Логотип
Өй

Бу 7 әйбер сезнең өйдә булмаска тиеш!

Менә нинди 7 төр әйберне бер дә жәлләмичә чүпкә ташларга кирәк.

– Бәлки кирәге чыгар...

Нәрсәнедер ташларга дип кулга алгач, кызганып: «Туктале, ятып торсын, бәлки, кирәге чыгар», – дип, ул әйберне кире урынына куйган чакларыгыз еш буламы сездә? Гомумән, инде кирәге булмаган әйберләр белән җиңел саубуллашасызмы? Иске кирәк-яракны ташлый алмаган кешеләр шундый күп бит алар!

Өеңне иске-москы складына әйләндермәс өчен, шкафларга әледән-әле тәртип салып торырга кушалар. Менә нинди 7 төр әйберне бер дә жәлләмичә чүпкә ташларга кирәк.

 

1. Бүләкләр һәм сувенирлар

Кемдер кайчандыр биргән ваза, фотосурәтләр өчен рам, статуэтка, сез беркайчан стенагызга элеп куярга җыенмаган картина... Һәркайсыгыз үзен уйлап утырадыр: «Әйе, миндә дә бар бу әйберләр», – дип. Без бит аларны дистә еллар буе саклыйбыз. Югыйсә бу «байлык» белән хушлашырга күптән вакыт.

2. Иске техника

Фатирның өч бүлмәсендә өч суыткыч тотучылар бар: шуларның берсе эшли, калган икесе – ял итә. Дөресрәге, күптән ватык. Әмма... кышлык өчен әзерләгән варенье банкаларын тутырып куярга шундый җайлы бит алар!

Сездә дә шундый «шкаф»лар бармы? Һич кызганмый чыгарып атыгыз – өгездә күпме буш урын барлыкка килүен күреп үзегез дә шаккатырсыз.

Кемдәдер бу исемлек тагын да озындыр әле: кер юуу машинасы, телевизор, проигрыватель...

3.​ Чүпрәк-чапрак

Элеккеге кебек: «Чүпрәк-чапракка ярар әле», – дип, иске кием-салымны, тузган тәрәзә пәрдәләрен, урын-җир әйберләрен җыеп ятуның кирәге юк хәзер. Тузан сөртергә махсус салфеткалар, савыт-саба юарга губкалар сатып алабыз. Тәрәзә чистартырга аерым салфеткабыз, көзге ялтыратырга башкасы бар. Идән чүпрәге дә махсус сатыла хәзер. Шулай булгач, тузган урын җәймәләрен еллар буе нигә шкафта сакларга соң? Көяләргә ризык булсын өченме?

4.​ Кием-салым

Боларын ташлау авыррак инде... Әмма шундый нәрсә бар: әгәр син ул киемне елга бер тапкыр да кимәгәнсең икән, димәк, син инде аны башка кимәячәксең – аның сиңа кирәге юк диләр. Моның белән килешергә дә була, килешмәскә дә. Ярый соң алайса, әйдә, киеп карагыз. Нәрсә, чалбарның төймәсе каптырылмыймы? Күлмәккә дә сыймыйсызмы? Нишләргә кирәген беләсез... (Ярамаган кием-салымны ташларга, дип әйтү, чүпкә чыгарып ату дигән сүз түгел бит әле. Мохтаҗрак кешеләргә дә бирергә була бит.)

5. Савыт-саба

Китек тәлинкә, сапсыз чынаяк, төбе купкан таба, иске сервиздан калган тәлинкә... Барыбызның да кухнясында бар болар. Ә кайсы шкафны ачсаң, шуннан килеп чыгучы буш пыяла банкалар? (Без, хатын-кызлар, пыяла банка җыярга нигә бу кадәр яратабыз икән, берәрегез белмиме?! Кайберләребез инде консерва заводы ача ала. Һич арттырусыз!)

Кыскасы, барысын да ташларга!

6. Төзелеш материаллары

Обой кисәкләре, төбендә генә буяу калган буяу банкалары, плиткалар, клей... Сезгә чынлап та кирәге чыкканчы аларның күбесе искерәчәк, куллану вакыты чыгачак, катачак, кибәчәк... Шулай булгач, нигә сакларга соң?!

7. Вакытлы матбугат

Газеталар инде укылган, журналлар карап чыгылган. Өйдә нигә тузан җыйдыртып яткызырга аларны: 3 айга бер ревизия ясагыз һәм макулатурага тапшыруны гадәткә кертегез.

 

Йә, ничек, рәхәт булып калдымы? Һавалар ук иркенәйде, әйеме. Иске-москы, тузган әйберләр тузан гына җыймый, начар энергетика да туплап ята дип юкка әйтмиләрдер шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Еллар буе кирәксез яткан кайбер әйберне чыгарып ташлаганнан соң, аның менә кирәге чыгып куя. Мондый очрак бер генә дә түгел, күп мәртәбәләр шулай булды.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Идэн чупрэклэре сатып алырга хэркемнен дэ момкинлеге булмый...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Иске янаны саклый дигэн эйтем бар, иске чупрэк барда идэн юам дип, аек акыллы кеше махсус чупрэк сатып алмас инде. Банкалар заготовка ясарга кирэк, алары да артык тугел. Аннан сон Аллахы Тэгалэбез исраф итуне яратмый. Мин бу фикерлэрнен барысы белэн дэ килешэ алмыйм.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ташлау алдыннан башка статьялар (хэм китаплар ) укыгыз. Минимализм ташлаудан тугел - уйлаудан башлана. Ташлаудан (расхламление) ни файла анын артыннан базарга барып янаны алып кайткач?

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ауыл еренда мал туар, кош корт асраган кеше улай уйламай, себеш астына, каз урдак астына тушала ул иске чупрак чапрак, без масалан, погреба ябабыз иске пальто, курткаларны, кыш бит торлеса була,

            Хәзер укыйлар