырый идем, ә ул иртәне «как огурчик» булып тордым!

Мәрьям Бикмөхәммәтова:

— Татарстан миңа да бик якын, чөнки улым шунда яши. Зәй шәһәре сырхауханәсендә бүлек мөдире булып эшли. Юллама буенча җибәрделәр. Башта: «Кире кайтырмын, ахрысы, әни, мин аларның сөйләгәннәрен дә төшенмим», — дигән иде. Егерме өч ел була менә. Татар кызына өйләнде. Гаяз исемле уллары, Гөлназ исемле кызлары бар. Нугай егете булса да, эшендә бик яраталар үзен. Заманында үзем татар мәктәбен тәмамладым. Татар­станнан килгән укытучылар — Ибраһим абый, Суфия апаларны гел хөрмәтләп искә алам. Кырык биш ел буе китапханәдә эшләдем. «Казан утлары», «Азат хатын» журналларын алдырдык, халык бик ярата, укый иде. Хәзер татар китабы безгә килеп тә җитми. өемдә Галимҗан Ибраһимов­ның «Татар хатыны ниләр күрми?» дигән китабы бар. Аны миннән алып укымаган бер генә дус та, таныш та калмады.

Мәүлихә Хәмитова:
— Минем әнием Мәстүрә Юмаева да — Татарстан кызы. 1921 елны аның әтисе дә, әнисе дә ачлыктан үләләр. Якыннарының салкын гәүдәләре янында уйнап утырган өч яшьлек кечкенә кызчыкны 12 гыйнвар көнне килеп табалар. Унике яшенә кадәр балалар йортында тәрбияләнә әни. Аннан кулына бер бөтен ипи тоттыралар да, аны пароходка утыртып Әстерханга, педагогия училищесына укырга озаталар…

Әтиләр авылына ул 1936 елны килеп төшә. Бөдрә чәчле, япь-яшь чибәр кызга әти беренче күрүдән гашыйк була. Искиткеч бу матур парга бөтен авыл соклана. Аларның икәүләп балыкка йөрүләрен дә гаеп итмиләр хәтта.

Сугыш башлануга әти фронтка китә. 1944 елны исә безгә кара кәгазь китерделәр.

Әнигә бүген инде туксан яшь. Татарстанда, бәлки, аның туганнарының балалары яшидер. Мәскәүгә «Жди меня» тапшыруына мөрәҗәгать итмәкче булам. Табылсалар, әни өчен зур сөенеч булыр иде, әлбәттә.


* * *

Һәр язмышта ил, халык язмышы — безнең сүзләр таңга кадәр утырсак та бетмәс төсле. Бик озак хушлашканнан соң гына кузгалабыз. әле генә күргән-ишеткәннәрне тагын бер кат күңелдән кичереп, хәтер түренә «бик­ләп» кую өчен вакыт кирәк. Еллар үтәр. Бу якларга тагын бер килү, яңа очрашулар насыйп булырдырмы, юкмы, кем белә?! Растопуловканы без ап-ак чия чәчәкләренә күмелгән иңнәренә күзгә күренмәс кара шәлен салган — үзе генә белгән, үзе генә аңлаган хәсрәтле, фаҗигале тарихлы авыл дип искә төшерербез.

«Сөембикә», № 10, 2007.

 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар