Логотип
Тарих

Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ истәлекләреннән

"Без - татарлар юаш, басылган халык. "Уянабыз, уяндык!" - бер гасыр буена үз-үзебезне алдап юанабыз. Татар халкы дөнья йөзендә үз миссиясен үтәп соңгы сулышын алып ятмыймы?" - дип әйткән Аяз Гыйләҗев бер әңгәмәсендә. Гомер буе тормыш сынаулары каршында бил бирмәгән, баш имәгән, нинди генә чорда яшәсә дә, үз сүзен ярып әйтергә курыкмаган җор телле, үткен сүзле язучы фикерләре бүгенге көн өчен дә актуаль. Без аның белән төрле елларда татар матбугатында чыккан әңгәмәләрне барлап, укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

"Мәдәни җомга", 2013 ел, 15 март. (Әңгәмәдәш Газинур Морат, ноябрь, 1990 ел)

Аяз Гыйләҗев:

"Тел белән тегермән тарту ансат, кызганычка, алдынгы саналган замандашларымның күбесе шул тегермәнне зырылдата. Ә бер уйласаң... "Татарга бәйсезлек? Мөстәкыйльлек?!" Ничәмә-ничә буыннар бу олуг сүзләрнең тулы мәгънәсен онытып бетергән, әлегә без дә "бәйсезлек" дип, читтән отып алып кына тәкрарлыйбыз, татар җирендә бәйсезлекнең ничек буласын төсмерләгән акыл ияләре әлегә юк. Бәйсезлек алабыз, дип ышанып раслар өчен төп ике шарт кирәк, минемчә: әүвәл башлап, син бәйсезлеккә омтылган халыкның тулаем барлыгына, оешканлыгына, көченә, юлдан тайпылмаслыгына мотлак ышанырга, шушы хакыйкатьне төп иманың итәргә бурычлысың. Икенчедән, син шушы ташкында ялгышусыз үз урыныңны табарга тиешсең".

Рух күтәрергә кирәктә бердәмләшә алмаган татарлар, сытып ыргытырга дигәндә кинәнеп, явызланып бергә туплана.

"Мин хәзер әдәбият, сәнгать үрнәкләрен бәяләгәндә, беренче нәүбәттә: "Бу әсәр татар халкын саклап калуда ниндирәк урын тотар?" - дигән сорауны куям. Әдәбият милли тамырлары нык булганда гына югары сүзне әйтә ала.

Власть - зур вә куркыныч, дәһшәтле вә аяусыз көч, дигән идем мин алдарак. Тоталитар илләрдә байрак кем кулында булса, балта да шуның кулында. Әле бүтәнне, үзгәне минем күргәнем дә, кичергәнем дә юк. Әле җаным да коллыктан котылырга теләп тырпылдый, ирек сагынып зарыккан кош булып өзгәләнә. Алдагысын бер Алла белә..."

 "Ватаным Татарстан" 2008, 18 гыйнвар (1992 елгы язма яңадан бастырылган)

Милләтнең йөзек кашлары - зыялылар гасыр башында: "Татар йоклый! Уян, татар!" - дип иңрәгәннәр. Хәзер җир шарының бөтен почмакларыннан: "Татар уяна!" - дигән сүзләр яңгырый. Ышанасы килә, татарның уянуына куанасы килә... Ләкин без бүген беркатлы кичәге татарлар булмыйк инде. Гамьсезлекне, ваемсызлыкны читкә куеп, үз көнебез хакына дөрес фикер йөртергә тырышыйк. Безнең хәлне әллә каян килеп яхшыртмаслар, безнең моңарчы яшеренеп яткан көчләрне өскә чыгарырга форсат барында үзебезне үзебез тулаем аңлап, милли ресурсларга милләт маясына дөп-дөрес бәһа куйыйк! Алданмыйк, оттырмыйк.

Әгәр без татарның уянуын телибез икән, без мәгърифәтебез хакында бөтенләй бүтәнчә уйларга тиеш. Милләтнең язмышы балалар, киләчәк буыннар кулында. Ә бала язмышы тулысынча аналар, аталар кулында...

 "Ватаным Татарстан" 2006, 25 август (1992 елгы язма яңадан бастырылган)

Без 1552 елда бабаларыбыз кулыннан киткән шәһәрне өр-яңадан яулап алырга теләдек. Корал белән түгел, бүтән милләтләрне изеп-сытып түгел, аң белән, эш-хезмәтебез белән, рухыбыз белән Казанны тагын татар шәһәре итәргә тотындык. Бу эшнең авырлыгын да, кай тарафларга кадәр илтеп җиткерәсен дә белми идек әле ул чакта. Хәер, без бүген дә "Казан - татар шәһәре, татарның мәгърур мәркәзе!" дип авыз тутырып әйтә алабызмыни?! Казан - чуар шәһәр, татарлар - чуар милләт. Кайчагында мин, әрнеп-ачынып: "Нигә без шулай таркау, гамьсез, кадерсез? дип кабатлыйм..."

 

Хәтерсезлекнең дәвамы нәрсә дип сорасалар, мин бер сүз белән генә җавап бирер идем: аның дәвамы битарафлык! Тарихына, үткәненә битарафлык! Бүгенгеңә, милли хәлеңә битарафлык! Аның да дәвамы - бетү, югалу, инкыйраз...

Без коллыкка күнеккән, буе сынган, биле бөгелгән бәндәләр, сирәк-сорак табылган тарихи чыганакларга таянып үткәннәрдәге бөек шәхесләр хакында бүгеннән торып язарга тотынсак та канга сеңгән коллык каяндыр бүселеп чыга. Шуңадырмы, безнең бөек тарихыбызны илгә, киң җиһанга тапшырып, татарның данын ныгытырга тиешле әсәрләребез әллә кая бара алмыйлар шул. Моңа тарих гаепле түгел, моңа без үзебез гаепле.

"Ватаным Татарстан" 2009, 20 ноябрь (1995, 24 март язмасы яңадан бастырылган)

Без - татарлар юаш, басылган халык. "Уянабыз, уяндык!" - бер гасыр буена үз-үзебезне алдап юанабыз. Татар халкы дөнья йөзендә үз миссиясен үтәп соңгы сулышын алып ятмыймы? Халыкның бер өлеше ничарадан-бичара урыслашкан, милләтнең аңлы өлеше урыстан мәрхәмәт көтүнең өметсезлеген белеп урыслашкан, чукынган, иманын алыштырган, чит илләргә таралган. Без татарлардан чыккан мәшһүр урысларны санап мактанабыз. Әгәр ул гали затлар татар булып калса... чукынмасалар, шул дәрәҗәгә ирешә алырлар идеме? Юк, әлбәттә. Бу хакта ике төрле сүз булырга мөмкин дә түгел. Беренчедән, аларның каннары үзгәргән. Үзгәреш, үз чиратында, үсү таләп иткән. Икенчедән, табан астында ыңгырашып яткан татарлар үз араларыннан берәүнең дә котылып чыгуын, күтәрелүен теләмәгән. Калкынырга үзләре үк ирек бирмәгән. Без шуннан бирле вак, көнчел, бәләкәй булып калганбыз. Урысларны сүгеп тел ардырганчы, татарның үзенә хак бәя бирергә кирәк! Казанны урыслар басып алган, имеш! Сафсата! Казанны урысларга татар үзе яулап алып биргән!

 "Татарстан яшьләре", 2001 ел, 2 октябрь

- Аяз абый, татар әдәбиятының киләчәген ничек күзаллыйсыз?

- Татар әдәбиятының киләчәге татар халкының һәм татар теленең язмышы белән бәйле. Татар әдәбиятын якты, олы итеп күрәсем килә, ләкин, турысын әйткән вакытта, киләчәккә шактый шикләнеп карыйм.

 "Шәһри Казан", 2001 ел, 2 ноябрь

...Әдәбият ул үлчәү тәлинкәсе кебек - бер күтәрелә, бер төшә. Бүген, мәсәлән, татар әдәбияты шактый катлаулы чор кичерә. Бик зур титаннар арабыздан китте. Мин дә бик аз язам. Хәзер гомер буе язучы булырга хыялланган һәм язганын кешегә күрсәтергә оялып йөргән бертөркем "каләм осталары" калкып чыкты.

Бүген урыс әдәбияты да, татар, башкорт әдәбиятлары да торгынлык кичерә. Урыс әдәбияты нәрсә бәрабәренә яши? Урысның чит илдә зур әдәбияты бар иде. Ул шуның хисабына яши. Безнең дә Гаяз Исхакыйларыбыз, Садри Максудиларыбыз кайтты. Ләкин алар халык күңеленә чынлап та кайтып җиттеләрме икән? Аларны кабул итә торган халык калдымы? Белмим. Белмим...

Бу - күчеш чоры. Мин беркайчан да өметемне өзмим. Әгәр татар укытучылары, татар мәктәпләре яшәсә, яңа талантларыбыз калкып чыгар әле. Милләтнең күңеле төшенке булса да, ул бөтенләй буш була алмый.

Күпләр иҗатларын тәхеткә баскыч итеп кабул иттеләр һәм хәзер дә шулай яшиләр. Мин үзем беркайчан да ниндидер мөнбәрләргә үрелмәдем дә, аңа омтылмадым да. Хакимиятнең никадәр куркыныч көч икәнен бик күптән аңладым. Шулай булмаса, төрмәгә дә керми идем һәм баштан кичкәннәрем хакында документаль әсәр дә язмый идем. Төрмә минем өчен зур бәхет булды. Ул миңа тормышның нәрсә икәнен аңлатты.

Әдәбиятка сан булмау, өметсез киләчәк - болар барысы да язучы йөрәге аша уза. Мораль яктан аны какшата, сәламәтлегенә зур зыян сала. Мин, үзем, мәсәлән, хакимият белән беркайчан да килешмәдем. Шуның өчен дә һәрвакыт башыма сугып килделәр.

 "Шәһри Казан", 1993 ел, 30 сентябрь

Шәһәр әлегә татар шәхесләрен белми. Канында, җанында милли рух юк икән, андыйларны мин "ямаулы татарлар" дип атыйм. Ана карыннан ук Сәйдәш моңнарын, "Ак бүре" әкиятләрен тыңлап үсмәгән татар беркайчан да чын татар була алмый.

 

чыганак: http://intertat.ru/ijat/ayaz-gyyl-ev-ist-lekl-renn-n-tatar-khalky-d-nya-y-zend-z-missiyasen-t-p-so-gy-sulyshyn-alyp-yatmyymy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар