Логотип
Йолдызнамә

Декабрь, 2016

Кучкар

Күбрәк үз тормышыгызга, шәхси эшләрегезгә игътибар бирерсез. Кәефләр күтәренке булыр. Ялгыз «кучкарлар»га Яңа ел алдыннан могҗизага ышанырга туры килер, аларның насыйп ярларын очрату ихтималы бик зур.


Үгезбозау

Үзегезне күрсәтер, хөрмәт яулар өчен яхшы вакыт. Шулай да тормыш ритмын бераз тыя төшсәгез яхшырак. Узып баручы ел ниндидер хыялыгызның тормышка ашуы белән истә калыр.
 

Игезәкләр

Кызыклы вакыйгалар вәгъдә итә торган ай. Дус-ишләрегезне шаккаттырган берәр гамәл кылырсыз, яисә үз кулларыгыз белән искиткеч берәр нәрсә ясарсыз. Бу исә дәрәҗәгезне тагын арттырып җибәрер.
 

Кысла

Әллә нәрсәләр эшләрлек көч-куәткә ия булырсыз. Бу – Марс планетасының тәэсире. Моңа кадәр вакытыгыз яки көчегез җитмәгән эшләрне тагын бер кат кузгатып карагыз әле – уңышлы башкарып чыгачаксыз.


Арыслан

Уңышлы ай.  Бөтенесе җиңел киләчәк. Шулай да бер-бер уңышка ирешим дисәгез, барлык мөһим эшләрегезне 19 декабрьгә кадәр эшләп өлгертегез. Аннан соң инде яңа эшләр башламый торуыгыз хәерле.
 

Сөмбелә

Иҗади мөмкинлекләр ае. Креативлык күрсәтү өчен менә дигән форсат чыгачак. Бу эшкә генә түгел, шәхси тормышка да кагыла. Дөньяга башка күзлектән карый башларсыз. 
 

Бизмән

Эшлекле очрашулар, яңа килешүләр өчен бик шәп вакыт. Барысын да бер дигән итеп башкарып чыгарсыз. Моның өчен көч тә, мөмкинлек тә булачак. Хыялларыгыз тормышка ашар. 
 

Чаян

Иҗади эшчәнлек белн шөгыльләнүчеләр өчен иллә дә уңышлы чор. Бернигә карамый, үз юлыгыздан барыгыз. Бернидән дә шикләнмәгез – уңыш сезнең якта булачак. Моңа кадәр уйлап та карамаган яңа эшкә тотынырсыз.
 

Укчы

Ел ахыры уңыш һәм якты халәт бүләк итәчәк. Киләчәккә планнар кору өчен яхшы вакыт. Бер-бер артлы өерелеп килгән уңышларга алданып, шулай да үзегезгә бик күпне йөкләмәгез.
 

Кәҗәмөгез

Казанышлар ае. Күңелегезгә рәхәтлек кенә түгел, финанс ягыннан тотрыклылык та бирүче шөгыль табарсыз. Ел ахырында яңа эшләр башламый торыгыз, ниятләгәннәрне ай уртасына төгәлләгез.
 

Сукояр

Уй-гамәлләрегездә тулы ирек тоярсыз. Иң кыю фикерләрне, иң тормышка ашмастай ниятләрне дә чын итә вакыт. Уңыш сезнең якта, нәрсәгә генә тотынсагыз да, булдырырсыз.
 

Балык

Тормышыгызда күңелле вакыйгалар көтелә. Күңелегезне шатландыра торган бүләк алырсыз, бу хәтта мактаулы исем дә булырга мөмкин. Тырыш хезмәтегезнең яхшы нәтиҗәләрен күрер чор якынлаша. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар