Алты яшьлек энем мине юаткан була:”Елама апа, елама, әни еламаска кушты”. Кушты да ул, ун яшьлек кыз балага әнидән аерылывы авыр шул. Энемнең күзләре дә тулып түгелергә тора. Менә шулай, атнаның шимбә кичен әнигә кунакка барабыз да, дүшәмбе иртән җитәкләшеп биш чакырым араны авылыбызга таба атлыйбыз, тугызынчы яртыда минем дәресләр башлана.Әни күрше авылда үги әти йортында, әниләре вафат булган дүрт ятим бала янында кала. Энекәш озак чыдый алмады, бер- ничә айдан, сөйкемле сөяк булмаса да, үги әти йортына, әни янына күчте.