Җиләк кебек чагың

Җир җиләге (бакча җиләге) ашап ябыгасыгыз киләме? Мөмкин гамәл бу! Җәйләр җиләксез буламы?
Димәк, сыйлана-сыйлана ябыгырга мөмкин. Җиләкнең хуш исе, йөрәкне хәтерләткән кимәле әллә ничек кенә хыял дөньясына алып китә. Җиләк диетасы аеруча тиз нәтиҗә бирә торган диеталардан санала. Дүрт көндә өч килограммга ябыкканыңны сизми дә каласың. Өстәвенә ул әле матдәләр алмашын да көйләп җибәрә. Аш кайнату эшчәнлеген яхшыртуын да әйтик. Аннары бит диетада дүрт кенә көн торасы. Димәк, түзәргә була дигән сүз. Җиләк диетасының тагын бер кызык ягы бар — җиләкнең хуш исе күңелсез уйларны тарата икән. Шуңа күрә ашыйсы килә дип боегып утырасы юк.
Җиләктәге калий бәвелне кудырта. Шуңа күрә тиз бара да инде ябыгу процессы. Шул ук вакытта тоз-су әйләнеше дә бозылмый, димәк ки, организм сусызлыктан интекмәячәк.
Җиләк татлысын бик татлы, әмма анда шикәр, башка кыр-урман җиләкләрендәгегә караганда, күпкә азрак. Мүк җиләге белән сырганак кына җиләктән балсызрак. Шуңа күрә дә инде җиләк диетасы тиз ябыктыра.
Тик менә аллергия белән интегүче кешеләр сак булсыннар иде. Җиләктә аллергеннар күп.
Диетологлар бу диетаны ике айдан соң гына кабатларга киңәш итә. Кызганыч ки, ике айдан соң без яшәгән урында җиләк бетеп китә шул. Кибетләрдә күренсә генә инде.
Башлыйбыз
Җиләк вакытында бакча җиләге ярдәмендә бөтен организмны чистартып калырга мөмкин. Ничекме? Гади генә итеп – ике атнага бер мәртәбә өч көнлек монодиета тотарбыз.
Көн дәвамында 1,5 кг бакча җиләге ашап, 1 литр сөт яки кефир, 1 литр минераль су (газсыз) эчәргә кирәк.
Мондый монодиетаны тоту бик җиңел түгел – өченче көнне үзәк өзелеп ашыйсы килә башлый. Аның каруы, ике кило авырлык югалыр.
Удар дүрткөнлек
1 нче көн.
Беренче иртәнге аш. 250 г бакча җиләгеннән, алмадан, бананнан йогырт кушылган салат, чәй.
Икенче иртәнге аш. 100 г бакча җиләгеннән, 100 мл өсте алынган сөттән, бер чәй калагы балдан коктейль.
Төшке аш. Ике помидордан һәм ике кыярдан салат, бер телем арыш ипие, 150 г бакча җиләге, чәй.
Төштән соң капкалап алу. 200 мл майсыз йогырт, 100 г бакча җиләге.
Кичке аш. 100 г томалап пешерелгән яшелчә, 100 г бакча җиләге,
бер стакан апельсин суты.
2 нче көн.
Беренче иртәнге аш. Бер телем арыш ипие, 50 г сыр, 200 г бакча җиләге, чәй.
Икенче иртәнге аш. 100 г бакча җиләгеннән, 100 мл майсыз сөттән, бер калак балдан коктейль.
Төшке аш. 300 г пешкән балык, пешкән бәрәңге, 100 г бакча җиләге, бер стакан җимеш суты.
Төштән соң капкалап алу. 200 мл йогырт һәм 100 г бакча җиләге.
Кичке аш. Яшелчә салаты,
100 г бакча җиләге, бер стакан грейпфрут суты.
3 нче көн.
Беренче иртәнге аш. 2 аш кашыгы солы ләвәченнән, 50 мл сөттән, 100 г бакча җиләгеннән торган мюсли (катнашма).
Икенче иртәнге аш. 200 г бакча җиләге, бер стакан теләсә нинди сут.
Төшке аш. 200 г пешкән тавык ите, бер калак зәйтүн мае белән яшелчә салаты, 100 г бакча җиләге, чәй.
Төштән соң капкалап алу. 200 г бакча җиләге һәм бер стакан апельсин суты.
Кичке аш. 250 г бакча җиләгеннән, грушадан, бананнан салат, 50 мл йогырт, чәй.
4 нче көн.

Төшке аш. 200 г томалап пешерелгән яшелчә, 200 г бакча җиләге, бер стакан апельсин суты.
Төштән соң капкалап алу. 200 г бакча җиләге, чәй.
Кичке аш. Салат яфраклары, 100 г бакча җиләге, бер стакан апельсин суты.
06/2016

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
Уеннан уймак Барысы да бәхәсләшүдән башланды. Хатын-кызлар, бигрәк тә йөрәкләре янып торган яшь кызлар бәхәсләшмәсен икән ул. Аларның яшьлек дәрте егетләрне үзләренә карату гына түгел, дөньяны әйләндереп бастыра ала...
Соңгы комментарийлар
-
17 август 2022 - 08:30Без имениГел дорес сузлэр генэ сойлисенИлсөя Бәдретдинова әйтсә, каты әйтә!
-
16 август 2022 - 17:54Без имениМин сезнең өчен бик шатмын, бер-берегезне кабат тапкансыз.Ике туй – бер ир
-
15 август 2022 - 20:31Без имениУземнең телем сынып бетте моны укыганда.Баланы сөйләшергә өйрәтәбез!
-
14 август 2022 - 12:38Без имениМенә болай яшәү сабырлык дип аталмый,куркаклык,хакларыңны өйрәнмиче таптату дип атала Гөмер бер генә,тазалык бер генә,бала хакы бер генә яшәү хакы бер генә бирелә.тормышыңда авырлыкны да,җиңеллекне дә только кеше үзе сайлый,славыйлыгын күрсәткән килмиче,кемнедер гаеп итеп күрсәтә, ә башы бары үзендә дөрес сайламаган өчен ,болар барысыда ТҮЛӘҮле АЛЛАһ каршында котылгысыз хакларны таптаткан өчен.Акыл алырдай хәлләр дә, гыйлемен (психология)дә биреп тора,гел шулай тормоз да торучыларны куатләп иии мескенем,түз инде,нишлатәсең язмышыңдыр диеп,чыгыш юлы барлыгын күрсәтмичә тилмереп үлүен көтеп торган кебек.Хатыннар исегезгә төшерәм тиран авыру, ирләр б н тору катгый тыела КОРЬӘНдә.Талак сүрәсен АЛЛАһ,бу хәлләр буласын белеп, кешеларне кисәтү өчен җибарде.Бу темага китеп язып була,язганнардан да мәгьнә эзләп гыйбрәт алып бик була.Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3
-
13 август 2022 - 23:40Без имениИскиткеч. Үземнең әтием күз алдыма килеп басты. Бик сагынам әтиемнеӘткәем
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.