Логотип
Матур булыйк

Кытай кызларының матурлык сере

Гуаша — битне массажлауның борынгы техникасы. Элек-электән үк Көнчыгышта популяр булган, чөнки файдасы күп: матдәләр алмашы активлаша, җыерчыклар тигезләнә, лифтинг нәтиҗә бирә, йөз тонусы яхшыра, кан һәм лимфа әйләнеше тизләнеп, биттәге кайбер «йоклаган» урыннар «уяна». Гуаша массажын таштан йә сөяктән ясалган махсус әсбаплар кулланып ясыйлар. Аның башка массажлардан төп аермасы да шул. Гуаша массажы серләренә Кытайда туып-үскән, кытай медицинасы белгече Гөлчәһрә ИМАМУ өйрәтә. 


Гуаша — битне массажлауның борынгы техникасы. Элек-электән үк Көнчыгышта популяр булган, чөнки файдасы күп: матдәләр алмашы активлаша, җыерчыклар тигезләнә, лифтинг нәтиҗә бирә, йөз тонусы яхшыра, кан һәм лимфа әйләнеше тизләнеп, биттәге кайбер «йоклаган» урыннар «уяна». Гуаша массажын таштан йә сөяктән ясалган махсус әсбаплар кулланып ясыйлар. Аның башка массажлардан төп аермасы да шул. Гуаша массажы серләренә Кытайда туып-үскән, кытай медицинасы белгече Гөлчәһрә ИМАМУ өйрәтә. 


Гуаша массажын косметик май белән ясыйбыз. Тәнегезгә туры килгән майны сайлагыз. Какос һәм миндаль мае тагын да файдалырак булыр. Крем белән массаж ясарга ярамый, гуаша әсбабы тирене тарттырачак.
Массаж ясый башлаганчы махсус гуаша таягы белән аскы казналык сөяге башланган урын тирәсендәге өч япьле нерв нокталарын «ачабыз». (Бу вакытта авырту сизәсез икән, димәк, нерв системагызда проблема бар дигән сүз. Аны массаж белән бетереп була.) Колак артларыннан да йөртеп лимфа йөрешен ачып җибәрәбез.
Гуаша өчен ясаган махсус әсбап – «кыргыч» белән муендагы лимфаларны да ачабыз. Моның өчен колактан аска таба сыпырабыз. Бу кан әйбәт йөрсен өчен кирәк. Әзерлегебез шуның белән тәмам. Хәзер биткә гуаша массажы ясый башлыйбыз.  Массаж ясаганда төп шарт: һәр хәрәкәтне ун тапкыр ясыйбыз, шуннан соң өч тапкыр муендагы лимфаларны ачабыз!!
Бер кул бармаклары белән иякнең очын тотып торабыз да «кыргыч» белән колакка таба ун тапкыр йөртәбез. Шундый ук хәрәкәтләрне борын яфрагы тирәсеннән колакка таба ясыйбыз. Күз төбе тирәсеннән чигәдән өскәрәк урнашкан кояш энергиясе ноктасына кадәр дә гуаша әсбабы белән йөртәбез. Лимфаларны ачарга онытмыйбыз.
Борын өстеннән дә йөртәбез. Һәм борын яфрагы тирәсендәге нокталарны массажлыйбыз. Бу нокталар хатын-кызларның кече оча сөягендә урнашкан органнары өчен «җаваплы».
«Кыргыч» белән маңгайның уртасыннан чигәгә таба, кашлардан чәчләр үсә башлаган урынга таба йөртәбез һәм лимфаны ачабыз. Битнең бер ягына ясаганнан соң икенче ягында да нәкъ шул хәрәкәтләрне кабатлыйбыз. 
Ике як биткә дә гуаша массажы ясап  бетергәч, дулкынлы гуаша әсбабы белән егерме шәр тапкыр битне өскә күтәртәбез. Ул булмаса, бармакларны йодрыкка төйнәп, бармак буыннары белән ясасагыз да да була. 
 Аннан соң бармаклар белән дә битне өскә таба, аннан соң йөз кырыйларыннан муенга таба сыпырып төшерәбез. Моны өч тапкыр ясыйбыз.
Күзләр тирәсен бармак очлары белән йомшак кына массажлыйбыз. Күз төбендәге нокта турында онытмагыз. Ул ноктага көн саен йөз тапкыр әкрен генә баскаласагыз, күз күрүе бермә-бер яхшырыр. 
 Гуаша массажын көн саен ясарга гадәтләнегез. Кичен ясасагыз, йокыгыз яхшышыр, иртән – битегез алсуланып китәр, йөздәге шешләр бетәр. Тагын да матурланырсыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар