Марсель Галиевкә туган ягы кирәк!

Иллә дә дөрес әйткән инде Фәнис Яруллин: « Шатлыкта да, кайгы да да туган ягы кирәк кешегә!» – дип. Бу ара Республика йөзе булырлык хөрмәт иясе кешеләрнең юбилей чаралары булып узды. Кайсыларында катнаштым, кайсыларында юк. Дөресрәге, катнашырга җай чыкмады.
Ә менә Марсель Галиев белән Гарифҗан Мөхәммәтшинның гомер бәйрәмнәрен күрмәммешкә сабышу мөмкин түгел иде. Шагыйрь халкы Күе белән Җир арасын бюиләп яши торган зат инде ул. Аларның бу хасияте Марсель Галиевнең Камал театры бинасында узган юбилей кичәсендә бигрәк тә нык тоемланды. Әй сагындырган икән Камал театры бинасын шыгрымлап тутырып уздырылган ул кичәләр. Кичәң өчен бина юллап йөрүләрне, артистлдарны күндерүләр, ераклардан килгән кунакларыңны сыйлап озатулар әллә бик ансат дип уйлыйсызмы. Шул мәшәкатьләрнең барысы өчен акча табулар хакында әйтмәсәм дә чамалыйсыз булыр. Җиңел түгел, һич тә җиңел түгел ул, акча теләнеп йөз суын түгүләр.Марсель Галиев үзе үзара сөйләшкәндә : «Мин йөрмәдем», – дигән ия-хәбәрле кыска җөмлә генә ташлады. Йөрсә дә, йөрдем димәс, горур башын имәс инде ул. Ярый ла синең өчен йөреп торырлык дусларың булганда. Сәхнәдән кичә ахырында теге җөмләнең икенче варианты да ыргытылды: «Мәдәният министрына комачауламаган өчен рәхмәт». Юкка, бер дә юкка алай ди. Арендасы бер кичкә 300 мең торган бинаны алырсың болай гына. Түшеңә медальне кадарлар болай гына...
Ә нигә? Барысы да ихтимал. Кайсы халыкта бар әле ул тагын Марсель Галиев кебек галилеген саклый белгән каләм хуҗасы! Әйе, Каләм остасы гына дию аз аңа, ул чыннан да Каләм хуҗасы. Мин аны иҗат газабы кичерәдер дип белмим.Ул инде кайсы сүзнең кайсы сүз, кайсы ымның нинди ишарә артыннан әйтелергә тиешлеген, ягъни сүз кадерен, сүз тәмен, сүз хасиятен, сүз тылсымын, сүз егәрен белеп туган. Шул белеклелеге белән сокландыра да ул безне. Нинди бөек халыкның баласы булуыбызны, ягъни татар булу фидакарьлеген (ә бәлки фидаилыгын дип әйтү дөрестер, ә Марсель? Чөнки татарлык татар баласыннан фидаилык та таләп итә), шушы олы тарихлы халыкның баласы булу горурлыгын искәртеп, хәтерләтеп тора.
Кичә башланып, сәхнә түре Галәм киңлегенә әйләнгәч, Галәм кайтавазы сыман карабаер юргаларда җайдаклар тыпырдаганы ишетелгәч, ничек йөрәкләр татлы, самәви сагвыштан, югалту ачысыннан ничекләр ярылмагандыр?! Әлмәт театры Казанга күчтәнәч итеп алып килгән бу галәми-драматик тамашаның Марсель Галиев иҗатыннан тукылган булуы арабызда динди бөек иҗат әһеле – замандашыбыз гомер кичереп ятуын искәртеп, сөендереп куя. Гаҗәеп зирәк тарих: «Ә бит Сез нинди бөек халык! Менә Сезнең олуг талант, олы егәр күмәртәсеннән тагын бер кәррә, тагын бер валчык», – дип искәртеп куя. Меңәр кыш кышлаган бодай бөртеге, мең ел элек гамәлдән кичкән кир җәнлегенең (мамонт) күзәнәгеннән тергезелгән ген сыман искәртә – терелү мөмкин ул! Бөек илаһ янә бер тезләнеп, татарларның маңгаеннан үбеп алуы бик ихтимал.
Ай-һай пафослы җөмләләр чыгара бу кампитр төймәсе. Моңа мин түгел, Марсель Галиев иҗатыннан рухланган тамаша гаепле. Ә бит бу тамашаны тагында пафослырак (пафосның нәрсәсе начар, хисле дигән сүз генә ич ул), әйтергә теләгән фикерне тагын да аңлаешлырак итәргә дә мөмкин иде. Әйтик,театрда «Бөекләр таягы» күренешенә чыгарырлык санда ир-ат артистлар табылмавы аяныч. Алайса, сәхнәгә тезелешеп агъәбиләр чыкты. Үкенеч юк үзе, илаһи бөек таякның инде Марсель Галиев кулына күчеп, Гали таякка әверелергә тиешлеген төшенде тамашачы.
Галәми драманың дәвамын Әлмәткә барып карага диделәр. Ә минемчә аны әле тагын музыка белән дә баетып, мюзиклга әйләндереп, Казанга янәдән алып килергә кирәктер.
Мин Тукай премиясе иясе, халык шагыйре Марсель Галиев кичәсенә аның шигъриятенә чуму ләззәтен кичерергә дип тә килгән идем. Зур иҗаттан кечкенә кичә ясау чамасыз авыр вазифа. Мөгаен, аның «Рух» китабын сәхнәгә, сәхнәгә генә түгел дөнья әдәбияты табынына аерым чыгарырга кирәктер.
Туган як дип башлаган идем бит әле. Казан тамашачысына бүләк ителгән бәйрәм артында Туган як торуы, андагы булдыклы җитәкчеләрнең торуы бәхәссез. Ул гына мыни әле, шул туган ягы – Азнакае гали иткән ләбаса Марсель Галиевне. Хәзер инде үз нәүбәтендә ул туган ягына шөһрәт китерә! Шәхесләре булмаган як уңдырышсыз туфрак кебек кысыр була ул!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.