Рәҗәб ае башланды: Аллаһы Тәгалә ураза тотучының һәм дога кылучының гөнаһларын кичерә


Ислам дөньясындагы өч мөбәрәк айның берсе – Рәҗәб аена кердек. Ай календаре буенча Рәҗәб – елның 7 нче ае һәм 4 изге айның берсе. Рәҗәб сүзе “тәрҗиб” сүзеннән алынган. Тәрҗемәсе “хөрмәтләү”, “табыну” дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә бу айны хөрмәтләп ураза тотучының һәм үзенә дога кылучының гөнаһларын кичерә, аны югары дәрәҗәләргә ирештерә. Бер хәдистә әйтелгәнчә: “Җәннәттә сөттән ак, балдан татлы Рәҗәб дигән бер елга бар. Рәҗәб аенда бер генә көн булса да ураза тоткан кеше шул елгадан шифалы ширбәт эчкән кебек булыр”.

Байкал аръягы төбәге мөфтие, Чита шәһәре җәмигъ мәчете имам хатибы Алмаз Сәләхов бу айның үзенчәлекләре хакында сөйләде:

Рәҗәб һәм Шәгъбән – Рамазан ае турында алдан хәбәр бирүче айлар булып тора. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) бер хәдистә болай дип әйткән: "Рәҗәб – Аллаһның ае, Шәгъбән – минем аем, ә Рамазан – өммәтемнең ае”. Берәү  Пәйгамбәребез (с.г.в) нән: "Йә Рәсүлаллаһ, ни өчен Рәҗәб – Аллаһ ае соң ул? – дип сорагач ул: "Бу айда чын күңелдән тәүбә итүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең шәфәгате иңә, бу айда кан түгү, сугышлар тыелган, бу айда Аллаһы Тәгалә бөтен пәйгамбәрләрнең догаларын кабул кылган һәм күп кенә әүлияләрне (изгеләрне) дошманнары кулыннан коткарган”.

Гыйбадәт кылыр өчен яратылган һәм имтихан өчен җир йөзенә җибәрелгән адәм балаларына бирелгән гомер аермалыдыр. Беренче әтиебез Адәм (г.с) бу фани дөньяда мең ел яшәгән. Нух (г.с), Идрис (г.с) шулай ук мең елга якын гомер кичергәннәр. Безнең өммәтебезгә яшәр өчен бирелгән вакыт исә башка. Пәйгамбәрләр һәм өммәтләргә бирелгән заман белән чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә аз. Тик шулай да, Аллаһ Раббыбызның чиксез рәхмәте белән, безнең өммәтебезгә кайбер айларда кылынган гыйбадәт һәм изгелекләрнең әҗер-саваплары күпкә арттырылып бирелә. Харам айларының берсе булган Рәҗәб аенда кылган изгелекләребез йөзгә тапкырлана, Рамазан аенда кылынган гыйбадәтләргә әҗер-савап меңгә тапкырланып бирелә.

Тагын бер хәдистә әйтелгәнчә: “Пәйгамбәребез (с.г.в) әйтә: “Миграҗ кичәсендә елга күрдем, аның суы балдан татлырак, кардан суыгырак, мисктан хуш ислерәк. Мин Җәбраил (а.с) нан сорадым: Кемнәр өчен бу елга? Җәбраил (а.с) җавап бирде: “Рәҗәб аенда Сиңа салаватлар укыганнар өчен”. Расүле Әкрам (с.г.в) Рәҗәб аенда шундый доганы бик еш укый булган: “Аллаһуммә бәәрик ләнәә фий Рәҗәбә вә Шәгбәнә вәбәллигнәә Рамазан”. “Әй Аллаһым, безнең өчен Раҗәб ае белән Шәгъбан аен мөбәрәк кыл, һәм Рамазан аена сау-саләмәт җитәргә насыйп ит”.

Бу айның ике күркәм кичәсе: Рәгаиб һәм Мигъраҗ кичәләре. Рәгаиб кичәсе Рәҗәб аеның пәнҗешәмбедән беренче җомгасына каршы киче, дип санала. Быел ул 30 март киченә туры килә. Бу кичә Мөхәммәт с.г.в. нең әтисе Габдуллаһ хәзрәт белән әнисе Әминә ханымның никахлары булып, тәүге тапкыр кавышкан көннәре. Бу кичтә мөселманнар изге теләкләренең тормышка ашуын, Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларын гафу итүен сорап дога кыла. Рәгаиб (рагйба сүзеннән) – “хыял”, “теләк” дигәнне аңлата.

Рәҗәб – Аллаһ Тәгалә ае булганга күрә, бу айда Әль-Ихләс сүрәсен күбрәк уку хәерле. Бу сүрәдә Раббыбызның төп күркәм сыйфатлары китерелә. Шулай ук түбәндәге зикерләрне еш әйтү файдалы булыр:

* Беренче ункөнлектә:
Сөбхана-ллахи-л-хаййи-л-каййум

* Икенче ункөнлектә:
Сөбехана-ллахи-л-әхәди-с-самад

* Соңгы ункөнлектә:
Сөбехана-ллахи-л-гафури-р-рахим.

Бу айда сәдакалар бирү, фәкыйрьләрне, мескеннәрне шатландыру, вакытында укылмаган намазларны каза кылу шулай ук  күркәм гамәл булып тора.

чыганак: http://intertat.ru/tt

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Качу Туйды Гөлнара! Башка болай яшәргә теләге дә, көче дә юк. Үзе эшләп алган бердәнбер мөлкәте – кызыл төстәге ике ишекле генә машинасына утырды да, өстенә кигән киеме белән чыгып китте. Башка кайтмаска дип...
    11579
    1
    169
  • Яңа ел төне сере – Сәлам! Тагын бер ел үтеп китте. Очрашу төне җитте...  Телефон экранында көтелгән һәм таныш сүзләрне күрүгә Ләйлә  елмаеп куйды. Онытмаган! Быел да үзе беренче яза... Яңа ел төнен каршы алганда нәкъ төнге өчтә... Менә инде унынчы ел шулай...
    7594
    1
    57
  • Юлдаш Бүген – 2 гыйнвар. Алиянең генә туган шәһәрен инде өч ел күргәне юк. Күңел ярасы өч ел буе төзәлмәде... Төне буе елап чыкканнан соң кисәк кенә җыенды да, өч ел элек Мәскәүгә чыгып китте ул...
    5618
    0
    54
  • Ефәк яулык – Апам, менә сиңа тапшырырга куштылар, амәнәт диделәр. – Амәнәт? Марат үтә дә зәвыклы төргәкне Илсөягә сузды.
    5686
    1
    52
  • Тапкыр малай Әнисе тиз генә кайтмады. Ул, гомумән, кайтмады. Хәбәре дә юк, үзе дә. «Суга төшкәндәй югалды», – дип пошынып, елап-сыктап йөрде Фатиха апа. Әтисен госпитальдән кабат фронтка җибәргәннәр. «Хәдичә килеп җитә алмады», – дигән ул хатында. Ризык төягән Хәдичә, мөгаен, ач гидайлар кулыннан кичкәндер дигән уйда тукталдылар. 
    4890
    2
    50
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 18 гыйнвар 2022 - 21:04
    Без имени
    Ничек яхшы ирдән хатын китмәсен, бу киткән хатын нормаль хатын була аламыни, үз баласын бар дип тә белми. Ничек кенә китә әйбәт ирдән хатыннар, ирдән иргә сикереп йөри, мәхәббәт дия, дия...
    Нишләргә, ярату көтеп яшәргәме, әллә...
  • 18 гыйнвар 2022 - 20:50
    Без имени
    Молодец дорес эшлэгэнсен. Ул балаларга баребер урнэк эти булмас иде
    Ирсез дә яшәп була
  • 18 гыйнвар 2022 - 20:26
    Без имени
    молодец!👍
    Ирсез дә яшәп була
  • 18 гыйнвар 2022 - 18:33
    Без имени
    Бу егет номере буе энисе сузеннэн чыкмас Мамкин сын ,бу.Кемгэ кирэк,мондый жебегэн.
    Әни сүзе гел безнең арада
  • 18 гыйнвар 2022 - 16:05
    Без имени
    Айголгэ дэ,саф кызга да ойлэнмэячэк бу егет.Гомер буе энисе сузеннэн чыкмаячак.Айгол,яратам дип яшэсэгез ялгыз калачаксыз.
    Әни сүзе гел безнең арада
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда