Логотип
Өй

​Хуҗабикәгә көн дә кирәкле киңәшләр

Агачтан эшләнгән мебельне аяк киеме кремы кулланып та яңартырга мөмкин. Төсен генә туры китереп сайлау кирәк. 

* Авызы тар вазаларны ничек чистартырга белмисезме? Гап-гади дөге ярдәм итәр. Ваза эченә бер кашык дөге салыгыз һәм шуңа сабынлы су өстәгез. Аз гына бутап җибәрсәгез, вазагыз яңа алган кебек булыр. 

* Өегездә мәче асрасагыз, бу киңәш сезнең өчен. Диван өстеннән мәче йонын җыеп алу өчен, резина перчатка киегез дә, аны юешләтеп, диван өстен сыпырып алыгыз: мәченең бөтен йоны перчаткага җыелачак.  

* Салат яфракларын тозлы суда юсаң әйбәтрәк.  

* Агачтан эшләнгән мебельне аяк киеме кремы кулланып та яңартырга мөмкин. Төсен генә туры китереп сайлау кирәк. 

* Аз гына суга шикәр салып, шуның белән чайкасагыз,  кулдагы май бетәр. 

* Электр белән эшли торган иске теш юу щеткасын ташламагыз – кафель плиткалар арасын юарга бик җайлы ул. 

* Линолеумга элеккеге матурлыгын кайтару өчен теш пастасы белән ялтыратырга кирәк.  

* Каһвә фильтрларын телевизор һәм компьютер экраннарын чистарту өчен дә кулланырга була. 

* Кухнядагы агач һәм пластик такталардагы тапларны лимон ярдәмендә бетерергә була. Моның өчен лимонны урталай бүлеп, суын такта өстенә агызырга һәм 20 минут тотарга кирәк. Аннан инде, әлбәттә, чайкап куярга.  
 
* Кер салып юа торган капчыкларны, савыт-саба юа торган машинада төрле вак-төякны (мәсәлән, баланың сөт эчә торган шешәсен) салып юу өчен дә кулланырга мөмкин.  

* Абажуры трикотаждан эшләнгән лампагыз бармы? Аңа кунган тузанны җыеп алу өчен кием-салымны чистарта торган ролик бик җайлы. 

* Көзгегә балагыз ябыштырган наклейканы ничек кубарып алырга белмисезме? Өстенә майонез сылагыз, ә аннан эластик шпатель белән алыгыз.  
 
* Бакырдан эшләнгән әйберләрне чистарту өчен, уксус, тоз һәм онны бер күләмдә алыгыз һәм, йомшак чүпрәк ярдәмендә, шушы әзер «ботка» белән бакыр савыт-сабагызның өстен чистартыгыз. Су белән чайкагач, корытып сөртегез.  
 
* Лимон согы отбеливательне алыштыра ала. Кер юганда суга ярты чынаяк лимон согы кушарга кирәк. 

* Банкага сеңгән ис бетмиме? Җылы суга бер чәй кашыгы горчица кушып юыгыз.  

Теги: Кер юабыз җыештырабыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар