Балдаклар теле

Һәр чорның үз әттәхияте: элеккеләр кавышканда да бер-берсенә балдаклар киертә алмаган, ә бүгенгеләр аны җай чыккан саен бүләк итешә. Ә, эзләсәң, җае, сәбәбе табылып кына тора. «Алмаз-Холдинг» компаниясе белгечләре шулай диләр.
Вәгъдә бүләге. Аны, гадәттә, яшь егет йөргән кызына мәктәпне тәмамлаганда, соңгы кыңгырау алдыннан бүләк итә. Юлларыбыз аерылса да, аралар ерагаймасын, мин мөнәсәбәтләребезнең тирәнәюен, бу хисләрнең олы мәхәббәткә әверелүен телим дигәнне аңлата ул. Никах балдагы. «Син миңа кияүгә чыгарга ризамы?» Шушы сүзләр артыннан ук егет булачак кәләшенә никах балдагы кидерә. Бу очрак өчен бер генә бриллиант белән бизәлгән балдак сайларга мөмкин.
Мәхәббәт балдагы. Аны парлар бер-берсенә загста язылышкан чакта бүләк итешә. Ир белән хатынның бергә гомер итүләренең төрле юбилейларына алган балдаклар да шулай атала. Бу балдаклар бриллиант белән бизәлгән булырга мөмкин.
Мәңгелек балдагы. Күп кенә илләрдә беренче балалары тугач та, яшь әти хатынына «мәңгелек балдагы» бүләк итә. Бу балдак мөнәсәбәтләрнең яңа чоры башлануы турында сөйли.
Туй балдакларын яшьләр бергә сайлый, әмма алар өчен, гадәттә, егет кеше түли. Туй көнне исә кәләш балдактан гайре башка алтын бизәнү әйбере кияргә тиеш түгел.
Берәр таш белән бизәлгән балдак алырга теләсәгез, асылташларның нәрсә аңлатканын да истә калдырыгыз:
аметист — ихласлык билгесе;
сердолик — бәхет алып килә;
ахак — озын гомер юрый;
гранат һәм топаз — тугрылык билгесе.
Әгәр сез булачак ярыгыздан көчле, ялкынлы мәхәббәт көтәсез икән, аңа кызыл якут белән бизәлгән балдак бүләк итегез. Мәхәббәтегезнең бәхетле булуын теләсәгез — зөбәрҗәт кашлысына тукталыгыз. Ә хисләрегезнең беркайчан сүнмәве-сүрелмәвенә ышанасыз, шуңа өметләнәсез икән — бриллиант кашлы балдак алыгыз.
фото: http://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.