Сентябрь, 2016

Кучкар.
Тормышыгызны үзгәртергә теләсәгез, хәзер нәкъ вакыты. Яңа эшләр башлар өчен көчегез дә, мөмкинлегегез дә булачак. Уңышка ирешим дисәгез, барысын да яхшылап планлаштырыгыз. Яхшы гына табыш алу ихтималы зур.Үгезбозау.
Тынгысыз ай, ял итү турында онытып торыгыз. Баш-аягыгыз белән эшкә чумарга туры килер. Моның яхшы ягын да тоярсыз – көзге депрессиягә бирелергә сезнең вакытыгыз юк!Игезәкләр
Тормыш ыгы-зыгысы тәмам бөтереп алыр. Шул ук вакытта күңелле сюрпризларга да юлыгырсыз. Әллә кайчаннан күрешмәгән якын танышыгыз белән очрашу ихтималы килеп чыгар.Кысла
Бу айда эш турында азрак уйларсыз. Бөтен игътибарыгыз гаиләгезгә юнәләчәк. Көз уртасында мондый үзгәрешләрнең сәбәпчесе – тормыш кыйммәтләрен яңача бәяли башлау.Арыслан
Үз мәнфәгатьләрегезне онытып торырга туры килмәгәе. Көзге меланхолиягә бирешмәс өчен, көчегезне гаиләгезгә багышлагыз. Эштә бар да яхшы. Моңарчы тотынырга куркып торган эшкә һич шөбһәсез алына аласыз.Сөмбелә
Тыныч һәм эшлекле ай. Тормышның күп өлкәләрендә гармония хөкем сөрер, үзегезне бәхетле итеп тоярсыз. Тирә-юньдәгеләр алдында абруегызны күтәреп җибәрердәй күркәм гамәл кылырсыз.
Бизмән
Күңелегез күтәренке булыр, рәхәтләнеп ял итү форсаты килеп чыгар. Күптәннән хыялланган ниндидер бер зур әйбер сатып алу ихтималы бар. Гомумән, бу айда сатып алган әйберләрнең куанычы озакка җитәчәк. Чаян
Тормышыгызга «ревизия» ясар чак җиткән икән бит. Күңелдәге генә түгел, өйдәге иске-москыдан да җиңел генә котылыр өчен, дөрестән дә, бик уңай вакыт. Яңа идеяләрне тормышка ашыру җае чыгып тора.Укчы
Күңелегез урынында түгел. Моның сәбәбен аңлата да алмыйсыз. Вак-төяк мәшәкатьләр дә кәефегезне кырачак. Иң яхшысы: бу айда зур эшләргә тотынмау, мөмкин кадәр азрак аралашу.Кәҗәмөгез
Табышлы ай. Моның өчен үзегез дә бик күп көч куярсыз. Гел эш дип торуыгыз гаиләгездә бәхәсләр дә тудырырга мөмкин. Ниятләгәннәрегезне тормышка ашырганда кемнеңдер ярдәмен тоярсыз.Сукояр
Уңышлы ай. Башкалар көзге депрессиягә каршы көрәшкәндә, сезнең барысы да «җырлап» кына барачак. Яңа эшкә алыну, яңа идеяне тормышка ашыру өчен бик яхшы вакыт.Балык
Күңелегез һич кенә дә тормыш чынбарлыгы белән килешергә теләмәячәк. Сез әле һаман да җәйге дулкында яшәвегезне дәвам итәсез. Тәмам «уянып» җиткәнче, яңа эшләргә тотынмый торыгыз.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.